поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.10.2021 Ана теле

Ана теле: Сөйләм һәм җыр. Халыкның моң байлыгы кебек, тел байлыгы да – җырда

Сөйләмебезне камилләштерү максатында бу юлы тел хәзинәсе итеп җырны алып, аның асылына төшенә башлаган идек. Җырны ике үзәкле дип танып, бу хакыйкатьне хәтергә сеңдерергә килешеп, аның ике хуҗасы: тыңлаучы һәм җырны тудыручылар турында азмы-күпме хәбәрдар булганнан соң, аларның үзара мөнәсәбәте хакында уйлануларны дәвам иттерергә килешеп, тәнәфескә тукталган идек.

Максатыбыз бит Нәрсә ул җыр? соравын ачыкларга теләү иде. Аны  ике хуҗадан да ишетү тиешлеге бәхәссездер. Тыңлаучыга сүз бирик. Гадәттә бу төшенчә халык исеме белән дә гомумиләштерелә. Җыр турында халык ни уйлый, ни сөйли?  Монда бөек шагыйребез Муса Җәлилнең һәркем белгән сүзләре искә төшә “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә”. Җыр! Менә нинди рухый – илһам һәм көч бирүче илаһый ризык ул тыңлаучыга да, җырны тудыручыларга да.
   
Радио тыңлаучыларыбыздан  Рафаэль Сәлмүшев газетта болай дип язган иде: “Минем җыр сәнгатендә хезмәт куючы танышларым бар. Бу өлкәдә чын белгечләр. Йолдызлар алар. Урамда очрашсак, исәнлек-саулык сорашкач,  җыр сәнгате хәлләренә күчәбез. Якын танышларымның берсе – Рамил Курамшин, икенчесе – Георгий Ибушев. Татар җыр сәнгатенең җимерелә баруына, аның бизнес мәйданына әверелдерелүенә  өчебезнең дә җаныбыз өши. Бер яшь җырчының  концертына барган идем, аның акыруына чыдый алмыйча чыгып киттем. Ни көй, ни моң... Җырны шушы буын агулый хәзер. Әле җитмәсә татар җырчылары “Үзгәреш җиле”  уйлап тапканнар, татар халкының күңелле, моңлы җырларына үзгәреш кертәләр янәсе. Яраткан җырчыбыз Георгий Ибушев әлеге “җил” турында болай дигән иде: “Үзгәреш җиле”нең  берничә җырын гына тыңладым – котым очты.  Халык җырларын бозарга беркемнең дә хакы юк!  Алар гасырлар буе яшәп эшкәртелгән инде. “Үзгәреш җиле” булдырасылары килә икән, шушы форматка яраклы җырларны үзләре махсус язсыннар. Чын Европача.  Алар бит Европага тартылалар. Ә Европага аларча җырлау кирәкми, аларга безнең моң, милли аһәң кадерле”, дип яза (Т.я., 6 апр., 2017) җыр тыңлаучыбыз.
   
Янә бер актив тыңлаучыбызның – Раушания Шәяхмәтованың фикере: “Җырның җыртыгы юк”, дибез, әмма җыр тыңлап нервыланабыз. Җыр тексты җиңел булырга тиеш дип аңлата тыңлаучыга җыр язучылар. Килешәбез, җиңел, әмма мәгънәсез түгел. Җырчы ни җырлаганын аңлап җырларга тиеш. Җыр текстлары язучылар (шагыйрьләр дип әйтмим) еш кына дини тематикага кереп китәргә яраталар. Ходай исеме күп җырларда кулланылуын  әйтеп тә тормыйм. Ә бит бу җыр исерекләр авызына да килеп керә, аракылы мәҗлесләрдә дә яңгырый...“. Ясин сүзенең еш, урынсыз кулланылуына да борчыла Раушания Шәяхмәтова ( Т.я., 6 апр., 2017).
   
Даян Шакиров атлы тыңлаучының фикере: Җыр – халыкның үзәгеннән чыккан иң изге тойгы. Без әниебезнең бишек җыры һәм моңы белән тәрбияләнгән кешеләр. Татар халкының җыр-моңга ихтыяҗы гаять зур.  Мине һәм халыкны борчыган мәсьәлә – татар җыры сәнгатенең торышына тукталам” дип анализ ясарга омтыла ул “ Ватаным Татарстан” газетында (В.Т., 2008, 3 июнь).
   
Кыскасы, иң гади тыңлаучының да җыр турында фикере булмый калмый. Менә куен дәфтәремнән бер фикер: Кемнең, кайчан үз чишмәсенең, үз коесының суын эчүдән туйганы, бизгәне бар, кемнең, кайчан үз әнисенең тавышын ишетәсе килми башлаган. Ана телендәге, милли моң белән сугарылган җырдан кем, кайчан туйган!?
   
