|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2021 Хәвеф-хәтәр
Казанның 175 нче гимназия директоры үзен гаепләүләрен танымыйКазанның 175нче гимназиясе (анда 11 май көнне Илназ Галәвиев кораллы һөҗүм оештырды) директоры Әминә Вәлиева үзен ваемсызлыкта гаепләүләрен танымый. Аның адвокаты Руслан Нагиев агентлыкка белдергәнчә, сентябрь аенда директорга карата гаепләү белдерелде. «Ул үз гаебен кире кага. Вәлиева мөмкин булганның барысын да эшләде. Ул үз бурычын үтәде. Хәзерге вакытта тикшерү бара», — диде Вәлиеваның адвокаты.
Ул билгеләп үткәнчә, директорның дөрес эш итүе нәтиҗәсендә генә фаҗиганең тагын да аянычрак нәтиҗәләргә китерүенә юл куелмаган. Нәкъ менә ул укытучылар һәм укучыларга бүлмәләргә кереп бикләнергә кушкан.
Шунысын да искәртик: фаҗига 11 майда булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм оештырды. Нәтиҗәдә, тугыз кеше һәлак булды, шуларның җидесе — балалар. Тагын 23 кеше яраланды, дип яза Татар-информ.
Галәвиев пыяла ишеккә атып бинага үтеп керә, шуннан соң хатын-кызны яралый. Бу вакытта мәктәп директоры укытучыларны һәм укучыларны куркыныч янавы турында кисәтергә өлгерә.
Галәвиевне кулга алалар. Тикшерү эше бара. Хәзерге вакытта Галәвиев Санкт-Петербургка экспертизага озатылган.
Фото: скриншот видео
--- |
Иң күп укылган
|