|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2010 Авто
"Гаишник" булып эшләп карадымМашина йөртүчеләр арасында аларны хөрмәт итүчеләргә караганда, өнәп бетермәүчеләр күбрәк. Бигрәк тә, юлларда басып, кагыйдә бозучыларны чүпләп, штраф язып торганнарын яратмыйлар (мондыйлары ЮХИДИның юл-патруль хезмәте (ДПС) полкында эшли). Яратмыйлар дип әйтү генә дөрес түгел инде - яратмыйбыз. Безнең җәмгыятьтә «гаишник»ларга карата шактый үзенчәлекле мөнәсәбәт формалашкан, мин аны хәтта тискәре дип тә әйтер идем. Ә бит аларның эшчәнлеге безне, ягъни юл хәрәкәтендә катнашучыларны, һәлакәттән саклап калуга юнәлтелгән. Димәк, без аларны, ким дигәндә, хөрмәт итәргә тиешбез.
Шәхсән миңа, ЮХИДИ инспекторлары турындагы фикеремне тамырдан үзгәртү өчен бер көн җитте. Сүз инспекторлар янында үткәрелгән тулы эш көне хакында бара. Үземне инспектор ролендә сынап карау әлеге авыр хезмәтнең моңа кадәр күрелмәгән күп якларын ачарга ярдәм итте.
Йокыларыннан таң атканчы торалар
Юл-патруль хезмәте инспекторларының эш көннәре иртәнге сәгать алтыда башлана. Бу вакытка аларның һәммәсе полк бинасына “развод”ка җыела. “Развод”ны взвод җитәкчесе, яки аның урынбасары үткәрә. Унбиш минутлык бу җыелышта сафка тезелеп баскан инспекторларга узган тәүлек эчендә теркәлгән юл һәлакәтләре, юллардагы гомуми ситуация турында мәгълүмат бирелә, һәрбер экипажга маршрут билгеләнә. Соңыннан һәрбер инспектор врач күзәтүен узып, үзенең машинасын юлга әзерли. Кайберләре кирәкле кәгазьләр, протокол бланклары, алкотестер белән бергә машинага видеокүзәтү җайланмаларын да сала. Мин “эшлиячәк” экипажга да шундый ике җайланманы юлда урнаштырып, күзәтеп тору йөкләнгән иде.
Иртәнге җиде тулганчы, без кирәк әйберләрне машинага төяп, шәһәрдән чыгып киткән идек инде. Безнең максат – Югары Ослан районына барып, Мәскәү-Ульяновск федераль трассасында видеокамера урнаштыру һәм шунда ук кагыйдә бозучыларны “чүпләү”. Билгеләнгән 771 километрга сигезгә килеп җиттек. Егетләр камераларны урнаштырдылар да, шул тирәдә туктап эшләренә керештеләр.
Тизлекне арттыручыларны ачыклау өчен машина эчендә урнашкан камера кулланыла. Ул каршы килүче машиналарның тизлекләрен үлчәп, ничек хәрәкәт итүләрен яздырып бара, рөхсәт ителгән туксан километрдан артса, тавыш бирә, инспекторлар шунда ук чыгып, әлеге кагыйдә бозучыны туктатып, аның документларын тикшерәләр. Ләкин ул иртәдә безгә бер генә кагыйдә бозучыны да “тотарга” насыйп булмады...
Иртән-иртүк һәлакәт
Эшкә тотынуыбызга ярты сәгать булдымы, юкмы - белмим, узып баручы машина хуҗасы безнең янга туктап, хәбәр җиткерде - моннан ике километр ераклыкта юл һәлакәте булган. Уйлап торырга вакыт юк - экипажның өлкән инспекторы Раил Гыйниятов үзенең ярдәмчесен – Юрий Сапуринны камералар янында төшереп калдырды да җил тизлеге белән шунда юнәлде. Шул минутта йөрәгемнең ешрак тибә башлавын сизеп калдым... Калганы – куркыныч төш кебек.
Һәлакәт булган җирдә узып баручы машиналар туктаган, күбесенең йөртүчеләре чыгып ни эшләргә дә белмичә аптырашып басып торалар. Алдагы ярты сәгать дәвамында мин машинадан да чыгарга кыюлык итмичә, барлык вакыйгаларны бары тик тәрәзәдән генә (авыз эчемнән бертуктаусыз дога укып) күзәтеп утырдым...
