поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.10.2021 Җәмгыять

«Ирләр моңа лаек, әлбәттә...»

2021 елның 4 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Аталар көне турында” Указ чыгарды. Яңа гына гамәлгә кереп баручы бәйрәм алдыннан “Яктылык” татар мәктәбенең ата-аналар Советы әгъзасы Илдус Исхаков белән сөйләшеп алдык.

- Менә аталар да бәйрәмле булды. Болай буласын көткән идегезме, Илдус әфәнде?
 
- Әлбәттә. Аналар көне булгач, ник Аталар көне дә булмасын? Аналар көнендә без гүзәл затларыбызның гаилә учагын саклауга, балалар тәрбияләүгә куйган хезмәтен зурлыйбыз. Ләкин ир-атлар да бит, гаилә имин, җитешле, балалар тәрбияле булсын өчен, бар көчләрен дә куялар. Ирләр мондый ихтирамга, һичшиксез, лаек.
 
- Җәмгыятебездә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр аска тәгәри барган вакытта мондый карар чыгару дөрес дип уйлыйсызмы?
 
- Белмим, бу турыда уйланмадым әле. Ләкин тәрбия гаиләдән башланганын төгәл әйтә алам. Балаларыбызның игътибарын телефоннардан аерып, күбрәк бергәләп яхшы китаплар укысак, аксакалларыбыз ничек яшәргә кирәклеген сөйләсеннәр иде.
 
- “Ата белән ана - баланың байлыгы. Дөньяда алардан башка бөтен нәрсәне дә табып була”, дигән гыйбарә бар таҗикларда. Бу “байлык”ка карата замандашларыбыз, бигрәк тә яшьләр, нинди мөнәсәбәттә, дип уйлыйсыз?
 
- Андый әйтемнәр таҗикларда гына түгел, башка халыкларда да бар. Без бу байлыкны сакларга тиеш. Ә бүген балаларның ата-аналарга карата мөнәсәбәте үзгәрде, дип күрәм. Алар ата-ананы ялчы дип уйлый. Монда без үзебез гаепле, балаларны артык иркәлибез һәм яратабыз, “ә” дигәненә “мә” дип торабыз. Ата һәм ана авторитеты зур булган заманалардан үрнәк алып яшәргә кирәк.
 
- Сезнеңчә, ата һәм гаилә башлыгы ролен күтәрү өчен ни эшләргә кирәк?
 
- Коръән кушканча яшәргә. Барысы да гаиләдән башлана, һәм анда, әлегә, барысы да хатын-кыздан тора. Ә хатын-кыз, беренче чиратта, балалары алдында аталарының авторитетын күтәрергә тиеш. Мәсәлән, мин кечкенә чакта, бабай эштән кайтмыйча, өстәл артына беркем дә утырмый иде. Ә хәзер башта балаларны утыртып, үчтекиләп ашаталар. Менә шундый вак нәрсәләрдән төшә дә инде ата авторитеты.
 
- Сез “Яктылык” мәктәбендә, ата-аналар Советы әгъзасы буларак, нинди тәрбия эшләре башкарасыз?
 
- Бүгенге көндә “Яктылык” - Самарада бердәнбер татар мәктәбе. Мәктәп администрациясе һәм ата-аналар балаларга әхлакый тәрбия бирергә тырышалар. Бердәмлек һәм дуслык булсын өчен, бергәләшеп шимбә өмәләренә чыгалар, Сәламәтлек көннәре оештыралар, милли бәйрәмнәрдә һәм дини чараларда катнашалар. Мәктәптә Аталар клубы да бар. Анда тик аталар гына җыелып, мәктәп эшләрен дә хәл итәләр, тәрбия ысулларын да уртаклашалар. Шулай да, күбрәк ата-аналарның мәктәп тормышында катнашуын теләр идек. Бу бит безнең балаларыбыз өчен эшләнә. Мәктәпкә килгәч, алар үзләрен зур һәм тату гаиләдә кебек хис итсеннәр иде.
 
- Кызганычка, хәзерге тормышта үзләре дә тәрбиягә мохтаҗ булган ирләр күп. Балаларының киләчәге, үз-үзләрен тотышы өчен аларда ничек җаваплылык тәрбияләп була?
 
- Андый аталарны үзгәртеп булмый инде. “Ана сөте белән кермәгән, сыер сөте белән керми”, ди безнең халык. Шулай ук “Оясында нәрсә күрсә, очканында шул булыр”, дигән әйтем дә бар. Бәлки, ир сайлаганда, хатын-кызга әйбәтрәк уйларга кирәктер?

- Сез беренче Аталар көнен ничек үткәрергә планлаштырасыз?
 
- Дәүләт бәйрәмнәрен алай зурлап уздырган юк. Без - мөселманнар өчен җомга көне бәйрәм. Бу көнне әни-әбиләребезне барып күрергә тырышабыз.
 
- Укучыларны үзегез белән таныштырсагыз иде.
 
- Миңа 41 яшь, Похвистнево районының Гали авылында туганмын, өч яшемдә әни белән Самарага күчеп киткәнмен. Әтиемне беләм, ләкин аралашмыйм. Әнине ташлап киткәне өчен гафу итә алмадым. Минем иң якын туганнарым бабам һәм әни ягыннан ир туганнарым. Олы улыма – 20, кечесенә 10 яшь. Буш вакытымны гаиләм белән үткәрергә тырышам. Минем үземнең зур булмаган бизнесым бар һәм без аны бөтен гаилә белән бергә алып барабыз. Хатыным һәм улларым - минем беренче ярдәмчеләрем. Тагын әле Зубчаниновка мәчете бухгалтеры да булып эшлим. Мөмкин кадәр “Яктылык” тормышында да катнашам.

- Рәхмәт, Илдус әфәнде, Аталар көне белән Сезне!
 
 

Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ
Бердәмлек
№ --- | 19.10.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»