поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.11.2010 Дин

Исламда пластик хирургия

Пластик хирургия хакында хатын-кызларда бик күп сораулар туа. Билгеле булганча, һәрбер хатын-кыз да үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртергә тели, хәтта чибәр кыз да үзенең кыяфәте белән килешеп бетмәскә мөмкин.

Статистика мәгълүматларына караганда, үзләренең тышкы кыяфәтләре белән риза булганнар бик аз. Ирләрнең 40%ы һәм хатын-кызларның 80 %ы үзләренең тышкы кыяфәтләре белән риза түгелләр. Телевидение күптән инде матурлык эталонын билгеләп куйганнар. Табигать тарафыннан бирелгән матурлык белән, кызганыч ки, һәрбер кеше дә риза дип әйтеп булмый. Минем бер танышым да үзенең тышкы кыяфәтендә нәрсәдер үзгәртергә тели . ләкин бу гамәл шәригатьтә рөхсәт ителәме икән?

 

Тарих әйтә

 

Билгеле булганча, пластик хирургиянең дә үз тарихы бар. Ул Борынгы Мисырда, Кытайда барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр 15нче гасырда ук пластик операцияләр ясалу турында әйтелгән. Хәзерге заманда алар инде шактый камилләшкәннәр һәм киң таралганнар. Күп кеше әгәр тышкы кыяфәтеңне үзгәртсәң, бәхетле буласың дип уйлый. Хәзерге вакытта яхшы кыяфәт активлыкны арттыра.

 

Кирәкме бу уен?

 

Матур кыяфәт булдыру, әлбәттә, бик күркәм. Хәзер сәламәтлек хакында сөйләшик. Бу куркыныч түгелме икән? Әлбәттә, сәламәтлек өчен куркыныч. Иң куркыныч булмаган операция дә сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Мин аның авыр нәтиҗәләре турында ишеткәнегез бардыр дип уйлыйм. Бәндә аннан үлмәскә мөмкин, тик наркоз аркасында йөрәге түзмәс. Хирург кебек пластик анестезиологны сайлау да мөһим. Начар сыйфатлы препаратларны куллану да сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Эстетик медицина өчен кирәкле җиһазлар чыгаручы фирмалар да бер-берсе белән ярышалар. Кайбер матурлык салоннары срогы чыккан әйберләрне сатып алалар. Аларны, шулай ук, контрабанда белән дә чит илләргә күчерәләр. Шуңа күрә, табигый матурлыкны үзгәртү начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән.

 

Пластик операция шулай куркынычмы дигән сорауга хирург Светлана Дорошук: «Пластик хирургның теләсә-нинди эше — медицина операциясе. Ул начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Аның башка куркыныч яклары бар. Мәсәлән, аллергия, кан агу, тиренең сиземләве югалу, ассиметрия һ.б. шулай ук, онкология, шикәр авыруы да барлыкка килергә мөмкин. Файдасына караганда зыяны күбрәк аның»,- дип җавап бирә.

 

Исламның карашы

 

Күп кенә мөселман галимнәре раслаганча, тумыштан килгән һәм барлыкка килгән кимчелекне (куян ирене, травма, бүре авызы) бетерер өчен пластик операцияне рөхсәт ителә. Үзеңнең нәфесең кушуы буенча пластик операция эшләтү тыела. Коръәндә ул шайтан вәсвәсәсе итеп күрсәтелә. «Әлбәттә, аларны адаштырырмын һәм күңелләренә төрле батыл, ялган сүзләрне салырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен — кисәрләр, янә Аллаһ төзегән мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен — үзгәртерләр. Берәү Аллаһ хөкемнәрен куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, дөреслектә ул кеше ачык һәлак булу белән һәлак булды, мәңгегә хәсрәттә калды» (4:119). Әгәр хатын-кыз иренә ошарга теләсә, «Рум» сүрәсендә болай диелә: «Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр».

 

Гомумән, ислам дине тәнне чиста тотарга куша, бу хөкем хатын-кызларга да, ирләргә дә кагыла. Шул ук вакытта дин артык бизәнүне тыя. Кеше Аллаһ биргән кыяфәт белән канәгать булырга тиеш.


Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»