|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2021 Мәдәният
Казанда Халыкара яшьләр форумы узды14 - 18 сентябрьдә Казанның Боровое Матюшино бистәсендә эшләп килүче “Идел” яшьләр үзәгендә Халыкара яшьләр форумы узды. Чарага Россиянең 32 төбәгеннән 170 делегат җыелган иде. Тантаналы чарада, гадәттәгечә, Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче яшьләр канаты әгъзалары Фәрзанә Мәхмүтова, Руфинә Зәйнуллина, Алия Гатауллина, Илфат Мәҗитов, Әлфинур Мәхмүтова, Алсу Мөхәммәтҗанова, Ислам Гарифуллин, Эльмира Мифтахова катнаштылар. Делегатларның һәр сәгате мастер-класслар, лекцияләр, очрашулар, тренинглар, күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Моннан тыш, форумда катнашучылар алдан игълан ителгән темалар буенча түгәрәк өстәл оештыручылары сыйфатында чыгыш ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук һәр регион үзенең күңел ачу программасын да тәкъдим итте. Быелгы форум «Татар яшьләре көннәре лидеры», «Татар кызы», «Татар егете», «Татар моңы» һәм «Татар танцпол йолдызы» кебек кызыклы конкурслары белән истә калды. Без, Самара яшьләре дә, бу бәйгеләрдә актив катнаштык. Мәсәлән, Пенза делегациясе белән берлектә «Идел моңы» һәм «Танцпол йолдызы» бәйгеләрен оештырдык. Ике чараны да Әлфинур Мәхмүтова алып барды. Әйтергә кирәк, кичке чараларны үткәрү — җиңел эш түгел. Әмма алар безгә оештыручы буларак үсәргә ярдәм итә.
- «Татар яшьләре көннәре» сизелмичә дә, бик тиз үтеп китте. Без оештырган «Идел моңы» һәм «Танцпол йолдызы» бәйгеләре аеруча истә калды. Аларны оештыру өчен ике төнебез йокысыз үтсә дә, лаеклы уздыра алдык. Катнашучыларга зур рәхмәт! - дип сөйли делегация җитәкчесе Руфинә Зәйнуллина.
- «Татар яшьләре көннәре»ндә ял да иттек, белем дә тупладык, дуслар да таптык. Милләтебез тарихы буенча бик күп ачышлар ясадым, - дип сөйли Илфат Мәҗитов.
- «Татар яшьләре көннәре» - һәр татар кызына һәм егетенә туган мохитына кереп китү өчен менә дигән сәбәп. Бирегә бөтен Россиядән татар яшьләре җыелып килә. Аларны бер максат берләштерә - регионнарда татар телен, мәдәниятен, мәгарифен һәм гореф-гадәтләрен саклап яшәү.
Форум барышында без танышабыз, урыннарда нинди чаралар узыдырылуы турында хәбәрләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Гомумән, “Идел” лагере - дуслар һәм фикердәшләр табу, яңа белем һәм яңа идеяләр туу урыны ул. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгына чиксез рәхмәтлебез, - дип сөйли Эльмира Мифтахова.
- Миңа да татар яшьләре көннәрендә катнашу бик тә ошады. Вокал дәресләреннән һәм кичен уздырыла торган чаралардан чиксез ләззәт алдым. Бу чаралар турында мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белсен өчен, академия сайтына мәкалә дә язып элдем, - ди Алсу Мөхәммәтҗанова.
Чара кысаларында мин үзем «Таяну ноктасы» телевизион программысында да катнаштым. Бу бик тә дулкынландыргыч һәм кызыклы хәл булды. Тапшыруда татар яшьләренең нинди эшләр алып баруы турында да, глобаль проблемалар турында да сөйләштек. Программа эфирга октябрьдә чыгарга тиеш.
Елның-елында «Татар яшьләре көнннәре»ндә Самара делегациясе иң активларның берсе булып таныла. Ул активлыкны без ел дәвамында сакларга тырышабыз. Ләкин, кызганычка, оешмага яңа яшьләр никтер килеп кушылмый. Безнең белән буласыгыз килсә, элемтәгә керегез. Бергәләп аралашыйк, татарлыкны саклыйк!
Элемтә өчен аккаунтлар:
www.instagram.com/tugan_tel
www.vk.com/tugan tel smr
Фәрзанә МӘХМҮТОВА,
Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче яшьләр канаты җитәкчесе.
--- |
Иң күп укылган
|