поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2021 Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдинов: «500 сум да, 1000 сум да акча бит»

Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов татар эстрадасына «Сарман алмагачлары» җыры белән килеп керде. Моңлы тавышлы, тыйнак егетне тамашачылар беренче адымнарыннан ук үз итте. Аннары ул «Яр Чаллы Бәйрәм» ансамблендә Хәния Фәрхи белән дуэтлар башкарды. Шулай матур гына барган иҗаты сәламәтлеге какшау сәбәпле, тукталды.

Озак кына медицина тикшеренүләре үткәннән соң яраткан җырчыбызга «Бехтерев чире» диагнозы куйдылар. Ул кыйммәтле уколлар белән яши, шуңа да карамастан, иҗатын башка рәвештә дәвам итә, күркәм гаиләсендә, әнием исән-сау, балаларым акыллы дип, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итә. 

– Дәниф, газета укучыларыбыз хәлләрегез белән кызыксына. Ничек яшисез, җәйне ничек үткәрдегез?
– Аллаһының биргәненә шөкер, барысы да әйбәт. Бераз салкын гына тиде. Җәйне өйдә һәм авылда үткәрдем. Гаиләм исә Сочида ял итеп кайтты. 

–  Дәниф, сез баянчы булырга теләгәнсез,  ә үзегез  урау юллар үтеп җырчы булгансыз...
– Мин кечкендән үк сәхнәдә чыгыш ясадым. Буем бәләкәй иде. Яңа ел бәйрәмендә «Бу ел миннән башлана» дип шигырь сөйли идем, шунлыктан мине яңа ел дип йөртә иделәр.  Кечкенәдән курайда уйнадым, җырлый идем.  Фольклор концертларында чыгыш ясадым. Бер вакыт Актаныштагы чыгышымны жюрида утырган Миңгол Галиев күреп алган да: «Мин сине җырчы итәм», – дип мине Казанга укырга чакырды. Шулай итеп, мин 5нче сыйныфка белем алырга Казанның 10нчы интернат мәктәбенә киттем. Ике ай укыгач, авылны сагынып кайттым. Аннары имтиханнар тапшырып КДПИның музыка факультетына укырга кердем. Әмма авыл ерак булу сәбәпле, беренче курста укыганда Казаннан кайтышлый, Алабуга мәдәният-агарту училищесына документларымны тапшырдым. Хыялым баянчы булу иде. Беренче курста җырлаганымны ишеттеләр дә, ошаттылар... Шулай итеп, җырчы булып киттем. 

– Эстрадага Виталий Агаповның «Моңлы Чаллы» студиясе солисты  булып килеп кердегез. Беренче чыгышыгыздан ук, сезне тамашачы яратты.  Хәния Фәрхи сезне ансамбленә үзе чакырдымы? 
– 1994 елда КАМАЗ мәдәният сараенда «Чаллы җыры-94»  бәйгесе булды. Мин финалга үттем. Шуннан соң Виталий Агапов мине үзенең төркеменә чакырды. 1996 елның  май азагында Виталий Агапов белән  Чаллыда концерт куйдык. Анда Габделхәй абый белән Хәния апа да килгән иде. Аннан соң, кайтырга җыенып йөргәндә, каршыма очрадылар. Исәнләшеп таныштык. Моңарчы минем Хәния апаны күргәнем дә юк иде. «Дәниф, искиткеч матур җырладыгыз, рәхмәт», - дип, шунда ул миңа бәя бирде. Җылы гына аерылыштык. Ул вакытта  мин  җырны, сәхнәне ташларга җыенып йөри идем. Июльдә берәү шалтырата. «Сине Хәния Фәрхи эзли», - ди.  Шуннан аңа шалтыраттым. Рәхәт итеп сөйләштек. Аңа җырчы кирәк булган һәм мине исенә төшергән икән. «Бергә эшләргә теләгең юкмы?» – дигәч, ризалаштым. Өенә барып, иркенләп планнар кордык. Ул композитор Илгиз Закировны да чакырган иде. Илгиз абый үзенең җырын бирде. Аны яздырдык. Әле дә хәтеремдә, 3 августта  беренче тапкыр чыгыш ясадык. Ул вакытта Балтачта Ганс Сәйфуллинның «Яшьләр җыены» дигән чара бара иде, 4 кеше чыгып китеп, шунда концерт куеп кайттык.
 
