|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2021 Фаҗига
175 нче гимназия директорын яклап петиция төзегәннәр175 нче гимназия укучыларының ата-аналары директорга теләктәшлек йөзеннән петиция төзегән. Берничә сәгать эчендә ул 100 дән артык имза җыйган. "Әминә Сәлимгәрәевна һәрвакыт педагогларны мәктәпкә бик җентекләп сайлады, без фаҗига вакытында күрдек. Сыйныф бүлмәләрен берәү дә ташлап китмәде, беркем дә паника ясамады, һәммәсе дә үз сыйныфлары өчен торды. Без бу фаҗигадә гаеплеләрне табарга таләп итәбез! Һәм 175 нче гимназия директорыннан гаепләүләр алынсын ", - диелә петициядә.
Исегезгә төшерәбез, гимназия директорына "Ваемсызлык" маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар. 175 нче мәктәп укучыларының ата-аналары директорга адвокат өчен акча җыярга планлаштыралар.
Фото: РЕН ТВ
--- |
Иң күп укылган
|