поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.11.2010 Медицина

Дару кабарга ашыкма...

Оешмада гриппка каршы прививка ясыйлар. Ә халык шикләнә: «Ясатырсың – килешмәс һәм ычкынырсың!» – диләр. Шәфкать туташы, кызып-кызып, вакцинаның бик яхшы икәнлеген, кыйммәтле (меңъярым сум!) булса да бушлай икәнлеген аңлата. Бер апа: «Ясатам! Нишләп күрәләтә торып меңъярым акчадан баш тартыйм соң!» – дип нәтиҗә ясап куя.

...Яңгыр явасын сизеп буыннар сызлый дип, бер генә зарландым – апам төргәге белән сарык йоны күтәреп кергән. “Менә шушы сагызлы, язгы йон белән чорнап кара әле кулларыңны, файдасы күп диләр”, – ди. Көлдем генә. Соң, керле сарык йоны чорнап, дөнья сасытып йөримме инде, янәсе. Без бит хәзер галәмәт “культурный”. Әби-бабайларыбыз гомер бакый дәва тапкан ысулларны санга сугып бетермибез. Кайчандыр әче катык суы яки йомырка белән юып озын толымнар үстерә идек, очына каз мае сөртеп тараганлыктан, чәч бөртекләре коелмый да, бүлгәләнми дә иде. Юк, һич кенә дә шул шампуньсез чакларны сагынып утыруым түгел, Табигать-Анадан һаман ераклашуыбызга гына пошынуым. Дару үләннәре җыеп та мәшәкатьләнмибез. Сырхаулап китсәк, химия белән дыңгычлап тутырылган аптекадан тизрәк аллы-гөлле төймәләр сатып алып дәвалануны хуп күрәбез.

 

Мин дә шулай иттем. Табиб язып биргән даруларымның берсе – “Хондроксид” дигән мазь иде. Сыкраган кулларыма шуны сөртеп, тышта ишеп яуган яңгырга карап, тәрәзә янында торам. Шулчак, никтер, урамдагы кара көз апрель ае сыман тоелып куйды. Борынга апрель аеның кечкенәдән хәтергә уелып калган бер билгесе – сарык йоны исе килеп китте. Безнең якта күпләп сарык асрау гадәте бар иде. Шуңа да яз-көз сарык йоны кырку зур эшләрдән саналды. Бигрәк тә калын, сагызлы язгы йонны үтәр-үтмәс кайчылар белән кырку бик авырга килә иде, әле кайбер хайванкайларның йоны “купмаган” булып, ала-тилә итеп тә җибәрә идек... Әллә хыялланам инде... Каян искә төште соң бу сарык кырку дигәннәре?! Тик теге ис – керле, сагызлы сарык йоны исе каян килә соң? Кулларымны иснәп карасам! Менә сиңа мә! Бәясе 200 сумлык сарык сагызы белән сыланып маташ инде! Тышлыгына күз салам: хондроитин сульфаты икән моның фәнчә исеме. Авыл кешесенең борынын әллә ниләр дип язсаң да алдармын димә! Ни уртаклыгы бар икән соң дару белән сарык йонының дип, алга таба кызыксынасы иттем. Баксаң, шул хондроитин сульфатын хайван тиресеннән алалар икән... Борынгылар янәшәдәге, аяк астындагы тәнгә сихәт алырдай даруларны каян танып белгәннәр диген! Ә йомры башлы галимнәр шул гап-гади тереклек матдәсенә әллә ниткән, телең сынарлык исем кушып, яңа дару уйлап табучы исеме күтәреп тә йөриләрдер әле.

 

Даруларга кытлык кимеде кебек, шөкер, анысы. Дөрес, пенсионерлар белән генә һаман аңлаша алмыйлар фармацевтлар. Өлкәннәрнең һәм инвалидларның дәүләт биргән субсидиягә кирәкле даруларны ала алмый интегүләрен ничек аңларгадыр? Кемнәргәдер шулай уңайлырак, файдалырак, күрәсең. Ел да яңа чир-афәт калкытудан кемнәр ота? Әлеге дә баягы – дару ясау кәсебендәгеләр! “Чучка, чыпчык гриппы килә, халык инде кырыла башлады!” – дигән шөбһә таратып, аннан күп тонналап вакциналар җитештереп сатып, кесә калынайталар. Ялган дарулар җитештерү белән шөгыльләнүчеләрнең кереме фахишәлек, наркотиклар, корал сатучыларныкын куып тотып, күптән узып та киткән инде.

