поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2021 Дин

Мәчетләр мәңгелеккә ишарә итә...

Кызыксынучан кеше гомере буе үсәргә, камилләшергә тырыша. Тормыш бит ул имтихан кебек, кешене гел сынап тора - көчлеме ул, укымышлымы?

Анна Федор кызы КНЯЗЕВА шундый ихтыяр көче булган укымышлы кешеләрнең берсе ул. Тарихчы-педагог стажы 14 ел гына булуына карамастан, ул берничә китап, берничә буклет язып бастырган галим дә. Безнең газета укучысына Анна Федоровна менә нәрсәсе белән кызыклы - ул татар-болгар тарихы, ислам дине, мәчетләре белән кызыксына һәм язылган китап-буклетлары да шул турыда. Соңгы вакытта Анна ханымның башында татар хатыннарыныкы кебек иттереп бәйләгән яулык та күренә башлады. “Әллә ислам динен кабул иттегезме”, - дигән соравыма Анна Федоровна: “Татар хатыннары гына түгел, бөтен хатын-кызлар да яулык бәйләп йөрергә тиеш”, - дип, әйе дә димәде, юк дип тә кырт кисмәде.
 
- Бөек Эйнштейн да һәрвакыт яңалыкка омтылырга, үз-үзеңне рухи яктан тулыландырып торырга, җәмгыять өчен файдалы кеше булырга өндәгән. Шул вакытта гына син ниндидер яңа әйбер уйлап чыгара, яисә китап яза аласың. Белем запаслары бай булган кеше башкалар өчен дә кызыклы әңгәмәдәш, мәгълүмат чыганагы була ала. Рухи байлыгы җәмгыятьне дә баета, кешелек дөньясын яңа җиңүләргә дә рухландыра, - дип ачып бирә тормыш позициясен тарихчы.
 
Анна укытучылык эше белән генә канәгатьләнми, иҗади тормыш эчендә кайнап яши. Аның рухын тарихи эзләнүләр баета. Бигрәк тә Идел буенда яшәгән болгар цивилизациясе, татарлар тарихы, ислам дине белән кызыксына, эзләнә, тапкан яңалыкларын китапларга туплап бастырып чыгара. “Нигә татар мәдәнияте һәм тарихы соң?” дигән сорауга ул болай җавап бирә:
 
- Сан буенча икенче урында торган татар халкы тарихы белән кызыксынмыйча мөмкин түгел, һәр кешенең тарихка үз карашы булырга тиеш. Минем иҗади тормышым татар тарихыннан башка бу хәтле бай була алмас иде. Үзара аралашып яшәүдән тормышның яңа кырларын күрәбез, хезмәттәшлек итә башлыйбыз. Әтием һәрвакыт: “Бер-береңә хөрмәтле булы - тату яшәүнең нигезе ул”, - дип әйтергә ярата. Минем татар тарихын, мәдәниятен өйрәнүем, гасырлар катламын үзем аша үткәреп, башка милләт халыкларына күрсәтүем хөрмәт түгелмени?
 
Нәшер ителгән китап-буклетларымның исемнәре үк татар халкының тарихын, тиңсез культурасын тасвирлый сыман: «Волжская Булгария. История становления татарского этноса» 1нче һәм 2нче басмалар, «Булгары на Волге: культурное наследие на века», «Дорога в историю Волжской Булгарии», «Волжская Булгария. История становления татарского этноса». Шулай ук «Самарская Соборная мечеть» дип аталган буклетым да татарлар өчен файдалы булыр дип уйлыйм: экскурсияләр, милли бәйрәмнәр, форумнар вакытында тарату өчен менә дигән материал тупланган анда.
 
 
Менә шундый басмалар өстендә эшләгәндә, татар тарихчылары, галимнәре, хәтта гади халык белән аралашканда, хәзерге заман кешеләре ата-бабаларының тарихына нинди хөрмәт белән караганын күреп сокланасың. Ирексездән позитив энергия аласың һәм тагын да эшләргә, казынырга, табарга һәм яңа ачышларыңны халык хозурына чыгарып шатландырырга ашкынасың.
 
Анна Федоровнаның язмалары үзенчәлекле: ул матур әдәбият ысулларын - шигърият һәм проза алымнарын кулланып яза. Коры фактлар гына укучыны талчыктыра, канәгатьләндерә алмый, ә менә шигърияткә төренгән проза, берсен-берсе тулыландырып, укучыны мавыктыра ала. Ул критиканы да, “камиллеккә чикләр юк” дип, игътибар белән кабул итә. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый дип, җитди хата киткән булса, аны төзәтү өстендә эшләргә тотына.
 
- Без туу вакытыбызны сайлап ала алмыйбыз, тик Ходай биргән вакытны ничек үткәрү үзебезнең ихтыярыбызда, һәр кеше җәмгыять, гаилә, уртак тарихыбыз өчен файдалы булырга тырышырга тиеш. Шул вакытта гына картлык елларың үкенечсез була ала. Яшәү - ул алга баручы велосипед кебек. Туктасаң - шундук егыласың. Егылсаң да, торырга, кагынып, тагын велосипедка атланырга була бит. Монда кем булуың да мөһим түгел - югары сфераларда әйләнүче сәясәтчеме, әллә гади гражданинмы - тик кеше, шәхес буларак танылырга тиешсең...
 
Анна Князеваның соңгы басмасы “Мечети города Самары” дип атала. Ул рус һәм инглиз телендә язылган һәм шәһәр халкы, бигрәк тә экскурсиягә килүчеләр өчен файдалы басма булыр, дип көтелә.
 
Быел көзен Самараның Тарихи мәчетенә 130 ел тулачак. Аның советлар чорындагы яшәеше катлаулы булуга карамастан, үзгәртеп кору елларында татар мәхәлләсенә кайтарылып, хөкүмәт һәм халык ярдәме белән кабат мәчет булып торгызылган бина Самара өчен генә түгел, бөтен дөнья туристлары өчен дә тарихи әһәмияте булган архитектура объекты булып санала.
 
Шуларны исәпкә алып һәм Самара мәчетләре белән таныштыру йөзеннән, төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин ярдәме белән экскурсион белешмә язып бастырылган. Буклетта Самараның җиде мәчете турында мәгълүмат бар: өченче мәхәллә мәчете, Тарихи мәчет, Шәһәр мәчете, Җәмигъ мәчете, Хөсәен мәчете һәм “Болгар мирасы” мәчете. Бу китап туристлар өчен генә түгел, үз тарихын, динен оныта башлаган милләттәшләребез өчен дә файдалы булыр, дип өметләнәбез. Чөнки мәчетләр мәңгелеккә ишарә итә...
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 09.10.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»