поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.07.2008 Җәмгыять

ТЕГЕНДӘ ЯБЫЛА, МОНДА АЧЫЛА...

Букмекер конторалары. Уен автоматларыннан котылдык дигәндә генә, менә сиңа тагын бер афәт! Организмында азарт каны аккан кешене бернинди автоматларны тыю да, аппаратларны каядыр еракка җибәрү дә кирәк түгел, барыбер акча туздыру җаен табачак. Һәм моңа букмекер конторалары гына түгел, интернет-салон, казино кебек оешмалар да сәбәп булырга мөмкин.

 

 

 

БЕР СӘГАТЬТӘ - ҖИДЕ МЕҢНӘН ҖИЛЛӘР ИСТЕ

Группадашымның барлык эшләрен ташлап, көн саен букмекер конторасына ашкынуына игътибар итә башладым. Нәрсәсе белән җәлеп итте икән бу контора? Спорт ярышларына фәлән суммада акча куеп җиңеп булганын белә идем, әмма бу гадәтнең чиргә әйләнәсен Артур( исеме үзгәртелде) мисалында гына аңлашылды. Кызыксынуым зур булганга күрә,  Артур белән букмекер конторасына мин дә сәяхәт ясап кайтырга булдым.

Букмекер конторасы, гадәттә, подвал яисә ниндидер йортның почмагында урнашкан була. Без барган контора мәктәп классы зурлыгындагы бүлмәне тәшкил итә иде. Килеп керүгә,  үзеңне ир-атлар тулай торагына эләккәндәй хис итәсең. Чыннан да, монда бүлмәнең бер почмагында телевизор урнашкан, һәм аның әйләнәсендә халык футбол матчы карап утыра. Кемдер кулына сыра тоткан, икенчесе исә спорт газетасы укып утыра, берсе хәтта тәрәзә төбендәге урындыкта йоклап киткән. “Менә бу ике абзыйны кайчан керсәң дә монда очратырга була, чөнки алар контораның ачылганыннан алып кичке унга кадәр утыралар”, - дип аңлатты Артур. Димәк, башка эштә эшләмичә, акчаны букмекер конторасында туздырып яталар икән болар. Көндез эшләп, кич кенә уйнаучылар саны да байтак.

30-35 яшлек бер иргә игътибар иттем. Телевизорда барган уен вакытында гына да 4 тапкыр барып, акча салды. Онлайн режимында уйный, дип аңлатты Артур. Икенче төрле әйтсәк, очрашу барышында ук бер уендагы төрле вакыйгаларга ставка куя. Иң элек беренче таймның тигез исәпкә тәмамлануына 3 мең куйган иде, аннары командалырның берсе керткәч, янәдән исәпнең үгәрмәячәгенә ике мең тирәсе салды. Менә сиңа азарт! Җиңүчене билгеләүдә дә дөрес куймагандыр, күрәсең, йөзе сытылган лимонны хәтерләтә башлады. Параллель рәвештә башка уенга да 3 мең куйган идем, ярый әле анда булса да ике меңлек табыш алдым, дип акланырга тырышты ул. Бер сәгать эчендә унике меңнән нибары биш меңлек акчасы калгандыр, бичараның. Анысын да берәр командага куйганлыгына шигем юк. Каядыр тир түгеп эшләнгән акчаны санаулы минутлар эчендә һавага очыру дип атала бу.

 

“НИЧӘ ЯШЬ?” ДИП СОРАУЧЫ ЮК

Букмекер конторасындагы стенага игътибар итсәң, монда ставка куерга теләгән кеше өчен очрашулар исемлеге, һәр командага билгеле бер коэффицент, күпме акча җиңеп булачагы язылган. Стена тирәсендә дә халык өзелми. Һәркемнең дә җиңәсе килә бит. Ставканың нинди төрләре генә юк бу исемлектә. Бер генә команданың җиңүенә дә, экспресс рәвешендә, ягъни берничә командага да куярга мөмкинлек бар. Соңгысында җиңү мөмкинлеге кимесә дә, аның каравы синең җиңәсе сумма зуррак булачак. Уенда кайсы футболчының яки хоккейчының күпме очко җыячагын, ничә штрафной бәреләчәген, хәтта кайсы команда беренче булып уенны башлаячагын фаразлап та акча салырга мөмкинлек бар.

Касса тәрәзәсе янында торучы мәктәп укучысын күзәтәм. Күп дисәң 13 яшьлектер. Тырыша-тырыша команда исемлеген сөйләп тора. Соңыннан 100 сум салып, квитанциясен алырга да онытмады. Закон буенча мондый төр уеннарда 18 яше тулмаган кешенең катнашырга хокукы юк. Ләкин кассада утыручы кызга бу кагыйдәне аңлатмаганнардыр, күрәсең. Яисә аңлап та моңа артык игътибар бирмәгәндер.