– Хәния Фәрхи белән башкарган дуэтларны тамашачылар хәзер дә яратып тыңлый. Сезнең тавышларыгыз төрле тембрда бит. Дуэт җырларга кыен булмадымы?
– Юк. Чөнки Илгиз Закиров, Фәрит Әхсәнов, Фәрит Миңлебаев, Радик Нигъмәтуллин кебек данлыклы музыкантлар арасында югалып каласым килмәде. Училищеда алган белемгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән тавыш, фантазия һәм тырышлыкны җигеп, дуэтлар башкардык. Мин Хәния апага авыр булмасын өчен аның тавышына яраклашып җырларга тырыштым. Аннары мин: «Хәния апа, үз тональлегеңдә җырла, мин иярәм», - дидем. Шулай итеп, аның да тавышы басылып аста калмады, мин дә аны үземнең мелизмнарым белән матурлый алдым. 

– Сезнең Хәния Фәрхи ансамбленнән китүегезне без, тамашачылар, кабул итә алмадык. Нигә бу адымга бардыгыз?
– Мин гастрольләр күплектән арыган идем, аннан соң сәламәтлек какшау сәбәпле, ул графикка җитешә алмый башладым. Ул вакытта умыртка сөягенең авыртуы сизелә иде. Мин 2000 елда авариягә эләктем, өч ай хастаханәдә ятып чыктым да, тагын эшли башладым. Бер елдан соң темпка җитешә алмаганымны сиздем. Башта баш сөяге һәм ми җәрәхәте иде, бик нык тикшерелдем. Шул ук елны унтугыз яшемдә миңа «хроник радикулит» диагнозы куйдылар. Хәзерге табиблар әйтә: шуннан соң ахырга кадәр дәваланып бетмәгән, ди. Сеңерләргә, сөякләргә шул таралган, диделәр. Ә үзем берни сизмәдем. Сизгәннән соң, өч елга якын хастаханәләрдә йөрдем, «остеохондроз синдә» диделәр дә, диагноз куя алмадылар. «Болезнь Бехтерева» дигән яман чир булып чыкты ул, аны тулысынча дәвалап булмый. Иммунитет үз-үзе белән көрәшә башлый, буыннарга бәрә. Мине башта сул яктан аякны сафтан чыгарды, аякка баса алмый башладым, аяк белән бер елга якын җәфаландым. Аннары күзләргә бәрде. Ике күзгә дә операция ясатылган, берсе күрми, икенчесе 30-40% кына. Башта кеше ярдәменнән башка урамга да чыга алмадым, хәзер инде, Аллаһка шөкер, күзлек киеп, аранжировка ясыйм, җырлар яздырам. 
 
– Дәниф, сезнең хатыныгыз да хөрмәткә лаек кеше. Мондый тырыш, ярдәмчел хатынны кайдан таптыгыз?
– Булачак хатыным белән Алабугада укыганда танышкан идек. Бер ара юлларыбыз аерылып торды. Аннары төшкә кереп йөдәтте. Азнакайга концертка баргач, янә очраштык. Бер көнне ике концертыбыз иде. Икенчесеннән соң Зәринәгә: «Миңа кияүгә чык», – дип тәкъдим ясадым. Әнисе белән киңәшләшкән, ризалыгын алган. Без 24 ел бергә. Тормышның авырлыкларын бергә уздык. Минем аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Авырып киткәч, хатынга гына түгел, туганнарга да кыен булды. Мин эшли алмый башлагач, фатир белән мәшәкатьләр килеп чыкты. Балаларның кечкенә чагы. Матди яктан да авыр булды. Хатыным минем нәрсә дә булса эшләргә тырышканны күреп торды. Каядыр кем беләндер барып, җырлап ипилек, сөтлек булса да акча эшләп кайта идем. Зәринә моны аңлап, һәрвакыт минем янәшәмдә булды. Бүгенге көндә ул өлкән тәрбияче һәм логопед булып эшли. Мин дәваланам да, эшлим дә. Үзлектән өйрәнгән осталыгым кирәк булды, тавыш операторы булып концертларда эшлим, аранжировкалар да ясыйм. Аллаһка шөкер, сигез мең пенсия килеп тора. Булганына шөкер итә белергә кирәк. Гадәт буенча мин иртәнге сәгать биштә торам. Фәрештәләрнең бәхет өләшкән чагы ул. Битләрне, кулларны, тешләрне юганнан соң, компьютер кушылган була, зарядка ясап алам да, почтаны тикшерәм. Кичтән язган аранжировканы тыңлыйм. Шуннан соң эш башлана: телефоннан шалтырату, план корулар... Аллаһка шөкер эш җитәрлек: яшьләр туйларга җыр яздыра, балалар төрле бәйгеләрдә катнаша. Кичәләргә чакырсалар барып җырлап та кайтам, 500 сум да, 1000 сум да акча бит. Кайсы вакытта киңәш сорап та, хәл белеп тә шалтыраталар.
 
