поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2021 Шоу-бизнес

Гөлназ Солтанова: “Ирләремнән уңдым”

Татар эстрадасының чибәр, талантлы артисты Гөлназ Солтанованың репертуары лирик җырлар, зәвыклы клиплар белән аерылып тора. Тормышында булган хәлләр аркасында ул сәхнәне калдырырга мәҗбүр булган. Һәм менә, ниһаять, ничә елдан соң, Гөлназ Солтанова яңа сулыш алды, ул кабат сәхнәгә кайта!

- Гөлназ, ни өчен сәхнәдән югалдың?
 
Тәүге тапкыр сәхнәгә 2008 елда “Йолдызлар фабрикасы” белән чыктым. Зөфәр Билалов белән “Учларыма сал син йөрәгеңне” җырын башкардым. Сәхнәгә аяк баскан елларда бер-бер артлы ике клип төшердем. Иҗатта үз юлымны таптым дигәндә, ирем белән аерылыштык. Ул вакытта сәхнә кайгысы юк иде, бик кыен булды. Аерылышып бер ай узуга, икенче ирем белән таныштым. Үзе дә иҗаттан ерак иде, минем иҗат итүемә дә каршы булды. Шулай итеп, сәхнә икенче планга күчте, күңел өчен генә җырлый башладым. Беренче урында гаилә һәм балалар булды. Сәхнә кануннары шундый – йә икең дә иҗатта, йә ялгыз булсаң, уңышка күбрәк ирешәсең. Икенче ирем белән аерылышкач, сәхнәгә юлларым янә ачылды. Ләкин ирем белән яшәгәндә дә мин вокал белән шөгыльләнүемне туктатмадым.
 
- Балаларның әтиләре белән аралашасыңмы?
 
- Беренче ирем белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Аның әти-әнисе белән дә аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Әтисе Амелиягә ярдәм итә. Кызым Казанның 18нче инглиз мәктәбендә укый. Киләсе елга мәктәпне тәмамлаганнан соң, Американың Флорида штатына укырга китәргә җыена. Хыялы – журналист булу. Укырга керү өчен 6 балл таләп ителә. Амелия исә имтиханны 8 баллга тапшырды. Параллель рәвештә читтән торып КФУда укырга тели.
 
- Ә икенче ирең?
 
- Ул да улларыбызга ярдәм итә. Киендерә, ашата, укуга, балалар бакчасына түли. Җәүдәт белән Роберт атнаның өч көнен әтиләрендә үткәрә. Ул яктан, ирләремнән уңдым – балалар өчен үлеп торалар. Мин беркайчан да бернигә дә үкенмәдем. Алма кебек өч балам, торырга фатирым бар, Аллаһка шөкер. 
 
- Өченче улыңны Швейцариягә барып таптың. Бездә һәм анда бала табуның аермасы бармы?
 
- Баланы Швейцариядә табу идеясен каенатам тәкъдим итте, чөнки килендәшем баласын шунда барып тапты. Җәүдәт белән дә шунда барырга киңәш иткән иде, әмма баш тарттым. Ә бу юлы тәкъдимен кабул иттем, чөнки үземә дә кызык иде. Швейцариядә бала табу бик кыйбат. Ул бәягә Казанда өч бүлмәле фатир алырга була. Аннан соң без барганда, анда бик кызу иде. Аномаль эсселеккә туры килдек. Ай ярым шунда яшәдек. Аермасы нәрсәдә? Уңайлы шартлар, иркенлек бирелә. Ягъни бала тапканнан соң, урамга чыгып йөрергә ярый. Тискәре ягы – Швейцариядә гражданлык бирмиләр. Мәсәлән, Майамида бала тапканнарга гражданлык бирәләр.
 
- Гөлназ, өченче тапкыр кияүгә чыгар идеңме?
 
- Хәзер ир белән яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Кияүгә чыгу теләге бөтенләй юк, мин ирекле мөнәсәбәтләр яклы. Сүз дә юк, олыгайган көндә янымда терәк булырдай, мине генә түгел, балаларымны да яратып яшәүче ышанычлы кеше булуын телим. 
 
- Күптән түгел әтиеңне югалткансың икән...
 
- Җәүдәткә бер ай чагында, бер дә уйламаганда 56 яшендә әтием үлеп китте. Йөрәк өянәге булды. Әтисез бик кыен, мин аны бик сагынам. Шул елны Казанда фатир алып, бик матур ремонт ясаганнар иде. Әни 55 яшьлек юбилеена әзерләнеп йөрде. Бөгелмәдә юбилеен үткәргәч, Казанга күченергә планлаштырганнар иде. Тик әнинең туган көнен үткәрү урынына әтине җирләдек. Шулай итеп, әни Казанга үзе генә күчте. Кияүгә чыкмады, үзен карап, тәрбияләп яши. Миңа һәм энемә балалар карарга ярдәм итә. Энем өйләнеп, Казан бистәсендә үз йорты белән яши, ике баласы бар.
 
