|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2021 Аш-су
Бутерброд ни өчен май ягы белән төшә?Халык арасында шундый фикер йөри: бутерброд һәрвакыт диярлек май ягылган ягы белән аска төшә. Моңа фәнни аңлатма бар икән: 1. Бутерброд авырлыгының үзәге (центр тяжести) - май ягылган якта. 2. Бутербродның аска таба төшүе кешедә тискәре хисләр тудыра һәм хәтердә яхшырак кала. Әле “Закон Мерфи” да бар. Русча аны “закон подлости” яки “закон бутерброда” диләр. 1996 елда Бөекбританиянең Эстон университеты физигы Роберт Мэттьюз Мерфи законын җентекләп тикшереп, Шнобель премиясенә лаек була. Мэттьюз дәлилләрен нигезләү өчен формула чыгара. Бу ачыш фәнни һәм ышанычлы күренә. Үткәрелгән тикшеренүләрдән тыш, кайбер галим-теоретиклар бутербродны ике яктан да май белән майласаң, ни булыр икән дип баш вата. Бутерброд законы һәрвакыт аягына егыла торган мәче теориясенә дә бик якын диләр. Әгәр дә бу ике теорияне бергә кушсаң, нәрсә булыр икән? ))
--- |
Иң күп укылган
|