поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 27 Ноябрь
  • Илназ Баһ - җырчы
  • Александр Славутский - мәдәният хезмәткәре
  • Камияр Байтемиров - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Әхмәтгалиева - язучы
  • Николай Коновалов - җырчы
  • Гөлсинә Галимуллина - язучы
  • Хәйдәр Гайнетдинов (1952-2000) - язучы
  • Рәфыйк Мадьяров - көрәшче
  • Рим Синәкәев - көрәшче
  • Наил Әхмәтов (1926-2006) - галим
  • Диләрә Әүхәдиева - актриса
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
12.10.2021 Хәвеф-хәтәр

Хатын йоклап ятканда түбәне метеорит тишеп кергән

Канаданың Голден шәһәрендә яшәүче бер ханымның йорты түбәсен метеорит тишкән һәм ул йоклап яткандә янәшәсендәге мендәргә төшкән. Тавышка торып утырмаса, ул нәкъ аның башына төшәсе булган.

4 октябрь төнендә  Рут Хамильтон өендә йоклап яткан. Кинәт кенә канадалы хатынны ниндидер каты бәрелү тавышы уята һәм аның өстенә ниндидер кыйпылчыклар коела. “Мин сикереп тордым һәм утны кабыздым. Нәрсә булуын аңламый тордым”, – дип сөйли ул. Йокыдан тулысынча уянып беткәч, Хамильтон берничә минут элек яткан мендәре янәшәсендәге ташны күреп хәйран кала. Хатын ташның караватына ничек килеп эләгүен аңламый, аптырап, полициягә шалтырата.
 
Полицейский вакыйга урынына килгәч, якындагы төзелешләргә  берәр шартлаулар теркәлмәдеме дигән сорау белән шалтырата. Анда хокук сакчысын ул-бу теркәлмәде дип ышандыралар, әмма күк йөзендә  ниндидер якты объект очуын һәм бераздан кыйпылчыкларга шартлавын сөйлиләр. Хамильтон йорты түбәсен метеорит кисәге тишеп керүе ачыклана.
 
Бу вакыйга хатынны бик куркыткан. “Мин кемдер өйне басып керде һәм миңа атты дип уйладым. Күктән төшкән метеорит икәнен белгәч, ниндидер җиңеллек тойдым”, – ди ул.
 
Метеорит төшү сәбәпле Хамильтон бернинди җәрәхәтләр дә алмаган, ул үзен яхшы хис итә. Күктән төшкән таш кисәген ул үзендә сакларга ниятли, чөнки оныклары метеорит белән кызыксынган.
 
Хатын сүзләре буенча, бу вакыйга аны тормышын күз алдыннан үткәрергә мөмкинлек биргән. “Бөтен уйлаганым:  кеше гомере кыйммәте бәяләп бетергесез, ул сиңа берни янамый дип уйлап,  урында йоклап ятканда да өзелергә мөмкин”, – ди ул.  
Фото:Ruth Hamilton
 

---
Өмет
№ --- | 12.10.2021
Өмет печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (911183) / 12.10.2021 22:28:05

Гравитация инде.
Дөньяның төп законына тагын бер дәлил.
Заманында татарның бер атаклысы Исаак Ньютон атлы бер инглиз галименең дөньяның шул төп законын ачуы турында шулай дип язган иде:
Түбәсенә алма төшкәч
Исаак Ньютонның,
Ачкан бит, рәхмәт төшкере,
Төп законын дөньяның.
Гади генә алма инде.
Төшкән бит бөек башка, -
Төшсә нәрсә була инде
Минем пумалабашка.
Мин дә ачыш ачар идем
Алма төшсә башыма.
Бер төшмәсә бер төшәр дип
Һаман йөрим бакчада.
Риваять буенча бу галим шул ачышын бюакчада йөргәндә, башына алма егылып төшкәч ачкан икән. Нигә егылып төште әле бу, нигә җир тарта бу алманы дип уйланып.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar