|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2021 Мәдәният
Кариев театрында «Cөннәтче бабай» спектакле премьерасы көтелә (ВИДЕО)22, 23, 24 октябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында быелның беренче премьерасы - «Cөннәтче бабай» тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Беренче карашка – Сөннәтче бабай үз эшенә мөкиббән гади генә авыл карты. Әмма аның гадилеге гади генә түгел. Корбанколый карт сөннәткә утырту белән генә шөгыльләнми, бусагасына килеп елышкан, адашкан җаннарга өмет тә өләшә, юл да күрсәтә. Гомере буе тугырылык саклаган гореф-гадәтләрне, кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырырга омтыла. Бу дөньяда үзеңнән соң лаеклы дәвамчы калдыру – иң зур бәхет түгелмени? Гаяз Искакыйдан соң узган бер гасыр арасында без ни дәрәҗәдә яңгыраш кичердек? Әллә, киресенчә, читкәрәк тайпылдык яки чигендекме? Сезне бүгенге көн чынбарлыгыннан үткәнгә күпер сузып, киләчәккә караш ташларга чакырабыз.
--- |
Иң күп укылган
|