поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.10.2021 Мәдәният

Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк 8 финалист билгеләнде (ФОТО)

Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы узды. Шәһәр мэры Илсур Метшин рәислегендәге Жюри дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады. Экспертлар катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: портфолиода тәкъдим ителгән проектларның релевантлыгы һәм тормышка ашырылу дәрәҗәсе, эссеның эчтәлеге һәм булачак театрның идеясе.

«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны гамәлгә ашыруга максималь җаваплы якын килү бурычы куйды. Төп архитектура концепциясе Казанның тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясен исәпкә алырга тиеш. Яңа театр Кабан яры буе һәм Иске Татар бистәсе контекстына гармонияле кереп, хәзерге бина кебек уникаль истәлекле урынга әйләнергә тиеш", - дип билгеләде шәһәр мэры, жюри рәисе Илсур Метшин.

Нәтиҗәдә финалга 8 консорциум чыкты.

Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум.
Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания)
Аларның танылган проектлары: Түбән Кабан күле яры (Россия), Валенсиянең Үзәк паркы (Испания), Ослодагы Норвегия милли опера һәм балет театры (Норвегия)

«Mrtropolis» (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.
Коесорциум әгъзасы: Coop Himmelb(l)au (Вена, Австрия)
Аларның танылган проектлары: Севастопольдә опера һәм балет театры (Россия), Рус Кино үзәге (Көньяк Корея), Кемерово шәһәрендә музей-театр комплексы (Россия).

«Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге "Театр лабораториясе" консоциумы.
Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия)
Аларның танылган проектлары: "Алматаның 1000 еллыгы мәйданы" (Казахстан)

«Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.
Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскә), ZARF architects (Казан)
Аларның танылган проектлары: «Кудыкина гора» табигать паркы кунакчыллык үзәге (Россия), «Гараж " заманча сәнгать музее бинасы (ОМА, Россия)

«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге "Көнчыгыш җиле" консорциумы (Казан).
Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан)
Аларның танылган проектлары: Кабан күле яр буен төзекләндерүнең II чираты (Россия)

Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.
Консорциум әгъзалары: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия)
Аларның танылган проектлары: «Станиславский» электр театры (Россия), Дариюса Мийо исемендәге консерватория, Безансондагы сәнгать һәм мәдәният үзәге (Франция)

"ПРАЙД" иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.
Консорциум әгъзалары: Zaha Hadid Architects (Лондон, Бөекбритания), Atelier Ten (Лондон, Бөекбритания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания)
Аларның танылган проектлары: Бакуда Гейдар Алиев үзәге (Әзербайҗан), Гуанчжоуда опера театры (Кытай), Чанша Мэйсиху халыкара мәдәни үзәге (Кытай)

Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум.
Консорциум әгъзасы: Asif Khan Studio (Лондон, Англия)
Аларның танылган проектлары: Dubai Expo 2020 (БГӘ) - җәмәгать киңлекләренә керү өчен углерод җепселеннән порталлар, «Урбан» Бизнес-үзәге (Россия)

"Проектта менә дигән кандидатлар катнаша. Алар барысы да дөньяның төрле илләреннән белгечләр кергән командадан гыйбарәт. Бу этапта безнең бурыч - Татарстан Республикасы спецификасының нидән гыйбарәт булуын аңлату. Без аларны татар мәдәниятенең нечкәлекләре белән таныштырырга — Казанның үзенчәлеге һәм Татарстанның үзенчәлеге нидә икәнлеген аңларга ярдәм итәчәк команда булдырырга тиешбез. Бу проектлар өстендә эшләргә бик нык ярдәм итәчәк", – дип билгеләп үтте бәйгенең халыкара кураторы Фаррух Дерахшани.

Жюри составында Татарстан Хөкүмәте, Казан Башкарма комитеты вәкилләре, архитектура өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге экспертлар, татар фәне һәм мәдәнияты эшлеклеләре, театр дөньясы һәм мәдәни өлкә йолдызлары бар. Жюриның тулы исемлеге белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://theatre.tatar/.

«Минемчә, Эксперт советы һәм жюри әгъзалары тарафыннан дөрес карарлар кабул ителде. Миңа тәкъдим ителгән проектлар дөрес театрга, монда эшләүчеләргә, республикага карата зур мәхәббәт белән эшләнгән кебек тоелды. Бу әле башы гына, ә алда безне зур эш көтә. Проектларда хезмәткәрләребезнең һәм тамашачыларның барлык теләкләре дә исәпкә алыныр дип өметләнәбез», — дип ассызыклады Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Финалистлар белән эш читтән торып дәвам итәчәк. Октябрь ахырында катнашучыларны шәһәр төзелеше һәм мәдәнияте белән таныштыручы Онлайн-семинарлар көтә. Финалистлар рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәдә Камал театры спектакльләрен караячак, театр труппасы белән танышачак. Ноябрь ахырында финалистлар Казанга күргәзмә семинарына киләчәк, анда алар бәйге территориясен караячак. Аларны татарларның сәнгати мәдәнияте турында лекцияләр, театрларга сәяхәт, спектакльләр, эшлекле очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр көтә. Финалистлар үз концепцияләрен 20 гыйнварда тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгенең йомгаклау нәтиҗәләре февраль аенда жюри утырышында игълан ителәчәк.


---
Камал театры
№ --- | 14.10.2021
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»