поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.10.2021 Криминал

69 яшьлек әбигә 213 мең сумлык кредитны көчләп такканнар

"Матурлык салонында бушлай процедурага чакырабыз”, “Бушлай сертификат оттыгыз” дип сезгә дә шалтыратканнары бармы? Әллә каян номерны табып, исем белән эндәшәләр бит әле! Кемдер беренче җөмләдән үк шалтыратучының кемлеген аңлап, сөйләшүне өзә, ә кайберәүләр шуларның кармагына эләгә...

Казанда яшәүче 69 яшьлек Сания апа Г. узган ел әнә шундый “бушлай” процедурага чакыручы матур тавышлы кызыкайның сүзенә ышанган. Әбине матурлык салонына түгел, стоматология клиникасына дәшкәннәр. “Түләүсез” дигәнгә ышанып барган Сания апа аннан 213 мең сум бурычка батып кайткан.
 
"АКЧАМ ЮК”, — ДИГӘЧ, КРЕДИТ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР”
Узган елның июлендә булган һәм пенсионер әбине банк алдында бурычлы иткән хәл турында шушы эшне судка кадәр җиткергән юрист Дамир Вәлиев сөйләде. Үзе дә сизмәстән 213 мең сумлык кредит кәгазенә кул куйган Сания апа, хокукларын яклауны үтенеп, аңа мөрәҗәгать иткән.
 
— Элек Израиль косметикасы сату белән шөгыльләнә торган бер фирма бар иде, — дип сөйләп китте юрист. — Алар кеше алдауның хәйләкәр схемасын уйлап тапкан һәм тора-бара бу схеманы башкалар да куллана башлады. Схема мондый: үз тауарларын бушлай тәкъдим итәбез дигән булып салонга, клиникага чакыралар. Әмма клиентка үзе белән паспортын алырга кушалар. Килгән кешене болай гына җибәрмәскә тырышалар, үз хезмәтләрен, тауарларын көчләп тагалар. Ә клиент: “Акчам юк”, — дигәч, аңа кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр. Кемдер моңа ризалашмыйдыр да, әмма олы яшьтәге кешеләрне тиз күндерәләр. Чөнки анда психологик басым ясый белә торган кешеләр эшли. Сания апа да “На 10 лет моложе” стоматология клиникасында шундый басым астында, бушлай консультациягә килгән җиреннән 213 мең сумлык кредит белән кайтып киткән. Аңа шушы суммага тешләрен дәвалау, берничә тешен алу, коронка кую кебек хезмәтләр күрсәтеләсе булган. Кредит рәсмиләштерелү белән бу сумма банктан клиниканың исәп-хисап счетына күчкән. Шул ук көнне аның тешен дәвалаганнар, 15 мең сумлык хезмәт күрсәтелүен әйткәннәр.
 
Пенсионер ханым үзенең кармакка эләгүен улы белән сөйләшкәч кенә аңлаган. Стоматология клиникаларының берсе дә кредит рәсмиләштерүне көчләп такмавын белгән улы әнисенең “күзен ачкан”. Аннары гаилә теш дәвалауга бу кадәр акча тотарга планлаштырмаган. Килешүне өзеп, банкка әҗәтне кире кайтаруга үзләре генә ирешә алмаячакларын аңлап, алар юристка мөрәҗәгать иткән.
 