– Балаларыгызны ничек итеп акыллы, тырыш итеп тәрбияләдегез? 
– Балаларыбыз кечкенәдән тормышның төрле якларын күреп үстеләр. Алар үз көчләре белән тапкан аз гына акчаның да кадерен беләләр. Мин әтиемнең ни теләгәнен күз карашыннан белә идем. Үзем дә балаларны шулай итеп үстердем. Орышмадым, сукмадым, кычкырмадым, әмма алар мине карашымнан аңладылар. Зәринә аларны гаиләдә әти кешене хөрмәтләргә кирәклеген өйрәтте. Ә мин һәрвакыт: «Әниең ни әйтер?» – дия идем. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә балаларыбызга тел-теш тидерерлек түгел. Динар – консерватория студенты. Кызым Казанда шәфкать туташы булып эшли, медицина университетына укырга керергә җыена. Сәламәт булсыннар, юлларында иманлы кешеләр генә очрасын.

– Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, сездә беренче адымны кем ясый?
– Без идеаль гаилә дигән кешеләр белән килешмим. Бар гаиләдә дә тавышланган вакытлар була. Бездә беренче сүзне мин әйтәм. Гастрольгә йөргәндә Зәринә көнләшә иде. Мин аны каршыма утыртып, күзенә карап аңлаткач, бер-беребезне аңлый идек. Өйдәге ыгы-зыгыны урамга чыгып сөйләргә түгел, гаиләдә хәл итәргә кирәк. 
 
– Дәниф, бүгенге көндә сезне нәрсә борчый?
– Балаларымның татарча сөйләшмәве. Әниләре Таҗикстаннан кайткан кеше булгач, татар телен камил белми. Балалар үскәндә мин гастрольдә булдым. Алар күбрәк әниләре белән үсте. Аллаһка шөкер, татарча сөйләгәнне аңлыйлар, әмма аралашырга кыенсыналар.  
 
– Гадәттә кыенлыклар белән очрашсаң, дуслар югала. «Бәйрәм»дә эшләгән кешеләр белән аралашып яшисеңме?
–    Аллаһка шөкер,  Илдар абый Гадиев – тугры дус булып калды. «Бәйрәм»дә бергә эшләгән музыкантлар, җырчылар белән телефоннан сөйләшеп торабыз.  

– Татар халкы турындагы еш кына тискәре фикерләр ишетергә туры килә. Син милләтебезгә карата нинди фикердә? 
– Татар – тырыш, горур милләт. Аның күренекле шәхесләре күпме?! Берни эш кора алмаган кешеләр татарны гаепләргә, таркатырга тырышалар. Кирәк икән, без бик тиз берләшәбез. Миңа ашыгыч рәвештә кыйммәтле дару кирәк булгач, дустым Ринас Әхмәтов көндез инстаграмга хәбәр биргән иде, төнге 12дә бер кап дару килде. Мин илгә кайгы килмәсә, кыенлыкларны җиңеп була дип уйлыйм. Безнең халыкка ошап бетеп булмый инде. Эссе булса – салкын, якты булса – караңгы кирәк... Ә иң мөһиме – тормышта һәрнәрсәнең кадерен белергә кирәк. Сәламәтлекнең генә түгел, янәшәңдәге якын кешеңнең дә, дустыңның, туганыңның, хәтта күршеңнең дә! Тормышны куудан туктап, уйланырга, нәтиҗә ясарга кирәк. Шул чагында гына кергән акчаңның да, якыннарыңның да, балаларыңның да, дустыңның да, рухи кыйммәтләрнең дә кадерен белә башлыйсың.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.10.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»