поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Гыйнвар
  • Әнәс Җамалиев - архитектор
  • Шакир Яһудин - дәүләт эшлеклесе
  • Айрат Ситдыйков - археолог
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
08.10.2021 Язмыш

Хатын җитәкчем белән йоклаган

Гомерем буе дөрес яшәдем. Матур гаиләм бар. Икебезгә дә 33 яшь. Ике бала үстерәбез. Заводта эшлим. Күптән түгел яңа вазыйфага билгеләделәр - цех җитәкчесе булдым. Барысына да сөекле хатынымның ярдәме белән “ирештем”.

Моны аннары гына белдем. Ул миңа җитәкче белән хыянәт итте. Эштәгеләрнең сәер карашын тоя идем инде. Әйтерсең лә, алар миңа нидер сөйләргә тели, әмма сөйләмиләр...
 
Бервакыт көтмәгәндә премия бирделәр. Күктән төшкән бәхет сыман булды ул. Егетләр белән тәмәке тартып торганда, тагын кемнәрнең премия алуын сорадым. Баксаң, миңа гына эләккән икән. Шунда берсе: “Тагын кемгә бирсеннәр инде ул премияне? Синеке бит җитәкче белән чуала. Безгә андый премия кирәкми”, - диде. Тагын ниләр әйткәнен хәтерләмим. Егетләр аерганчы төйдем үзен...
 
Хатынның хыянәт итүе турында җитәкченең сәркатибе дустына сөйләгән. Шуннан киткән, таралган гайбәт. Бу хәлне тыныч кына үткәреп җибәрә алмадым. Җитәкченең бүлмәсенә кереп, йөзен җимереп чыктым. Бу хәлдән соң бер атна утырып чыгарга туры килде. Кайтканда, өйдә кеше юк иде. Хатын балаларны алып, сөяркәсе янына чыгып киткән. Һәрхәлдә, мин шулай дип уйлыйм. Өстәлдә әниләренә китүе турында язу калдырган, ахырдан гафу үтенгән, “яратам” дип язган. Өч көннән соң, хатынның әтисе шалтыратты. Хатынның бертуктаусыз елавы турында сөйләде. Тыңларга түземлегем җитмәде, трубканы ташладым.
 
Эштән ял алдым, эчүгә сабыштым. Ә бит без гаилә белән Сочига ялга китәргә җыенган идек. Барырсың сиңа! Хәзер миңа нәрсә кирәген үзем дә белмим. Хатын белән күрешергә бер теләгем дә юк. Беркөнне эштән хезмәткәр хатын килде. Ашарыма алып килгән. “Эчмә, үзеңне кулга ал. Эшкә чык. Җитәкче тиздән китә, югары урынга күчерәләр”, - диде. 
 
Хәзер җитәкченең ни өчен мине тузга язмаган командировкаларга җибәрүен бик яхшы аңлыйм. Хатын белән күрешергә җайлы булсын дип, миңа эшне өеп кенә торды. 
 
Эшкә барырга теләк юк. Әмма бармыйча да булмый. Хәзер яши торган фатирны завод бирде. Фатирны үзебезгә калдыру өчен ун ел заводта эшләргә кирәк. 
 
Иң аянычлысы - хатынның шундый кәбахәт булуы. Нәфрәтем кайный. Ничек шундый адымга барган ул? Соңгы арада еш шалтырата, смс яза башлады. Күрәсем дә, ишетәсем дә килми...  
 
Фото: pixabay.com
 
Таһир Х.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.10.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (911156) / 08.10.2021 23:15:53

Мондый шөгыль бик борыннан, пәйгамбәрләр заманынан ук килә.
Ибраһим пәйгамбәр Бабилдан (Вавилоннан) Мисырга күчеп килә, ул үз хатынын Сараны сеңелем ди андагы халыкка. Сара бик чибәр була. Фиргавен аны үз сараена алып, аның белән йокларга маташа.
Коръәндә, Сара фиргавен үгетләвенә бирешмәгән дип язылган, Библиядә - фиргавеннең яң яратып йоклый торган хатыннарының берсе Сара, Сараның сарайда фиргавеннең төрлечү күңелен күрүдән башка эңше булмады диелгән. Аларны икесендә дә Сара _ Ибраһимның бертуганы, аталар бер, әгиләре башка. Ибраһим - үзенең бертуган сеңлесенә өйләнгән була инде чынлыкта, Фиргавенгә сеңелем диюве дә дөрес. Фиргавен Сара белән бик шәпләп гыйшык мыйшык уйнагач, Ибраһимның барысы да була: маллары да, киеме дә, өе дә, акчасы да, азык-төлеге дә мул гына.
Хатыннарны түрәләргә сөяргә биреп торып аның өчен бик мул байлыкларга ия булу - пәйгамбәрләрдән калган йола. Бертуган сеңлегә өйләнү йоласы да шулай ук.

№1 (911155) / 08.10.2021 22:58:17

Татарның бер атаклысы заманында шулай дип язган:
Хатыннар изменять иткәч
Мөгез чыкса маңгайга
Кыяк үләннән дә күбрәк
Булыр мөгез дөньяда.
Әлдә чыкмый.
Юкса бездән
Сабыйлар качар иде;
Өлкәннәр,
Көзгегә карап,
Акылдан шашар иде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar