поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.11.2010 Мәдәният

Бердәнбер мәхәббәт

Наилә Гәрәева белән аның Луковский урамындагы бүген яши торган иркен фатирында сөйләшеп утырганчыга кадәр мин Подлужная урамында – Наилә Гәрәева үскән урамда яшәгән кешеләрне кызгана торган идем. Урамы ямьсез, исеме ямьсез! Кайдадыр өстә балкыган шәһәр утларына кызыгып гомер кичерә бит инде алар. Бактың исә без – шәһәрнекеләр кызганычрак икән.

«Безнең андагы матурлык! Бер яктан Казансу җәйрап ята икенче яктан язын-җәен яшел хәтфә үлән белән каплана торган үрләр-калкулыклар тезмәсе китә.» Мин шунда урамның асыл исемен аңлап алам. Ул һич тә «лужа» сүзеннән ясалмаган икән ләбаса. Сүз тамырында – болын. Казансу буендагы иркен болыннар! Димәк, урам да Болын буе урамы булып чыга.

 

 «Безнең ике катлы агач йортта элек заманда губернатор яшәгән. Утын ягып, колонкадан су ташып, кыяр-кишер үстереп, чын авыл тормышы белән яши торган идек. Авылдагыча – күршеләр белән. Җәйге кичләрдә болдырга чыгып утырабыз. Мин хыялый, ерак йолдызларга карап, шигырь укыйм. Беренче сәхнәм – йорт болдыры булды. Парк ягыннан тынлы оркестрның уйнаганы ишетелә. Күңелләр алгысый, тик мин бер мәртәбә дә анда танцыга менмәдем. Тәртип каты иде безнең өйдә. Әмма парктагы Пионерлар йортындагы бөтен түгәрәкләрне йөреп чыктым. Әни әйтә торган иде: кеше көнгә бер мәртәбә булса да, тауга менеп төшәргә тиеш, дип. Мин биш тә, ун да менгәнмендер. Тукай урамындагы агач йортта, әмма мәдәни тормыш мәркәзендә үскән әнием, чекист әтием гаиләсен шәһәргәрәк күчерергә теләгәч тә ризалашмады.»

 

Тыңлап-тыңлап утырам да, Наилә Гәрәева бик кызыклы нәсел агачының дәвамчысы икән, дигән фикергә киләм. Бер гаиләдә ике тәрбия, ике холык. Әтисе – Хәким Гәрәев сугышка кадәр үк кесәсендә наган йөрткән чекист, сугышны буеннан буена кичкән солдат. Аның талканы коры, законы үзе белән. Әнисе Раван гарәпчәне белә, намаз укый, әтисе ягыннан абзасының татарлардан беренчеләрдән булып хаҗи булганлыгын да онытмый, мәгърифәткә тартылуын да яшерми – өй диварларын урыс композиторларының портретлары, мәшһүр рәссамнарның картиналарыннан күчермәләр бизәп тора. Бу кадәресе, мөгаен, өч баласын яшел үрләр белән генә түгел, бәлки бөекләр үрнәге белән дә тәрбияләү өчен дә эшләнгәндер. Балаларның өчесе дә һәр көнне музыка мәктәбенә йөгерә. Фабрикада сафьян читекләр чигүче булып эшләгән ана күңеленнән балаларына нинди язмышлар «каегандыр»? Догалы теләкләр кабул булучан – улы, әнә, профессиональ скрипач булып китә, кызы...

 

Менә хәзер шул хакта сөйләшербез.

 

Кызы – Наиләсе табиб булырга тиеш иде. Ләкин пионер быргысыннан да яңгыравыклырак тавышлы, «Артек» кебек мәшһүр пионер лагерьларын күргән Наилә сәхнәләрдән шигырь сөйләп, радиодан пионерлар өчен тапшырулар алып барып, кичәләрдә җырлап йөри торгач, тәмам сәхнә җене йоктырган булып чыкты. «Мәскәү, Вахтангов студиясе», – ди әнә. Бер дә булмаса, Щукин исемендәге училище да ярап торасы икән. Ләкин кем көтеп тора анда аны – читек чигүче кызын? Алай да адрес табыла – күршеләрнең кемедер Мәскәү чытырманлыкларында яшәп ята икән. Инде кызны Мәскәүчә киендерәсе генә кала. Наиләне өстәл өстенә бастырып йөртеп карата-карата Мэрилин Монроныкы кебек кояш итәкле күлмәк тегелә. Чыдасын гына Мәскәү!

 

«Щука»да комиссия әгъзалары кызны күзлек астыннан гына бәяли: ярап торасы, бер дигән травести буласы. Әмма аларга бу юлы мәхәббәт каһарманнарын уйнарлык, Элина Быстрицкая кимәлендәге «фактура» кирәк икән. Ульяна Громова монологын тыңлаганнан соң кызны ипләп кенә Казанына кире кайтып, Качалов театры каршында быел гына ачылачак студиягә керергә юмалыйлар. Ни эшләсен? Үкереп елый-елый кайтып керә дә шунда йөгерә кыз. Юмалаучылар анда да табыла.

 

– Син театрда кемне уйнарга телисең?- дип сорый мәшһүр Хәким Сәлимҗанов. Ә ул кызның холкын беркадәр белә. Чөнки Наиләнең әтисе белән яхшы гына дуслар.

 

– Анна Каренинаны!

 

– Һы, Анна Каренина! Син бит татар кызы. Синең урының татар театрында, -бу реплика Ширияздан Сарымсаковныкы.

 

Шулай итеп, татарчасы чамалы кызны рус студиясендә түгел, татар студиясендә укырга күндерәләр. Рәсим Сәләхов, Ирек Баһмановлар белән сабакташ булып, Камал театрына массовкаларга йөгерә башлаганын сизми дә кала кыз.

 

70 нче елларда Бауман урамындагы Сәяси мәгариф йортына укырга йөри идек. Журналистлар белән бергә артистлар да укый. Качалов театрында киң күңелле шәп актер бар иде: Вадим Остропольский. Тәнәфестә халык шуның тирәсенә җыела. Сөйләгәне минем дә колагыма кереп кала:«Әнә теге артистканы хәтерләп калыгыз. Великая актриса!» Башлар борылган якка карыйм. Наилә Гәрәева!

 

Карыйм да сискәнеп китәм. Чая, чытлык Зөбәйдә дә, иркә назлы Рәхилә дә түгел инде бу. Сулган гөл! Үзен кызыксынып күзәткән күзләрне дә күрмәде ул, югары бәяне дә ишетмәде. Сәбәбен 35 елдан соң, Рәфкат Бикчәнтәев турында истәлекләр китабын укып чыккач кына аңладым. Бөек режиссерның фаҗигале һәлак булган көннәре булган икән бу. Аерылышкан булсалар да, һаман ярата бит әле ул аны. Бу юксыну, югалту, үкенү әчесе үзе белән ахыргача барыр инде. Шул хәсрәтле көннәрдә дә Марксизм-ленинизм университеты дәресләренә килеп утыруы – Коммунистлар партиясенә керергә ният иткәннән. Партия әгъзасы булмаган кешегә газетада некролог та биреп булмый икән ләбаса.

 

 «Великая актриса!»

 

«Фигароның өйләнүе» (реж. Р. Хаҗиәхмәтов) спектаклендә Сюзанна ролендә күргәннән соң минем дә телемнән ычкынган сүз бит бу. Хәер, театр тарихында 19 яшендә беренче уйнаган роле өчен үк Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән артист бүтән юктыр да ул. Ярый әле комиссия әгъзаларының сабыр итәргә башлары җиткән. Югыйсә Тәлгат белән Рәхиләне – Шәүкәт Биктимеров белән Наилә Гәрәеваны сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук театр коллективына каршы куйган булырлар иде. Татарстанның мәртәбәле бүләге барыбер бирелде аларга. Нәкъ вакытында, кирәгендә, кадерендә. «Гүзәлем Әсәл» (Ч. Айтматов) әсәрен татар сәхнәсендә кую өчен килгән режиссер Т. Ходжаев Әсәл роленә Наилә Гәрәеваны сайлап алгач, инде берәү дә, режиссер Рәфкат Бикчәнтәев хатыны булуына ишарәләп, «һаман-һаман үз хатынын уйната» дип әйтә алмый.

 

– Әсәл мин идем ул, - дип сөйли Наилә Хәким кызы еллар узгач, язмыш юлына борылып карап. Аннары җитдилеген юмор белән алыштырып, Фаина Раневская сүзләрен өстәп куя: – Тормышта ахмаклыклар эшләргә акылым җитте минем.»