Конторада акча туздыручы яшьләрнең үзләрен түгел, күбрәк әти-әниләрен жәлләп куясың. Баксаң, күп очракта алар балаларының юлга, ашарга дип биргән акчаның кая китәсен белмичә дә калалар. Балалар үзләре исә җиңел табышка кызыгып, үзләре дә сизмәстән, контора колларына әвереләләр. Үз кулларың белән ниндидер эшмәкәр кесәсенә акча түләп бар да, өстәвенә яңадан уйныйсы килеп торсын. Ничек көрәшергә бу афәт белән, билгесез.

 

ОЧСЫЗ - КЫРЫЙСЫЗ

Кимендә ун сум, иң күп дигәндә утыз мең сум салырга була икән. Бу күрсәткечләр төрле конторада төрлечә дип аңлаттылар. Янәшәдә басып торган егет миннән сорый башлады: “Рубин” өчен акча салсам ничегрәк булыр микән һәм, “Зенит” файдасына куйсам җиңү өмете бармы икән дип. Шәхсән үзем, спорт вакыйгалары белән күптәннән кызыксынганга күрә, кайсы команданың нинди дәрәҗәдә уйнаганын чамалыйм. Ләкин спортта, тормыштагы кебек үк көтелмәгән хәлләргә бик еш юлыгабыз. Теге яки бу очрашуның ничек тәмамланасын бер Алла гына беләдер. Шуңа күрә, әлеге егеткә бернинди фараз да әйтергә батырчылык итмәдем. Җиңелсә, гаебен минем күңелемнән күрер тагын...

Артур үзе дә бу “акча салу” эше белән өч еллап шөгыльләнә. Беренче тапкыр дусты белән барганда ук әлеге контора аны үзенә җәлеп иткән. Бу вакыт эчендә аны зур суммадагы җиңүләр дә, күп кенә акчаны югалтулар да читләтеп узмаган. “Барлык ставкаларны санаганда, җиңелүләр, әлбәттә күбрәк була инде ул. Ләкин шуны белә торып та җиңәсе, бу азартны татыйсы килә. Аннары, җиңелгән акчаны кире кайтару теләге бик зур”, - ди ул. Көненә 50 сум булса да уйнамыйча калмый. Шунысын әйтергә кирәк, җиңгән акчасын Артур кирәк-яракларга кулланганы булмаган. Димәк, сумманы һәрвакыт конторага гына салынган. Менә шундый үзенә күрә бер чылбыр төзелә. Акча саласың – җиңәсең, тагын җиңгән акчаны саласың – җиңеләсең. Җиңелгәнне кире кайтарасы килә - тагын саласың. Чиксезлек...

 

ОЗЫН ГОМЕРЛЕ БИЗНЕС?

Төрле команда җиңүләренә, атлар чабышында җиңүчене фаразлап акча салу күптәннән килә. Бу хәл спортның үзе барлыкка килгәннән башланды дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки Борынгы Грециядә үк көрәшчеләрнең җиңүенә фәлән күләмдә ставкалар куеп, үзенә күрә букмекер конторасы оештыра торган булганнар. Бүген исә, һәр букмекер конторасының үз клиентлары, үз көйләнгән тулы бер системасы бар.

Техника алга атлаган кебек әлеге конторалар да яңарыштан читтә калмый. Интернет челтәрендә билгеле бер контораның сайтына кереп, иң элек регистрация үткәннән соң, өйдән чыкмый гына да ставка куярга була бүген. Һәрвакыт конторага барып йөрмәс өчен бу менә дигән ысул, тәүлегенә 24 сәгать уйнап була. Ләкин, тикшеренүләр күрсәткәнчә, букмекер компанияләренә зур табыш нәкъ менә интернет кулланучылардан керә икән. Димәк, компьютер каршысында утырып кына да акчаны һавага очырып утыручылар саны көннән-көн арта.

Әлеге бизнесның гомере озын булырмы? Букмекер конторалары эшен  вакытында туктатмасаң, бу афәтнең уен автоматлары кебек үк глобаль проблемага әйләнүе бар. Бездә тыныч кына яши алмыйлар шул. Халыкка гел кызык, азарт һәм җайлы акча эшләү ысуллары кирәк. Моның өчен уен автоматлары аркасында гына да күпме гаилә таркалганын, ничә кешенең бурычка батканнарын, күпме гомер өзелгәнен искә төшерү дә җитә...


Алмаз ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ 78 | 28.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»