Ике КАМАЗның кара-каршы килеп бәрелүен беркайчан да күргәнем юк иде, һәм башка күрәсем дә килми. Авыр күренеш, ә кем өчендер көндәлек эш вакыйгасы. Бер КАМАЗның йөртүчесе кабинада кысылып калган, аны соңрак махсус техника ярдәмендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коткарды. Икенче йөртүче һәм бер пассажир без килгәндә, җирдә ята иделәр. Үз аннарында, ләкин хәлләре бик авыр, аякларына зыян килгән, ыңгырашалар.
Раил Гыйниятов, килеп туктау белән машинасыннан махсус аптечка алып, беренче ярдәм күрсәтә башлады. ЮХИДИ инспекторларының һәркайсы моны эшли белергә тиеш икән, аларны моңа махсус өйрәтәләр, тик авыртуны баса торган уколлар гына салырга хаклары юк (ә зыян күрүчеләргә, беренче чиратта, шуи кирәк иде). “Ашыгыч ярдәм” килгәнче, ул зыян күрүченең аягына шина салырга өлгерде. Табиб ун минуттан килеп җитте. Алдагы өч минут эчендә һәлакәт урынына тагын ике ДПС экипажы, Югары Ослан районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы, янгын сүндерү хезмәткәрләре, коткаручылар һәм тагын бер “Ашыгыч ярдәм” машинасы килде. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатыла торды. Мин исә шок хәлендә боларның барысын да машина тәрәзәсе аша күзәттем. Ул арада икенче бер машинага утырып безнең янга Юрий килеп җитте.
Тагын берәү...
Шул вакыт чираттагы хәбәр: Мәскәүгә таба унбиш километр ераклыкта тагын бер һәлакәт. Безнең экипаж карамагында булган юл участогына ун минутта барып җиттек. Куркып кына күземне күтәреп карадым: зур гына йөк машинасы ВАЗ 2107нең бер кырыен сыдырып үткән, кешеләре исән-саулар. Аллага шөкер! ВАЗ машинасы хуҗасы гөмбә карап чыгарга дип туктаган булган, кузгалып киткәндә, арттан килгән “фураны” күрми калган. Карт кына бер бабай инде, игътибарсызрак күрәсең. Үзе шунда ук гаебен таныды, тотындылар кәгазь тутырырга.
Машина йөртүчеләр дә, инспекторлар да барлыгы 5-6 төрле кәгазь тутырдылар. Аңлатма язуы, справка, һәлакәт схемасы, протокол, һәм башкалар. Йөк машинасының хуҗасы Казахстан кешесе булганга, һәлакәттә катнашучыларны шунда ук Югары Осланның ЮХИДИ бүлегенә “разбор”га алып киттек. Район үзәгендә тагын берничә кәгазь тутырганнан соң, иртәнге сигездә юлда калдырган видеокүзәтү җайланмаларын барып алырга карар кылдык. Аккумуляторлары утырган иде инде... Кафега кереп биш минут эчендә төшке ашны ашап чыктык.
Гап-гади кагыйдә бозучыларны “чүпләү” насыйп булмады
“Һәлакәт урынына барып икенче сменадагы инспекторлар килгәнче, юл хәрәкәтен көйләргә, машина хуҗаларын көтеп торырга кирәк”, - Раил Гыйниятовка рациядән шундый боерык килде. Эш көненең калган вакыты беренче һәлакәт булган җирдә узачак икән.
Икенче тапкыр анда барудан курыкмадым, кешеләрен инде күптән алып киткәннәр иде. Ике КАМАЗ чәлперәмә килгән җирдә бары тик тимер ватыклары, кием-салым ертыклары һәм бер КАМАЗдан коелып төшкән печеньелар тузып ята иде. Татарстан кибетләренә тәм-том алып кайтуы булган ахрысы...
...Казанга без бишләрдә кайтып кердек. Полкка кереп видекүзәтү җайланмаларын тапшырып, машинаны юдырып, аны гаражга кертеп куйганчы сәгать алты тула язды. Иртәнге алтыда “развод” белән башланган эш көне менә шулай тәмамланды. Өйгә кайтып киткәндә, иртәнге һәлакәттә зыян күргән бер кешенең үлгән хәбәрен ишеттек...
“Әлбәттә, көн саен мондый куркыныч һәлакәтләр булып тормый, еш кына без көнебезне бер урында диярлек үткәрәбез. Ләкин без һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш, бер көн эчендә протокол тутыручы инспектор да, табиб та, психолог та, коткаручы да булырга туры килергә мөмкин. Бүгенге кебек, мисал өчен”, - дип беравыздан әйтте егетләр. Арыганлык йөзләренә чыккан иде аларның...
Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|