|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2021 Җәмгыять
Тагын әбиләр чуагы килә?..Әллә синоптиклар ялгыша, әллә табигать саташамы – соңгы чорда һава торышын аңлап бетәрлек түгел. Синоптиклар фаразларына таянып, әбиләр чуагы башланды дип сентябрь ахырында бер язган идек. Әмма бүген янә яңа мәгълүмат килеп иреште – тагын әбиләр чуагы килә, диләр. Бүгеннән, ягъни 11 октябрьдән коры һәм көзчә җылы һава торышы урын алачак. Республиканың үзәк районнарында атна буена җылы көннәр торачак: һава температурасы 12-14 градуска кадәр күтәреләчәк. Төннәрен термометр баганалары +3, +7 градус күрсәтәчәк. Явым-төшем фаразланмый. Мондый һава торышы, гадәттә, әбиләр чуагы дип атала. Ул атна буена сакланачак. Ә 18 октябрьдән соң көннәр бозылачак икән. Көндез һава температурасы +7, +9 градус булса, төннәрен шактый суытачак. Сибәләп торучы вак яңгырлар башланачак.
Фото: goodfon.ru
--- |
Иң күп укылган
|