поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.10.2021 Җәмгыять

Төзүче дә, җырчы да, патриот та

Искәндәр Әхмәтов Самара өлкәсендә генә түгел, Идел буе регионында да танылган шәхесләрнең берсе. Ул төзүче профессиясен җыр-моң белән урап, татар дөньясын бизәп яшәүче сирәк кешеләрнең берсе. Искәндәр, 45 елдан артык гомерен “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә багышлап, халкыбызга матурлык, бәхет һәм шатлык өләшеп яши, якташлары бу ир-егетне тыйнаклыгы, гаделлеге һәм тормыш сөючәнлеге өчен яраталар.

Авылда үткән балачак
 
Искәндәр 1956 елның 2 февралендә Елховка районының Тупли авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Ислам Әхмәтов – сугыш ветераны, икенче төркем инвалиды булуына карамастан, тракторчы булып эшләп, җиде баласын кеше итү өчен тырыша. Улы күңеленә яхшылык, гаделлек орлыклары салу, эшчән һәм тәртипле итеп үстерү, әлбәттә, атасының йогынтысыннан башка булмагандыр.
 
- Без гаиләдә җиде бала үстек - биш кыз һәм ике малай. Кызлар әнигә өй эшләрендә булышалар иде: пешерәләр, юалар, җыялар, сыер савалар һәм үзләреннән кечерәк балаларны карыйлар. Ә без, малайлар, әтигә булышабыз: малларны карау, җәен сарыклар көтү, печән җыю, утын кисү һәм яру, кышын кар көрәү кебек йорт эшләре безнең карамакта иде.
 
Эшләгәндә әти дә, әни дә халык җырларын көйләп йөриләр иде. Бигрәк тә әни Габдулла Тукайның бишек көен җырлаганын яратып, рәхәт кенә йокыга талуымны хәтерлим.
 
Әлли-бәлли итәр бу,
 
Мәдрәсәгә китәр бу,
 
Тырышып сабак укыгач,
 
Галим булып җитәр бу...
 
Менә шушы җырлар аша минем күңелгә дә моң керде. Без, җиде бала, тормышта төрле юлларны сайладык. Ләкин татар җыры һәрберебезнең күңеленә кереп калды. Бергә җыелганда да без яшьлек җырларыбызны җырларга яратабыз... - дип искә ала балачак елларын Искәндәр.
 
Алма ашыйсың килсә, алмагачны кара
 
Мәктәпне тәмамлагач, Искәндәр 27 санлы профтехучилищеда укып, электромонтажчы һөнәре алып чыга. Ни гаҗәп, авылга кайткач, аны электрик түгел, ә клубның сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр. Егет армиягә алынганчы шунда эшләп, ил алдындагы бурычын үтәргә китә, ракета гаскәрләренә эләгә. Ә армиядән кайткач, белемен тирәнәйтергә теләп, төзү техникумына укырга керә. Шулай итеп, ул төзүче һөнәре ала.
 
- Әтием болай диде: “Беләм, улым, җырларга яратасың һәм бик тә моңлы итеп җырлыйсың да. Ләкин бит көн саен бәйрәм булып тормый һәм көн саен җырлап-биеп кенә акча эшли алмыйсың. Үзеңнән соң да калырлык эш тап, син төзегән өйләр кешеләргә көн саен шатлык һәм бәхет китереп торырлар”. Әтине тыңлап, төзүче профессиясен сайлаганыма бер дә үкенмим.
 
“Ялкынлы яшьлеге” 45 елга сузылган
 
Ир кешегә кырык һөнәр дә аз, дип юкка гына әйтми шул халык. Кем генә булып эшләсә дә, Искәндәр Әхмәтовны Самара өлкәсендә җырчы буларак яхшырак беләләр. Быел 65 яше тулып узган Искәндәр гомеренең 45 елын иҗатка багышлаган. Ансамбль белән бергә ул күп өлкәләрне әйләнеп чыккан. Йөзгә якын татар халык һәм эстрада җырларын өйрәнгән, берничә җырны үзе дә иҗат иткән. Тальян гармунында, двухрядкада оста иттереп уйный. Әлбәттә, сәхнәдә чыгыш ясаганы өчен беркайчан да акча сорамый да, алмый да. Кыскасы, риясыз гына яшьлек хыялларын, иҗатка мәхәббәтен ансамбль белән бергә тормышка ашырып килә.
 
- Эш акчада түгел бит ул. Фикердәшләрең, сәхнәдәш дусларың, тугры тамашачың булуга ни җитә! Без инде, волонтерлар кебек, халкыбыз өчен иҗат итәбез. Җыр, музыка, әдәби татар теле иң шәп тәрбия чарасы бит ул. Җыр аша тамашачыма яхшылык таратасым, борынгы җырларны торгызып, кабат халкыма кайтарасым килә. Татарда бик яхшы мәкаль бар: “Яңасын өйрән, ә үткәннәрне кадерләп сакла”, - ди Искәндәр әфәнде.
 
Гаилә
 
Искәндәр Ислам улының хатыны Хәнифә дә һөнәре буенча төзүче булган. Ике уллары бар. Илгиз – хокук саклау органнары хезмәткәре, ә кече малае Рөстәм – әтисе юлыннан атлый. Ул Самара дәүләт мәдәният институтында укып чыгып, “эстрада җырчысы” белгечлеге алып, зур сәхнәдә танылып килүче чын артист.
 
- Балаларыбыз укымышлы, тәртипле булып үссен өчен, бөтен көчебезне дә куярга тиешбез. Үзе эчкән чишмә суын пычрата торган кешеләр булмасыннар иде. Балалар да, ата-аналар да бер дөньяда яшибез. Бездән соң килә торган яңа буын кешеләренә имин җирләр, чиста сулар, саф һава калдырып китәргә сәләтле балалар һәм оныклар калдырасым килә, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
 
Ул бит әле концертларда чыгыш ясап кына калмый, тамада, конферансье, алып баручы вазифаларын да оста иттереп башкара. Саф татар телендә генә сөйләшергә тырыша, татар халкының әйтемнәрен һәм мәкальләрен куллана, кызык-мәзәк арасында тәрбияви хәлләргә дә кагылып ала. Гомумән, “Ялкынлы яшьлек” тә, шәхсән Искәндәр Әхмәтов та татар теленә, бай әдәбиятына, җыр-моңнарына хөрмәт тәрбияләү өстендә армый-талмый хезмәт куялар. “Артист һәм патриот буларак, үземнең миссиямне шулай күрәм”, - ди Искәндәр Әхмәтов, тыйнак кына елмаеп.
 
Артист кешенең шулай тирән фикер йөртүе, туган илен, туган телен кайгыртып иҗат итүе киләчәккә өмет тудыра.
 
 

Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ
Бердәмлек
№ --- | 21.10.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»