поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
15.10.2021 Шоу-бизнес

"Газап чигәбез!": Салават Миңнеханов республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә

Салават Миңнехановның җырчы гына түгел, эшмәкәр дә булуын күпләр белә. Сәүдә үзәкләрендә QR-кодлар кертелгәннән соң, анда йөрүчеләр азайды. Эшмәкәрләр дә зур югалту кичерә.

Бу уңайдан Салават Миңнеханов республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.  
 
“Бизнес белән нәрсә булганын барыгыз да беләсез. Зур сәүдә үзәкләрендә эшләүче эшмәкәрләрнең хәле бик авыр. Республика җитәкчелеге, Хөкүмәте безгә аяк чалды. “Вакцина ясатмасагыз, сәүдә үзәкләренә, кинотеатрларга, фитнес үзәкләргә, кафеларга кертмибез” дигән сүздән без – эшмәкәрләр газап чигәбез. Күпме хезмәткәрләрем бар! Әгәр без ябылсак, алар гаиләләрен, әти-әниләрен ничек тәэмин итәр? Без бик катлаулы хәлдә. Өченче көн, кичә, бүген зур зыян күрдек. Алга таба ни булыр? Мин сүз таба алмыйм.
 
Ә бит без бөтен шартларны да үтәдек: һәр кибеткә антисептиклар, битлеклар куйдык, саклану чараларын күрдек. Битлексез кешеләргә хезмәт күрсәтмәдек. 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сәүдә үзәкләрендә коронавирус йоктыру куркынычы күбрәк дип уйлыйсызмы? Ә сез Сабан туе, Шәһәр көне, сайлаудан соң зур концерт үткәрдегез. Шунда алып баручылар халыкка дистанция саклагыз дип бер тапкыр да әйтмәде”, - дип сөйли үз мөрәҗәгатендә Салават Миңнеханов. Мөрәҗәгатендә җырчы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да билгеләп куйган.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.10.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе