|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2021 Бәйге
"Тәэсир" татарча видеороликлар бәйгесенә эшләр җибәреп өлгерергә 2 көн калды!"Тәэсир" татарча видеороликлар бәйгесенә эшләр җибәреп өлгерергә 2 көн калды. Җиңүчеләр 5 ноябрьгә кадәр игълан ителәчәк. Төрле роликларны җибәрергә мөмкин. Төп шарт — аларның татар телендә төшерелгән булуы. Рус телендә төшерелгән очракта ролик татар теле яки татар халкына багышланган булуы сорала. «Тәэсир» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Һәр видеороликның дәвамлылыгы биш минуттан артмаска тиеш. Призлы урыннар яулаучыларга ай саен акчалата бүләкләр тапшырабыз. Видеороликларыгызны сылтама итеп bayge.tatar@mail.ru адресына җибәрегез. 20 октябрьгә кадәр өлгерергә кирәк! Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында. 12+ |
Иң күп укылган
|