|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2021 Җәмгыять
Путин тагын халыкка ярдәм итәчәкРФ Хөкүмәте бәяләр үсүе шартларында Россия халкына социаль ярдәм чаралары буенча бер ай эчендә өстәмә тәкъдимнәр эшләргә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда шундый йөкләмә бирде. «Без дәүләт ярдәме кирәк булган кешеләргә һәрвакыт игътибар белән карыйбыз. Быел без пенсионерларга һәм мәктәп балалары үсә торган гаиләләргә түләүләр башкардык. Югары инфляция шартларында бу бик кирәк», - диде дәүләт башлыгы.
Элегрәк Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2021 елга инфляция буенча фаразны 5,8 проценттан 7,4 процентка кадәр үзгәрткән иде.
Песков, бу хәлне шәрехләп, инфляция дәрәҗәсе күтәрелүнең сәбәбе дөнья икътисады кризисы булуын әйтте, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|