|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2010 Дин
Әнием тәсбихыСабый чагымда дәү әтиләрдә дә (Спас өязе – хәзерге Иске Әнҗерә авылы), безнең Казан шәһәренең татарлар күп яши торган өлеше Яңа Бистәдә дә йортның тышкы ишеген яки капканы һичкайчан бикләмиләр, ә шулай да мин тәрәзәдән йөрүне кулайрак күрә идем. Гөл чүлмәкләрен бәреп төшерүем, тәрәзә өлгеләрен челпәрәмә китерүләрем еш булгалый, ләкин боларның ачысын-төчесен күбесенчә мәчебез «татый» иде. Берчак шулай җәй башында, Рамазан (ураза) аенда, авылыбыз мулласы – дәү әтиемнең авыруларга эчерү өчен тәлинкәгә догалык язганда куллана торган зәгъфран гөлен бәреп төшергән көнне, әнием хөрмә төшләреннән үзе тезгән дисбесен тартып, камыш намазлык өстендә кояшның баеп беткәнен көтеп утыра иде, башы илә ымлап кына мине чакырып китерде дә, алдында урын күрсәтеп, кулыма тәсбихын тоттырды.
– Бисмиллаһир-рахмәнир-рәхим! – дип сүзгә кереште ул. – Өфе шәһәрендә яшәүче Кәшшаф абыең (Әтиемнең бертуган абыйсы Кәшшаф казый Тәрҗемани (1877–1943) – мөфти Риза Фәхретдиновның урынбасары, дөньякүләм мәшһүр дин әһеле – автор искәрмәсе) хаҗга баргач, Гарәбстандагы мөселманнар мәркәзе Мәдинә шәһәреннән алып кайткан хөрмә җимеше төшләреннән ясалган бу дисбе, ә хәзер, улым, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи-с-сәламга Аллаһы тәгаләдән изге Коръән иңгән мәрхәмәтле Рамазан аедыр... Берәр начар эшне моңарчы эшләгәнеңә үкенеп, яңадан кабатламаска сүз биреп, шул начар гадәтеңне ташлау өчен менә бу тәсбих төймәләрен, «Әстәгъфирулла» (ягъни «Аллаһы ярлыкасын-кичерсен») дип әйтә-әйтә, бер якка күчереп куярга кирәк. Бөтен Җиһанны яраткан Аллаһы тәгалә барысын белә, барысын күрә вә ишетә... Йәле, улым, менә шулай тот та һәр төймәне, «Әстәгъфирулла» дип, уңга таба күчерә бар...
Тәсбих тарта башлавыма, тәрәзәдән чыгып барганда зәгъфран гөле чүлмәген челпәрәмә китерүем һәм аны мәчебезгә сылтаганым исемә килеп төште дә, үз-үземне белештермичә, үксеп елап җибәрдем...
Әнием илә икәүләп елашкан шул көннән соң, мин инде ишектән генә йөри башладым.
Сүзлек
Тәсбих – Алланы искә алып, зурлап, аңа шөкер кылып әйтелә торган сүзләрне («сөбханалла», «әлхәмделилла» һ. б.) санап әйтер өчен, гадәттә хөрмә төшләреннән яки миләш агачыннан ясалган туксан тугыз төймә тезелгән һәм ике очы бергә бәйләнгән җеп, дисбе.
Җәвад ТӘРҖЕМАНОВ |
Иң күп укылган
|