 

Ахмаклык кадәресе ни? Егерме яше тулар-тулмас үзеннән 17 яшькә өлкән, инде бер тапкыр өйләнеп караган, хәмер тәмен яхшы белгән кешегә кияүгә чыгумы? Әйтте бит аңа әнисе, кисәтте. Төпчек кыз, иркә кыз исә, бәләкәй йодрыклары белән өстәл төеп: «Бирсәң дә чыгам, бирмәсәң дә чыгам», - дип, кыз сорарга килгән Бикчәнтәев артыннан чыгып йөгерә. Хәким абзый исән булса, төйдерер иде йодрык. Янтыгындагы кобурасын сыйпап кую да җитәр иде. Сугышка кадәр НКВДның кораллар саклау бүлеге башлыгы булган кеше лә ул. Чыгып йөгерә кыз. Читтән-читтән сәхнәдәге уенын күрә йөреп, болай да гашыйклыгы хәттин ашкан кызга кумирының мәхәббәтен кире кагу мөмкин хәл түгел. Кайберәүләр даһи дип үк бәяли торган олы талант иясе янында яшәү, бигрәк тә үзең дә аннан калышмаска омтылганда, бик үк җиңел булмагандыр шул.

 

Бер көнне сыйлы, икенче көнне кысыр ашлы, бер кичне назлы сөюле, икенчесендә көнләшүле, күз яшьле төннәренә – үпкәләшле, килешүле кыен бәхетенә каршы йөгерә кыз.

 

Шулай итеп Наилә ике тапкыр килен булып төшә. Беренче тапкыр театрга, икенче тапкырында – Бикчәнтәевнең Ленин урамындагы Бегемот кушаматлы йорттагы сәнгать фанатлары бик тә үз иткән кысан фатирына.

 

Беренчесе – театр яшь тавышларга бик тә зарыккан заманда, тамашачы егылып карарлык спектакль кую турында хыялланган Бикчәнтәев күңелендә йөрткән образга тәңгәл кыз бала караштырып йөри торгач, көннәрдән бер көнне Качалов театры каршындагы студиядә укып йөргән чандыр гәүдәле, камышлы күл кебек тирән карашлы, ике битен мәхәббәт чокырлары уймаклаган, беленер-беленмәс күкрәкләре өстенә бөдрә толымнарын туздыра төшеп салган икенче курс студенткасын Рәхилә роленә алып кайткач була.

 

 Театр кызны сагаеп, әмма әзер кушамат белән каршылый: Nәкәрлек!

 

«Беренче мәхәббәт» спектакле әсәрнең авторы Хәй Вахитка да, режиссер Рәфкат Бикчәнтәевка да чамасыз популярлык һәм Тукай премиясен китерә. Спектакльгә халык агыла. Инде афишаларга төп рольләрдәге яшь артистларның исемнәре, чит илләрдәге кебек, зур хәрефләр белән языла. Менә шундый хөрмәттән соң Шәүкәт Биктимеровка да, Наилә Гәрәевага да «вагаерга» ярамаган да икән шул.

 

– Премьерадан соң Рәфкат миңа «Булачак акыллы артисткага» дип язып, альбом бүләк итте. Рәхиләне мин үзем дип уйнадым. Автор көләргә кушкан урыннарда көлә алмыйча йөдәгәнем истә. Аннары пьесадагы «ха-ха-ха» дигән урыннардан көлә башладым. Тыела алмыйча көлә торган идем. Имеш, Тәлгаттән көләм. Тамашачы минем скрипкада уйнавымны да яратты. Теге «акыллы артисткага» дигән аванс сүзләр исә мине гомер буе йөгәндә тотты. Андый бәяне мин соңрак Марсель Сәлимҗановтан да ишеттем, – дип сөйли Наилә ханым, гомер йомгагын сүтә-сүтә. – Ул мине студент килеш үзенә ассистент укытучы итеп алды. Хәзер дә укытам. Улым Фәрит тә училищеда миндә укыды.

 

– Менә каян килә икән ул бәхәс туган урыннарда инде театрның баш режиссеры булып өлгергән Фәрит Бикчәнтәевне ана кош батырлыгы белән якларга ташлану тәвәккәллеге. Ул чакларда Сезне коллегаларыгыз да, журналистлар да Рәхилә яки Зөбәйдә итеп түгел, бәлки Васса Железнова итеп кабул итә. Ә бит Фәрит сезне яңадан иҗатка кайтарган режиссер.

 

 – Фәриткә мин бик күп көч салдым. Аны ялгыз башым күтәрдем, ялгыз башым укыттым. Режиссер буларак ул минем мөмкинлекләремне күрә, бәяли икән, бу аның плюсы. «Синең кебек мөлаем карчык юк»?– дип, юмалый-юмалый әбиләр рольләренә куя ул мине.

