поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.10.2021 Язмыш

Минем генә парым юк

Кирәкле язуларны караштырып утырганда, 2007 елда мәрхүм иремә атап язган хатыма юлыктым. Эчтә кайнаган авыр уйларга, сары сагышка түзә алмаганда, шулай утырып язсаң, җиңел булып китә бит.

“Бүген Яңа ел киче. Өйдә берүзем. Ел да Яңа елны синең белән икәү каршылый идек. 6 гыйнварда сине югалтуыма бер ел була. Бүлмә тутырып, Бәширә Насыйрова башкаруында “Парлы мендәрләр” җыры яңгырый. Мин аны инде ничәнче тапкыр тыңлыйм икән...

Хәтереңдәме, 2005 елның 21нче сентябрендә, 50 яшем тулган көнне, телевизордан минем өчен шушы җыр яң­гырады. Мин шунда: “Әгәр беребез алдан китсә, икенчебез шушы җырны тыңлап сагыныр”, — дигән идем. Нәрсә әйтсәм шул юш киләсен дә беләм, югыйсә, нигә алай әйттем икән? 2006 елның 6 гыйнваренда сине югалт­тым. Врачлар: “Ике-өч айдан артык тора алмас, анда да дарулар белән яшәсә ге­нә”, — дигәннән соң да биш елга якын яшәргә үзең­дә көч таптың. Сиңа ярдәм итә алмавыма гаҗиз булып рухым төшкәндә дә син мине юаттың.

Хәтереңдәме, онкология диспансерында операциягә керергә чиратта утырасың, үтеп барган бер шәфкать туташын күреп: “Менә шуны кочсаң иде!” — дип мине көлдердең дә, операциягә кереп киттең. Күкрәгеңдә шеш үсте, бик сызландың. Тагын больница, тагын операция өстәле... Палата ишеген носилка сыярлык итеп ачтым да, сине каршыларга киттем. Үз аягың­да елмаеп килеп чыктың да: “Нишләп торасың, әйдә, палатага кайтабыз”, — дидең. Бу ка­дәр көч сиңа кайдан килде икән?.. Син бит шундый шигъри җанлы кеше идең! Дим буеның гүзәл табигате барлык матурлыгын синең күңелеңә сал­ган. Тракторист булганчы шагыйрь буласың калган, синең белән үткән һәр көн үзе бер поэма иде. Шуңа күрәдерме, мәхәббәт җимешләребез — балаларыбыз берсеннән-берсе акыллы, чибәр.
 
Хәтереңдәме, син бит ачу­лана да белми идең. Ачуланып, ишекне каты итеп ябып чыгып китәсең дә, өч минуттан: “Аш пештеме, әйдәгез, утырып ашыйбыз”, — дип, килеп керәсең. Ә бит тормышыбыз бик тә катлаулы иде. Яшь аермабыз зур, икебезнең дә беренче никахлардан икешәр бала. Мин бусагаңнан атлап кергәндә әниең дип уйлаган кеше үлгән хатыныңның үги әбисе булып, ул безнең белән ун ел яшәде. Эштән кайтканда, ишектән керүгә: “Әбиегезне ашаттыгызмы?” — дип сорый идең. Аны җирләгәннән соң да, юклыгына ышана алмыйча, бер атна дәвамында шулай сорадың... Бик киң күңелле, мәр­хә­мәтле идең шул син. Олы улымны соңгы юлга озатканда да таянычым син булдың.
 
Кире кайтып, балаларыңны күрсәң икән! Сине озатканда биргән вәгъдәләренә тугрылыклы булып, гел тату яшиләр. Сине озатканда, аларны яныңа тезеп бастырдым, гәүдәң өстенә кулларын куйдырдым да: “Әтиегез исән чакта ничек тату булгансыз, мин мәңгегә күзем йомганчы шулай тату булы­гыз”, — дидем. Шөкер, сүзләрендә торалар.
 
Бәширә җырлый да җырлый: “Мендәрләрем парлы ла ул, минем генә парым юк...” Балалар мине аңлый, көне буе шул җырны тыңласам да, ачуланмыйлар. Өйдән чыгып киткәндә: “Әни, җырыңны куйыйкмы?” — дип сорыйлар. Һәр юраган юш килә бит. Кайвакыт бу хәлдән үзем дә куркам. Нигә генә шул сүзләрне әйттем, 22 көндәй узган 22 ел тормы­шы­бызны үзем өздемме?..”
 
Бүгенге көндә уналты онык, сигез оныкчык белән ипләп кенә яшәп ятабыз. Әлеге хатым юктан да тавышланып, үпкәләшеп яшә­гән парларга гыйбрәт булсын иде. Гомер тиз үтә, бер-берегезнең кадерен белегез.
 
Азнакайдан Тәнзилә апагыз

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.10.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»