поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.10.2021 Мәдәният

“Идел” татар халык эстрадасы ансамбленә 25 ел тулды

9 октябрьдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Идел” татар халык эстрадасы ансамбленең 25 еллык юбилеена багышланган тамаша узды.

Яңадан кертелә башлаган коронавирус чикләүләре аркасында кеше күп түгел иде. Ләкин ансамбльнең тугры җанатарлары юбилей чарасыннан кала алмадылар, тиешле араны саклап, битлекләрен киеп матур тамаша күрергә һәм, бигрәк тә инде, яраткан артистларын юбилей белән котларга килгәннәр иде.
 
Мөфти Талип хәзрәт Яруллинның хәер-фатихасы белән башланган тамаша җырлар һәм котлаулар, кызык-мәзәк сүз белән үрелеп барды. Әлеге ансамбльнең фанаты булган “Прогрес-В” төзү-ремонт компаниясе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин шушы матур кичәне үткәрүгә күп ярдәм күрсәткән булуына карамастан, концертка да килгән иде. “Яхшылардан яхшысы, бер урында катып калмаган, гел үсештә булган коллектив”, - дип югары бәя бирде ансамбльгә.
 
Соңгы елларда Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге “Идел” ансамбле, чыннан да, үсеш һәм сыйфат күрсәтә. Бу көнне бәйрәмгә ансамбльнең бүгенге артистлары да, берничә ветеран да килгән иде. Шулай ук яңа җырчы белән дә танышырга насыйп булды. Быелгы Бөтенроссия “Татар кызы” конкурсында катнашып, ярымфиналга килеп җиткән умница һәм красавица Айгөл Минастинова әле бик моңлы җырчы да икән. Бу концертта аның башкаруындагы “Миләшләрем” җыры ничектер бөтенләй яңача яңгырады. Анда көзге аяз көн сафлыгы һәм миләш исе бар иде сыман. Менә шушы чибәр һәм талантлы кызга Вазыйх Гатович әзерләп килгән Мактау грамотасы тапшырылды да инде.
 
Губернатор администрациясенең җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова Дмитрий Азаровның котлауларын һәм “Халыкка хезмәт иткән өчен” истәлекле билгесен тапшырганда үзеннән дә берничә сүз әйтеп үтте: “Мин шушы ансамбльнең күптәнге җанатары. Халыкка хезмәт итү - җиңел эш түгел. Ләкин нәтиҗәләре шушындый матур кичәләрдә күренә”, - диде.
 
Бүләкләр дә Идел кебек агылды: Губерна Думасыннан - Идел елгасы пейзажы тасвирланган картина һәм Рәхмәт хаты, Мәдәният министрлыгыннан - Мактау грамотасы, шәһәр администрациясеннән, шәһәр Думасыннан, Камышлы районы администрациясеннән ансамбльгә һәм барлык әгъзаларына да Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 
 
Бүләкләүләр тәмамлангач, концерт дәвам итте. Кара син, Миләүшә һәм Лилия Хәлимуллиналарның балалары бер ел эчендә ничек үсеп киткәннәр! Әле кайчан гына яшүсмер булып күренгән Салават та егет булып җитешкән, Эльвина да күз явын алырлык гүзәл зат булып сәхнәдә балкый, былтыр нәни булып күренгән Алсу белән Илназ Хәлимуллиннар, Самир Сафин да быел бераз җитдиләнеп киткәннәр, балаларның сәхнә осталыкларының арта баруы, иҗат чаткысын чарлаучы олы иптәшләре булуы сизелеп тора. Ансамбль артистларының Гөлнара Насыйрованың “Алтын инә” ательсында тегелгән яңа киемнәре дә бик тә затлы, зәвыклы һәм милли төс-мерләргә бай булып күренә.
 
Алинә Шәйхелисламованы үткән елда ук ансамбльнең отышлы табышы дип атаган идем. Быел да шул ук фикердә калам. Бу кичне ул берүзе дә, Илдар Хәкимьянов белән дуэтта да җырлап, моңнары, тавышлары күңелемә май булып ятты.
 
Ансамбльнең башында торучылар һәм 15 ел гомерләрен ансамбльгә багышлаган моңлы җырчы Раилә Сибгатуллина һәм сүз остасы Ринат Вәлиев та юбилейга килгәннәр иде. Алар Рәфгать Фәретдинов, Али Губанов, Галия Мостафина буынын тәкъдим иттеләр. Олы яшьтәге тамашачы ветераннарны алкышлап кабул итте, ә яшьләр инде аларны белмиләр дә. Мидхәт Әминов, шаярып, ветераннарга агач медальләр бүләк итте. Агачмы, калаймы – аерма юк, дусларча шаяру һәм кадерле бер истәлек булып калсын иде ул. Иң мөһиме шул – халык аларны кайчандыр кабул иткән, яраткан, алкышлаган, олыгайгач та матур яшьлек елларын онытмаган. Менә шулай тиз буыннар алмашынып тора, бүген сәхнәдә басып торган яшь артистлар үз замандашлары өчен башка җырлар җырлыйлар инде. Үтәр тагын 25 еллар чамасы вакыт, һәм шушы сәхнәләргә башка кешеләр чыгар. Теләгебез бер: татар булсыннар, татар җырларын, татар моңын яңгыратсыннар иде. Шуның өчен эшли дә бит инде бүген Мидхәт Әминов, Альбина Мәхмүтова кебек мил-ләтпәрвәрләр – үзләренең исемнәре түгел, ә татар теле, татар музыкасы, гомумән татар культурасы гасырларда сакланып калсын өчен.
 
Ә концерт дәвам итә. Инде “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов та чыгып котладылар, артистларга рәхмәтләрен белдерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Залдагы тамашачылар да бер-бер артлы чәчәк бәйләмнәре, конфет-мазар кебек бүләкәрне сәхнәгә ташыдылар. Мидхәт Әминовның 60 яшьлек юбилеена, сәхнәгә чыгуының 40 еллыгына, ул оештырган ансамбльгә 25 ел тулуга багышлап, Миләүшә Хәлимуллина: “Гармунчы абыема” дигән җыр тәкъдим итте:
 
Уйна, әле, сыздырып,
 
Яшь йөрәкне кыздырып.
 
Уйна, абый, уйна көең,
 
Барсыннан да уздырып,
 
Уйна, син, бер сыздырып! – дип җырлап күңелемә тагын бер моң салды. Ни дисәң дә, 60 ел – ул срок! Менә бүген күпләр ансамбльнең 50 еллыгын бәйрәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Бәлки булыр ул бәйрәм, тик менә анда гармун моңы булырмы соң? Ул һәм кызларыбызны Мидхәт абыйлары кебек өздереп уйнарга, Раилә апалары Сибгатуллина кебек моңлы итеп җырларга өйрәттекме соң, дигән фикер бу төнне тынычлап йокларга бирмәде. Лилия һәм Миләүшә Хәмидуллиналарның балалары җырлый да, бии дә, саксофонда да уйный. Ә гармун тавышы Самарада бер Мидхәттән генә чыга түгелме? Гармунсыз “Идел”не күз алдына китерүе кыен. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит, туганнар!
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
 
Александр МАССОВ фотосурәте.

---
Бердәмлек
№ --- | 20.10.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»