поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.11.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Илүзә Баһавиева

Ул: Баһавиева Илүзә

Туган ягы: Арча районы, Ташкичү авылы

Уку: Ташкичү урта мәктәбендә белем ала

Туган коне: 29 сентябрь

Ниләр яза: Шигырьләр

Катнашкан бәйгеләре: Проза өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Г.Ахунов исемендәге премия лауреаты, төрле иҗади конкурсларда, шул исәптән, “Алтын каләм”, “Иделем Акчарлагы”нда катнаша.

Яшь каләмчеләрдән кемнәрне яратып укый: Р.Мөхәмәтшин, Р.Әхмадиев, Э.Һадиева, Р.Сәлах иҗатын

 

 

 

 

 

 

Туган ягым кышы

 

Туган ягым кышы нинди гүзәл!

Әйтерсең лә сихри манзара.

Акрын гына уйнак җил исә дә

Әйлән-бәйлән уйнап кар ява.

Шул карларның гүя тылсым көче

Җитәр кебек барлык җиһанга.

Сокланам мин шул тылсымчы карлар

Өеп куйган биек тауларга,

Ә салкында барлык агачлар да

Киеп куйган ап-ак туннарга.

Һәркөн шулай йөримендер кебек,

Искиткеч бер әкият илендә.

Туган яктан ерак китсәм дә мин

Гел ул гына булыр телемдә.

 

* * *

 

Хыялымның керсез дөньясында

Сине күрәм, бәгърем, көн дә мин.

Ераклардан  йөгереп киләсең дә

Җылы кочагыңа аласың...

Ә аннан соң нидер сөйли-сөйли,

Йөгерә-атлый  алга чабасың.

Ә мин калам, синнән ерагаям,

Минем килми анда барасым.

Мондый кебек татлы мизгелләрне

Килә озаг(ы)рак саклап каласым.

Хыялымда гына булса да,

Килә сине күреп каласым.

Кул изәмә бәгърем, өзгәләнмә,

Минем килми, килми

Анда барасым! Килә бары

Синең белән  бергә

Хыялымда гына каласым.

 

Җимермәгез бала язмышын!

 

Сабый бала елап аваз сала

Бу дөньяга имин килдем,-дип.

Фәрештәләр аңа канат җәя

Сау-сәламәт булып тусын,-дип.

Эх, белмисең шул әле берниләр дә,

Ата-анаң кемнәр булганын.

Безгә авыру бала кирәкми,-дип,

Алар ашыгып куллар куйганын.

Наркоман бит алар үзләре дә,

Томан төшкән нурсыз йөзләренә:

Ни йөзегез белән карарсыз сез,

Шул гөнаһсыз сабый күзләренә?

 

Чынга ашмаган хыял

 

Төн. Караңгы. Күктә бары

Яна безнең якты йолдызлар.

Сине беренче кат күргәндә дә

Балкый иде сүнмәс бу утлар.

Икәү бергә йөргән чакларда да

Гел сүз бирә килдең син миңа:

Йолдызларның берсен булса да мин

Бүләк итәчәкмен бер сиңа.

Мин ышандым. Әйе, ышандым

Сине андыйдыр дип белмәдем

Бу хисләрең мин бит чынлыкта да

Дөрес булуларын теләдем...

 

Йөрәк кемнәрне күзләр?

 

Күзләремә, никтер, син карагач,

Кемнәрнедер эзлисең күк тоела.

Тик моң тулы серле карашыңнан

Иксез-чиксез яшьләр коела...

Юк, эзләмә беркемне дә

Барыбер табалмассың.

Серләр тулган күзләремдә

Син берни күралмассың.

Беләм, җаным, син күптәннән инде

Башка кызны читтән күзлисең.

Бергә йолдыз санаганда да бит-

Аның исемен телгә алмый түзмисең...

Сау бул! Мин яратмыйм сине!

Һәркемгә дә таныш бу сүзләр.

Тик бер капкынга эләккән ялгыз

йөрәк кемнәрне күзләр?!


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»