|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2021 Хәвеф-хәтәр
Ике яшьлек малай күлгә егылып төшкәнПитрәч районында гадәттән тыш хәл булган. Кощак авылында ике яшьлек бала самокатта китеп бара да, туктап кала алмыйча, күлгә төшеп китә. Әбисе аны куып тота алмый. Бу хакта җирле газета яза. Бәхеткә, судагы сабыйны тиз арада янәшәдә булган Шмелев Константин һәм Попков Олег коткара.
Алар аны күлдән тартып чыгаралар, беренче ярдәм күрсәтәләр, юеш киемнәрен салдыралар, юрганга төреп, амбулаториягә алып баралар. Анда медицина персоналы беренче ярдәм күрсәткәннән соң ашыгыч ярдәм чакырта. Баланы республиканың балалар клиник хастаханәсенә китерәләр.
Хәзер малайның гомеренә берни дә янамый, дип хәбәр ителә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|