Шул ук чыганактан җыр + җырчы+тыңлаучы темасына теркәлгән кайбер фикерләр: Фәридә+Алсу дуэты: Тамашачы җырчының язмышын хәл итүче ул.  
     
Җырчы Рөстәм Закиров журналист Гөлинә Гыймадованың “Иң күп сүгелгән халык та җырчылар бит әле” дигән соравына: Артистларны тиргәү иң җайлысы. чөнки әйбер сорап барасы, баш иясе юк. Алардан җырлауларын гына сорыйсың. Бусының хәтерен калдырасың икән, артыннан башкалары өлгереп килә. Җырчының сәясәт өлкәсендә дә абруе юк. Алар бары тик җырчылар. Парын чыгарасы килсә, җырчыны көтүче дә сүгә... (В.Т., 2017, 5 май).
   
Җыр турында ара-тирә җырларның үзләрендә дә ишетелеп китә. Боларын да халык фикере дип кабул итәргә була. Мисалларны борыңгырак җырлардан башлыйк: Агыйделкәй алкын, суы салкын // Ак үрдәкләр каршы йөзәалмый // Эчем генә поша, йөрәгем яна // Бер җырламый күңелем түзалмый; Яндырган да утлар, ай, сүнәрме // Җыр җырлаган егет үләрме?! Дус-ишләрең белән утырганда // Җыр җырламый тору һөнәрме?!;  Карчыгалар кунган, ай, кибәнгә, // Канат очкайлары, ай, тигәнгә; // Җырламыймын җыру, ай, көйгәнгә, Җырлыйм гына сезне сөйгәнгә; Егет тә бодай җилгәрә, // Җил югары җибәрә; // Йөрәгенә чыдый алмый егет җырлап җибәрә; Талдан тартма ясадым, // Борып-борып сырладым; // Бер-ике җыр әйтеп калдыр, // сине сагнып җырлармын; Ай-һай, дустым, елама // Тәкъдирсез эш буламы; Елап күңел юанмый ул // Җырлап күңел юана; Җидегән дигән җиде йолдыз // борла микән таңнарга? Әйтеп бирү хаҗәт түгел, // җырдан яхшы аңларга; Айның унбишләре җиткәч, // Ай табактай була икән // Кайгы-хәсерәтең булса, // Җыр сабактай була икән; Җыр юата, җыр юата // Җыр юата күңлемне; Эчтәге бар кайгыларны // Җыр тарата түгелме; Уйна, дустым, гармуныңны // Җырлаучыга худ булсын // Безнең җырлар дошманнарның // йөрәгенә ут булсын;        (Татар халык иҗаты. Кыска  җырлар. (Дүртюллыклар). “Х. Җыр турындагы җырлар”, дигән бүлек. 159–164 б.). Казан: Татар.кит.нәшр. 1976);
   
Бу гадәт гомер-гомергә дәвам иткән: җыр үзен-үзе таный, үзен кайгырта, адәм баласына яшәргә булыша, киләсе буыннарга да шушы изге гамәлне дәвам иттерергә өнди:
   
– Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән / җырланмаган әле безнең җыр; Көйсез-моңсыз үткән көннәр /яшәлмәгән көн бит ул (“Гармун алыйк әле, дуслар” җыры); Яшьлегемнән шул җыр калды / ул җыр – яшьлек ядкәре; Уйнагыз гармуннар! /ишетсен кешеләр дөньяда никадәр сөйкемле җыр барын;
   
Тыңлаучы фикере димәктән, халыкның бер тере күзәнәге – һәркайсыбызның, әйтик,  үземнең дә җырга карата шәхси фикерләрем булырга тиеш дигән идем. Тыңлаучы сыйфатында үземне беренче язмамда берникадәр сурәтләп тә алган идем. Төшендек ки. милли моң, халык җыры дигән төшенчәләр бар икән, димәк ки, ул төшенчәләр җәмгыять балаларының барысына да хас уртак сыйфатлардан җыелган. Җырга карата Һәр халыкның (димәк ки, татарның да) гомуммилләти фикере һәм аның һәр әгъзасының шәхси фикере-иманы булуы табигыйдер. Димәк ки, нинди генә булсам да миндә дә җырга мөнәсәбәт бар. Җыр һәм шәхес дигән шактый җитди теманы үземнән  башлау урынлыдыр да әле. Менә кайбер фикерләрем:
   
“Тәртип ФМ” радиосына  фаразый шылтырату Исәнмесез, хөрмәтле радио журналистларыбыз!  Сез тәкъдим иткән һәр иҗади яңалыкка сөенәбез. Әйтик, көндезге уникедә азаннан соң ук “Туган тел” җырының милли гимн сыйфатында, тантаналы да, милли аһәңле дә яңгыравы күңелгә бик ятышлы. Аны мөхтәрәм  җырчыбыз, мөнәҗәтче, милләтпәрвәр Зөһрә Сәхәвиевәнең саф татарча моңлы, сүзләрен Тукайча дөрес, ачык итеп җырлавы җанга рәхәтлек өсти, милләтебез, җырыбыз, җырчыбыз өчен горурлык хисе кузгата.
   