“КЛИНИКА ЮК, СЧЕТЛАРЫ БУШ”
— Бу ханым — яман шешне җиңгән кеше, — дип аңлатты юрист. — Әлеге авырудан соң вакытлыча хәтере югалу очраклары да булган. Кредит рәсмиләштерелгәндә ул моны аңлаган дип уйлыйм, әмма теге оста сөйләшүчеләр аны яхшы “эшкәрткән”. Кредит килешүен өзү өчен өчәүләп (Сания апа, улы һәм мин) клиникага килдек. Директор: “Беркемгә берни көчләп такмыйбыз. Гариза языгыз, килешүне өзәрбез”, — диде. Тиздән акчаны cез күрсәткән исәп-хисап счетына күчерә алмыйбыз, кредит алган банкта счет ачарга кирәк дигән җавап килде. Шул банкта счет ачтык, әмма алай да акчаны кайтармадылар. Судка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмады. “Дарман” ҖЧҖ (клиника шушы оешманыкы) судка килмәде, суд безнең шикаятьне канәгатьләндерде, Сания апага акчаны кайтарырга, 3 мең сум күләмендә рухый зыянны капларга, дигән карар чыкты. Моннан тыш оешмага кулланучының гозерен үтәмәгән өчен, 100 мең сум штраф салды. Әмма суд карары кулда булса да, әлегә 1 тиен дә кайтарылмады. Приставларда әлеге оешмага кагылышлы башкару кәгазьләре 15 ләп! Аларның 1,5 млн. сумлык әҗәтләре бар. Ягъни судка мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Бу оешманың арестка алырлык транспорты да, милеге дә юк, исәп-хисап счетлары буш. Клиника Гаяз Исхакый урамында урнашкан иде, алар аннан күченгән. Приставлар белән бергә барган идек, бөтен җиһазларын җыеп киткәннәр, бина хуҗасы аны бүтән оешмага арендага бирергә җыена. Башка урынга күченүләре турында мәгълүмат юк. Уйлавымча, алар киләчәктә бүтән исемдәге клиника ачачак. Яңа ҖЧҖ теркәүнең авырлыгы юк бит. ҖЧҖләрнең устав капиталы бик кечкенә, 10-30 мең сум чамасы гына. Оешманың милке булмый, әҗәте җыелса, суд приставларына килеп арест салырлык әйбер юк.
 
АЛДАНУЧЫЛАР КҮП
Төп башына утырып калган Сания апа хәзер ай саен кредит түләргә мәҗбүр. Пенсионер әнисен кызганып, банкка ай саен
8500 сумны улы илтеп бирә. Килешү буенча кредитны 2023 елга кадәр түлисе. Акчаны күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен чыгарып бирү бигрәк үкенечле. Шушындый хәлгә юлыкмас өчен юрист Дамир Вәлиев “бушлай консультациягә килегез”, “бушлай процедурага акция бара”, “сертификат оттыгыз” дип шалтыратучыларга ышанмаска киңәш итә. Клиникаларда ташламалы акцияләр булырга мөмкин, әмма бушлай хезмәт күрсәтелү — ай-һай. Олы яшьтәге кешеләргә аеруча сак булырга кирәклеген искә төшерде ул. “Балалары әти-әниләренә яхшылап аңлатсын, белмичә, киңәшләшмичә, бер документка да кул куймасыннар”, — диде. Язылганнар башкаларга сабак булсын, ялгышлардан сакланырга булышсын иде.
 
ТҮЛӘҮЛЕ КЛИНИКАЛАРДА НИЧЕК АЛДАНМАСКА?
Клиниканың лицензиясен сорарга. Юк икән, мондый клиникадан чыгып китүең хәерлерәк.
Табибның белеме, квалификациясе, категориясен сорагыз. Бу клиникадан тыш дәүләт медицина оешмасында да эшлиме, шуның белән дә кызыксыныгыз.
Үзегезне нинди схема буенча дәваларга җыенуларын, моның нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин икәнен тәфсилләп сорашыгыз.
Түләүле клиникада куелган диагнозга ышанмагыз, башка җирдә эшләүче табибка да күренегез.
Кредит тәкъдим итсәләр, ризалашмагыз. Якыннарыгыз белән киңәшләшкәч кенә, бер карарга килегез.
Бушлай хезмәт вәгъдә иткән клиникада алар биргән эчемлекне эчмәскә киңәш ителә.
Көчләп тагуны дәлилләү кыен, шуңа да сак булыгыз.

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 12.10.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»