|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2010 Җәмгыять
Паспортка күп калмадыХөкүмәт тормышны җиңеләйтмәче. Әйтик, киләсе елдан яшәү урынында вакытлыча теркәлү өчен түрәләр янына барып йөрүнең кирәге калмаячак. Яңа тәртип буенча, тиешле кәгазьләрне почта яки Интернет аша юллау да җитә. Болай дәвам итсә, паспортка да чират җитәчәк. Дөрес, әйбәт карарларны яхшы итеп үтисе дә бар әле. Яңа елдан яңача яши башлаячакбыз. Киләсе елның беренче гыйнварыннан яшәү урынында вакытлыча теркәлү өчен почтага бару да җитә. Моның өч кәгазь тутырырга гына кирәк. Махсус гариза язып, үзегез яшәячәк торак өчен акча түләү-түләмәвегез турында документ ясатасыз да, паспорт күчермәсе белән тиешле органга юллыйсыз. Әлеге документларны Интернет аша да җибәрергә мөмкин.
Дөрес, башта махсус сайтта теркәлергә кирәк әле. Әлеге кәгазьләр килеп җиткәч, миграция хезмәтендәгеләр сезне өч көн эчендә күрсәтелгән адрес буенча теркәргә тиеш. Кирәк икән, паспорт өстәленә барып, паспортыгызга мөһер суктыра аласыз. Ә инде теркәлү турында кәгазь дә җитә дисәгез, аны сезгә почта аша түрәләр үзләре җибәрәчәк. Әмма башта документларның оригиналларын барыбер күрсәтергә кирәк. Торак хуҗасына да миграция хезмәтенә барып торуның кирәге юк. Түрәләр аңа кирәкле документлары үзләре җибәрә. Ә инде торак хуҗасы сездән баш тарта икән, бу хакта паспорт өстәленә хат юллый ала. Кунакта яшәгән өчен акча түлисе булса, сезне алты айга теркәячәкләр. Ә инде аренда өчен түләргә туры килсә, документ өч ел дәвамында гамәлдә булачак.
Белгечләр әлеге яңалыкны төрлечә бәяли. Каршы килүчеләр фикеренчә, яңа тәртипләр җинаятьчелекнең артуына китерергә мөмкин. Чөнки хәзер теләсә кем теләсә кая барып, теләсә нәрсә эшләп йөри ала. Мондый киләчәктән бигрәк тә мәскәүләр курка. Башкалада болай да теркәлмичә яшәүчеләр күп ди алар. Ә Хөкүмәт карарын яклаучылар әйтүенчә, халык билгеле бер кысаларда яшәү мәҗбүрияте һәм түрәләр “пешергән” кәгазь боткасыннан котылачак. Алар фикеренчә, җинаятьчеләр болай да үзләре теләгән урынга теркәлә, хәтта паспортын да ясата. Өченче төркем исә яңа тәртипләрнең тиз генә гамәлгә керәсенә шикләнә. Әйтик, чит ил кешеләрен вакытлыча теркәү өчен кирәкле кәгазьләрне инде күптән почта аша юлларга мөмкин. Чынлыкта исә миграция хезмәте бүлекләрендә мондый алымны бар дип тә белмиләр. Алар бер мөһер салу өчен берничә көн рәттән паспорт өстәленә килүне һәм чират торуны таләп итә.
Аның каравы миграция хезмәтенең Мәскәүдәге вәкилләре безгә тагын да яктырак киләчәк фаразлый. Баксаң, озакламый яшәү урыны буенча теркәлү, ягъни прописка дигән гыйбарә бөтенләй юкка чыгарга мөмкин икән. Болай дәвам итсә, эчке паспортларның да гомере озын булмаячак. Федераль миграция хезмәте вәкиле Константин Полторанин сүзләренә караганда, паспортны электрон карточкаларга алмаштыру мәсьәләсен белгечләр узган гасыр ахырында ук тикшерә башлаган. Дөрес, ул вакытта паспортны яклап чыгучылар табылды. Анда бит мөһерләр куела! “Хәзер исә вәзгыять үзгәрде, – ди Полторанин. – Әйтик, ни өчен әле паспортка гаилә хәле турында мөһер куярга? Никахның теркәлүе турында шәһадәтнамә болай да бар бит. Киләчәктә нинди документ буласы хәл ителмәсә дә, паспортның гомере барыбер күп калмады. Хезмәт кодексында әйтелгәнчә, Россия гражданины илнең теләсә кайсы төбәгенә барып, теләсә кайсы урында эшли ала. Беркем дә вакытлыча теркәлүне таләп итә алмый. Үзебез үк халыкның мөһерләр һәм түрәләрдән интегүен теләмибез. Кешене бер оешмадан икенчесенә йөртү дөрес түгел, киресенчә алар аңа хезмәт күрсәтергә тиеш”.
|
Иң күп укылган
|