 

– «Бичура»дагы Күршекәйне, «Ханума»дагы Анушны, «Мәхәббәт турында сөйләшик»тәге Абруйны әйтүегездер инде. Ә бит әле «Хушыгыз»дагы Миләүшә, «Шәҗәрә»дәге Сәлимә бар. «Әни килде»дәге Ана роле, гомумән, үзәк персонаж. Алда да яңа рольләр тезелеп тора дип беләм.

 

– Шөкер, 7-8 ел кирәксез булып торуымны санамаганда, иҗат бәхетем булды. Режиссерлардан да уңдым. Хөкүмәт бүләкләре дә миңа вакытында иреште. Исемнәрем дә, орденым да бар. Мин хәзер улым гаиләсенең уңышларына сөенеп яшәр яшьтәмен. Намазлыгым да җәюле. Тик, барыбер, кичке утлар кабынуга аякларым театр ягына алып китә. Театрда мин кабат Рәфкатем белән очрашам кебек. Улымның кәкъ әтисе кебек сәхнәдән үтеп китүләрен күзәткәндә мине сагыш баса. Үз-үземне битәрли башлыйм. Ник сабыррак, түземрәк булмадым икән, дим. Бәлки Рәфкатне саклап калып булган булыр иде. Әнә бит Антон Павлович Чехов ничек дигән: «Любовь – это одно терпение».

 

– Нигә шулкадәр өзгәләнергә? Сезгә бит язмыш мәрхәмәтле булган. Беренче режиссерыгыз беренче мәхәббәтегез – бусы инде күк капусы ачылуга тиң бәхет. Чакырылган режиссерлар дә сезне абайламый калмаган. Марсель Сәлимҗанов та еш кына баш рольләрдә Сезне күргән. Аннары Ходай тәгалә дә Сезнең һаман бер шигырь юлларын : «Тишины хочу, тишины, нервы что ли обожжены», – дип кабатлап йөрүегезне ишеткәндер – 15 ел репертуар тотканнан соң сәхнә тормышында озын тынлык. Һәм... тынлыкка бәрабәр мохтаҗлык. Әмма шуннан соң, түзә белгән өчен бүләк кебек, яңа мәхәббәт, яңа рольләр. Ләкин тагын югалту!

 

– Дамир Сираҗиев бөек режиссер иде. Аны югалту минем өчен генә түгел, бәлки театр өчен дә зур югалту булды.

 

– Шулай да, диалектика кануннарын раслап, тормыш дәвам итә. Соңгы елларда Сез кабат ак атта. Быел гына да ике дәүләт бүләге – исем һәм орден алдыгыз. Артист өчен яңа рольләрнең бүләктән дә кадерлерәк икәнен дә аңлыйм. Дөресен әйтим: мин Сезне Дамир Сираҗиев куйган спектакльләрдәге уеныгызны рәхәтлек кичереп карамадым. «Әни килде»нең соңгы вариантында Сезнең башкарудагы Ананы да кабул итә алмадым. «Хушыгыз»дгы Миләүшә шәп иде. «Шәҗәрә» дәге Сәлимә, гомумән, классика. Наилә Гәрәева 500 тапкыр уйнаган шаян Диләфрүз, иркә Зөбәйдә сагындыра.

 

– Мин үзем Әсәлне, «Әни килде»дә яшь киленне уйнаган вакытларны сагынам. Шәриф Хөсәенов Ана ролендә дә яратты мине. Римманы уйнаганда чәчәкләргә күмә торган иде. Чын күңелдән тамашачыга рәнҗеп: «Нигә инде алар киявең синең яңагыңа суккач, кул чабалар. Римма бит хаклы. Син бу рольне тамашачы сине жәлләрлек итеп уйна», – ди торган иде. Фәрит тә миңа бик таләпчән. Хәтерлим әле. «Шәҗәрә»дә Сәлимәне уйнаганда йөдәтеп бетерде. Сәлимәнең эчәргә яратуын, әмма фаҗига кичергән горур холыклы хатын булуын ышандырырлык итеп уйнамыйсың. Мин сиңа ышанмыйм», - ди генә бит. Үзем укыткан улым югыйсә.

 

– Инде тиздән Йосыф театрга килер. Мөгаен, ул да режиссер булыр. Сезгә онык куйган спектакльләрдә дә уйнарга язсын.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»