Мондый “гимн-азан” итеп алга таба тагын Габдулла Тукай шигыренә  язылган “Әллүки”, Нәкый Исәнбәт шигыренә язылган “Илкәем” җырларын сайлап куярга булыр иде.
   
Иҗади эзләнүләрегез дәвам итсен, табышларыгыз булып торсын дигән теләктә калабыз. Исән-сау булыгыз. 6 март. 2015 ел”.
 
Менә бер китабымның “Җыруларым” дигән бүлегеннән бер парча: Беренче җыр.   Кем үзенең гомерендә беренче җырлаган җырын хәтерли икән. Гадәттә шундый сорауны атаклы җырчылардан сорыйлар. Алар хәтерләргә тырыша. Яисә төгәл генә җавап бирә. Карале, мин дә җавап бирә алам икән бит. “Колаксыз Зариф” җыры ул!  
   
Алтынчы класста укыганда шикелле, түгәрәк кенә йөзле, җете күзле классташыма игътибар итә башладым, күрәсе генә килеп, сөйләшәсе генә килеп тора. Тик үзенә якын килергә тарсынам, малайлар, кызлар әллә нәрсәләр күпертер кебек.
   
Ул арада каникул да башланды. Колхоз эшенә җигелдек. Ә кыз күз алдыннан китми. Ат белән Шура буена төшеп, орлык киптергечкә ягарга юан-юан зирекләр кисәм. Балта белән. Маңгайдан тир ага. “Бирешмә, дим, кызым күрсә, хәле беткән, дисә, нишләрсең”. Булды бит менә, олауга җитәрлек зирек киселде; Кигәвеннән тибенә-тибенә азапланган атны көчкә тыеп, куладакка агачны төйим, бәйләп, кузгалып та китәм.
   
Өйгә таба ат теләп  элдертә, куладак үргә дә келтердәп кенә тәгәри. Мин хәтта олау өстенә, салкынча зирекләргә менеп атланам. Кояш җылыта, рәхә-ә-әт. Тәндә кан уйнаудан туктамый. Хәрәкәтләнәсе килә. Яшүсмердә беренче тапкыр хис сутлары тарала башлаган мәл булмады микән ул?! Мәхәббәт дигән серле бер дөнья шуннан башланмый микән. Монда инде янәшәңдә тагын  берәүнең булуы кирәк. Хыялда гына булса да. Ә минеке бит хыялда гына түгел, теге “кызым” күз алдына килеп баса. Ул миңа шундый да якын, кадерле. Янымда булса, мин аңа әлләнинди “тәмле” сүзләр әйтер идем, битләреннән, кулларыннан сыйпар идем.
   
Янымда үзе булмагач, әлеге әйтәсе сүзләр сәер хәрәкәтләр булып, сәер тавышлар булып дөньяга чыгарга тели. Ул хис җыр булып чыга башлый. Мин олауга торып басам, ташыган җырым миннән тирә-якка очып китә, тарала башлый – бөтен басуга, бөтен юлга берүзем, миңа берәүдән дә ояласы, тарсынасы түгел. Җырлыйм! Тургайлар ишетә, кояш, игеннәр, чәчәкләр ишетә. Җырлыйм! Ишетсеннәр, миңа оят түгел. Бәлки әле җырым “аңарга” да барып җитәр! Җырлыйм!
 
Җырга бәйле янә бер хәтирә яңарды бит: Армиягә киткәндә колхоз машинасы бортына ябышып  Арчага бардым. Арчага җитәрәк тау башына менгәндә ярсый-ярсый җырладым: “Онытасым юк үлгәндә дә, гүрләргә кергәндә дә...”.
   
Шушында “Шәхес һәм җыр” темасын дәвам иттерер өчен пауза сорала кебек. Хөрмәтле укучым, ә синең нәселеңдә җырга мөнәсәбәт нинди, синдә җырлау сәләте бармы, тормышыңда җыр нинди урын тота; синеңчә, җырда сүзме әллә моң (көйме) беренчел? Болар хакында төплерәк уйланып алу фарыздыр. Тәнәфес ясыйк. Исән-сау торыгыз!
                                             Илдар Низамов,
                     филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.10.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»