поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.10.2021 Мәдәният

Нуретдин Нәҗмиев: Хәзер уйлыйм да шаккатам, ничек шулай әрсез булганмын

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка 5 октябрьдә 75 яшь тулды. Театрда 56 нчы сезонын эшли ул. Шул вакыт эчендә 100 дән артык роль башкара Нуретдин абый. Бүген дә театр дип җан ата.

— Нәселебездә бер артист та юк. Ара-тирә авылга килгән үзешчәннәр уйнавыннан күреп кызыкканмындырмы, белмим... Әмма шулхәтле театр артисты буласым килде, — ди Нуретдин абый. — Эшкә чын күңелдән бирелгәнбез. 75 яшькә җиткәч тә, сәхнәне калдырасым килми. Театрдан китеп, бүген өйдә бикләнеп утыруны күз алдына китерә алмыйм. Минем өчен ул мең газап булыр иде.

 
Нуретдин абый Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылыннан. Үзен табигать баласы дип йөртә. “Өебезгә 500 метр гына булган урманнан кайтып керми идем. Ул сулык, чишмәләр...” — дип искә ала. Кызганыч, бүген төп нигезе буш. Гаиләдә тугыз бала булганнар. Хәзер икәү генә, бертуган сеңлесе Алабугада гомер итә. Нуретдин абый — төпчек бала. 14 яшькә хәтле авылда яши. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга чыгып китә.
 
— Без — дини нәсел. Элек кулак нәселе булганбыз, әби-бабаларыбызны авылдан сөргәннәр. Кулак дигән сүз колакка ятышлы түгел, ничә буынга ябышып кала. Безгә дә җиңел булмады. Шулай да бирешмәдек, — дип сүз башлады Нуретдин абый. — Әтигә бер-бер артлы биш хатынга өйләнергә туры килгән. Бу азынып йөреп, хыянәт итеп түгел, язмыш мәҗбүр иткән. Беренче хатыны да, икенчесе, өченчесе дә бала тапканда үлгән. Ачлык, хәерчелек вакыты... Яңа туган баланы үстерергә кирәк. Әтигә шуңа кабат-кабат хатын алырга туры килгән. Әни әтидән
20 яшькә кечерәк. Ул без биш баланы дөньяга китергән. Әтием бик әйбәт кеше иде. Тугыз бала туган җанлы булып үстек. Әни 94 яшьтә вафат булды. Әти 63 яшьтә китеп барды. Бик күп газап күргән, шуңа гомере озын булмады.

— Нуретдин абый, артист юлын сайлау нәрсәдән башланды?
— Бервакыт безнең клубка артистлар килде. Кечкенә буйлы, бик тере, чая идем. Оялмыйча сәхнә артына кереп, Фәтхерахман Әхмәдиев белән таныштым. Хәзер уйлыйм да шаккатам, ничек шулай әрсез булганмын. Әй кызыга идем гармунда уйнауларына, җырлауларына. Ә Казанда кичке мәктәптә укый башлагач, очраклы гына Таһир Якупов белән очраштым. Аның тәкъдимнәре дә этәргеч биргәндер. 1965 елда Яшь тамашачы театрына Минзәлә театры гастрольгә килде. “Уракчы кыз” спектакле барганда, сәхнә артына кердем һәм аларга теләгемне җиткердем. Икенче көнне сәгать унга чакырдылар. Оялып тормаганмын, хәзер андый түгелмен (көлә).
 
— Һәм театрга алдылар да, әйеме?
— Шул ук елның ноябрендә Минзәлә театрына кабул иттеләр. Шәкерт шикелле, матрас, юрганымны алып, чыгып киттем. Ул чакта бик ерак ара кебек иде. 24 кешелек самолет белән килеп төштем. Барып җитсәм, ни күрим, анда Казандагы кебек трамвай да, троллейбус та юк икән. Авыл өйләре каршы алды. Эчкә корт керде. Әмма эшкә керешкәч, шулхәтле тиз ияләштем. Андагы артистларның осталыгын, җылылыгын, гадилеген, ярдәмчеллеген сөйләп бетерә торган түгел. Бүген дә сагынып искә алам. “Ана йөрәге” спектаклендә Шофер ролен бирделәр. Репетицияләр башланды. Бик теләп эшләдем. Әмма укыйсым килде. Казан театр училищесына укырга кердем. Кире кайтам, дип киттем. Стипендия белән генә кыенга туры килер иде. Минзәлә театры миңа студент чорында хезмәт хакы түләп торды. Диплом алгач, яңадан шунда кайттым. 1976 елда китәргә туры килде. Казанга кайткач, Күчмә театрда эшли башладым. Элек күргәннәр... Буранлы гастрольләрне һич онытасыбыз юк. Сабыр булганбыз. Хәзер театрда җәннәт, бөтен мөмкинлекләр бар.
 
— Өйдә китапханәгез бик бай. Шулай күп укыйсызмы?
— Әллә ничә төрле татарча газета-журналлар яздырып алам. Хатыным, ярты пенсияң шуңа китә, ди. Почтада үземә абонент тартмасы ачтырдым. Гастрольләргә чыгып киткән чаклар күп. Шунда җыелып тора, уңайлы. Өйдә китапларым күп. Сатылмый торган китаплар өчен дә эчем поша. Әле Спас районы Чәчәкле китапханәсенә 250 ләп китап бирдем.
 
— Сез бик оста гөмбәче дә бит әле. Быел сезонны ачтыгызмы?
— Әйткәнемчә, табигать баласы бит мин. Балачактан бөтен гөмбәне аерырга өйрәнеп үстем. Үзем җыям, эшкәртәм, маринадлыйм, тозлыйм. Әйтеп бетергесез рәхәт эш бу. Тынычландыра, ял иттерә. Авылга кайткач, урманны әйләнеп кердем. Бераз майлы гөмбә җыйдым. Тагын барырга ниятлим.

— Рульдә йөрмисезме?
— Юк. Кирәген дә тапмыйм. Безнең буын артистларның күбесендә машина юк. Кирәк җиремә җәмәгать транспортында барам. Авылга кызым, киявем алып кайта.
 
— Юбилейга әзерлек ничек бара?
— Бәйрәмнәрне кечкенәдән яратмыйм. Туган көнгә дә исем китми. 15 октябрьдә театрда сәхнәдә үткәрәчәкбез. “Гомер буе сине көтәм” премьера спектаклен тәкъдим итәбез. Иҗатташ дуслар, туганнар, якыннар шунда киләчәк. Туган ягымда да шулайрак уздырырга ниятлим.

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 14.10.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»