- Интервьюдан соң эшкә барам дидең. Кайда эшлисең?
 
- Узган ел июнь аенда эшкә урнаштым. Раифадагы ябык типтагы махсус һөнәри училищесында вокал укытам. Атнасына өч тапкыр барам. Анда “авыр” яшүсмерләр укый. Араларында бик матур җырлаучылар бар. Төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар да алабыз. Заманча җырлар башкарабыз. Дөрес, аларга охшаган җырларны мин кабул итә алмыйм. Әмма уртак фикергә киләбез. Шул балалардан үзем дә күп нәрсәгә өйрәнәм. Буш вакытымда концертларда, мәҗлесләрдә җырлыйм. 
 
- Ә моңа кадәр кайда эшләдең?
 
- КАИда икенче курста укыганда, параллель рәвештә кибеттә эшләдем. Амелияне тапканнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтына Татарстанның халык артисты Винера Ганиева кафедрасына укырга кердем. Соңгы курсларда шунда ук лаборант булып урнаштым. Икенче баламны тапканнан соң, кафедрада эшләдем. Декретка шуннан киттем. Өченче улыма өч ай чагында ук эшкә чыктым. 
 
- Өч бала тапканнан соң, үзеңне ничек формада тотасың?
 
- Кырык яшьтән соң, матур буй-сын саклавы җиңел түгел. Пандемия вакытында биш кило авырлык җыйган идем. Көне буе өйдә ашап яттык, спорт белән шөгыльләнмәдек. Хәзер кичке сәгать 4-5тән соң ашамаска тырышам, атнага өч тапкыр спорт залына йөрим. Җәяү йөрергә яратам. Кире үз формама кайттым дип әйтә алам. Биттәге җыерчыкларга уколлар, массажлар ясатам. Соңгы вакытта буккаль массаж ошый башлады. Ул кан йөрешен дә яхшырта.
 
- Син бөтен кешегә дә шундый ачыкмы?
 
- Мин - бик ачык, тиз ышанучан кеше. Әлбәттә, бу сыйфатларым миңа кайвакыт комачаулый. Акча югалткан чакларым күп булды. Әмма беркайчан да утырып еламыйм, үземне кулда тота беләм. Тормыш көчле булырга өйрәтте.
 
- Күптән түгел Филүс Каһиров, Марат Яруллин белән дуэт башкардың. Гадәттә, ике җырчы бергә җырласа, төрле гайбәтләр тарала. Сезнең турында андый сүзләр ишетелмәдеме?
 
- Мин, гомумән, дуэтлар яратам. Дуэт җырлау ошый. Марат белән икебез турында нәрсә генә сөйләмәделәр инде. Бәлки бу минем аерылуыма да бәйледер. Чынлыкта, ул миннән күпкә яшьрәк, энем кебек. Маратның әти-әнисен бик яхшы беләм. Ә Филүскә килгәндә, андый сүзләр булмады. Хатыны Эльмира белән дә таныш без, яхшы мөнәсәбәттә. Быел Филүс мине үзе белән гастрольләргә чакырды.
 
- Гөлназ, кабат сәхнәгә чыгарга нәрсә этәргеч бирде?
 
- Өч ел балаларым белән чит илгә барырга хыялланып яшәдем. Ниһаять, быел үз тырышлыгым, үз көчем белән балаларны диңгезгә алып бардым. Ике атна ял итеп кайттык. Шуннан кайткач, юлларым тагын да ачылган сыман булды. 
 
- Тамашачыңа нинди яңалыклар әзерлисең?
 
- Хәзерге вакытта “Җаным, җаным” дигән өр-яңа җырым табадан төшәргә тора. Аны Эльвира Сафина сүзләренә Җамал иҗат итте. Гадәттә, мин үземә бик таләпчән, тәнкыйть аша карыйм. Бу җырны үзенчәлекле итеп ясыйсы килде. Ул миңа бик үк хас булмаган жанрда иҗат ителде, чөнки күңелемә лирик җырлар якынрак. Тамашачы яратып кабул итәр дип ышанам. Аннан соң һинд телендә җыр башкару хыялы бар. Әлегә шуны тормышка ашыру уе белән йөрим. Тамашачыларым югалтмасын өчен, иҗатымны күбрәк Инстаграмда яктыртырга тырышам.   
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.10.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»