 

Фармацевтлар безнең аптекаларда ялган даруга юлыгу куркынычы бик кечкенә дисәләр дә, аларның бу сүзләренә ышанасы килми. Даруханәләр системасында инде ике дистә елдан артык хезмәт куючы танышым Зөлфия ханымнан ялганчылар капканына эләкмәүнең берәр төрле чарасы белән уртаклашуын үтендем.

 

Зөлфия мине бу мәсьәләдә шактый “агартты”. Ялган дарулар берничә төргә бүленә икән. Беренчесе – “буш” дарулар (Буш боты белән бер уртаклыгы да юк!). Бик матур тартмага салып сатылса да, әлеге “дару”да бернинди дәвалаучы матдә дә юк. Аларны кабул итү авыруга бер зыян да китерми. Әмма кичектергесез ярдәм кирәк очракларда “буш” дару организмны авыру белән икәүдән-икәү калдыра, ягъни кирәкле ярдәмне күрсәтми. Ялганчы даруларның икенче төре – имитаторлар. Боларында дәвалаучы матдә бар-барын, тик ул арзанлы һәм файдасы да шулкадәрле генә. Өченчеләрендә исә кирәкле күләм сакланмаган, ягъни җитештерүче дару ясаганда дәвалаучы матдәне аз микъдарда сала. Әле тагын “игезәк” дару дигәннәре бар икән, монысында барлык нисбәтләр дә сакланган, әмма җитештерү технологияләре тупас бозылган. “Игезәк”ләрне бары тик лаборатория шартларында, сыйфат тикшерүе аша гына танып белергә мөмкин икән. “Шуңа да авыру кешеләр кайбер саклык чараларын үзләре күрергә тиешләр”, – диде Зөлфия ханым.

 

Даруны табиб рөхсәте белән генә алырга кирәк, ә без нишлибез? Баш авырта дисәк, берәрсе мин фәлән дару эчкән идем, баш авыртуын юып алды ди дә, без, һичшиксез, әлеге могҗизаны сатып алырга ашыгабыз. Ә бит берәүгә килешкән икенче кешегә зыян гына салырга мөмкин. Даруларны сыналмаган яңа аптекалардан, киосклардан, очраклы кешеләрдән алудан да сакланырга кирәк. Әнә, биологик актив өстәмәләр (БАД) сатып алып күпме кеше алданды. Тасма телләргә алданып, гап-гади акбур кырып тутырылган капсулалы, гаять кыйммәтле “ябыктыручы”, “тазартучы”, эчәкләрне, бавырны “чистартучы” “дарулар” алып “кәкре каен”га терәлеп калучылар бихисап бит. БАД сатучылар әле һаман да актив, алар сагыз кебек сыланып, эш урыннарында, сырхауханә ишегалларында, фатирдан-фатирга йөреп, товарларын тәкъдим итәләр. Ә бит биологик актив өстәмәләрне үзебез белгән, ышанычлы даруханәләрдән дә сатып алырга мөмкин.

 

Аласы даруга карата бераз гына шик уянса да, сатучы фармацевттан сертификатын таләп итә ала икән. Ә анда даруның җитештерүчесе, куллану кагыйдәләре, сәүдә исеме һәм халыкара исеме күрсәтелгән булырга тиеш. Алай да шигеннән арына алмаса, дәвалаучы табибка, яисә башка, абруйлырак аптека фармацевтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тагын бер кагыйдә – рекламага алданмау, үз-үзеңә диагноз куеп, очраклы дарулар белән үз-үзеңне дәваларга маташмау.

 

Кайчак табиблар да авыруларга рецепт язгач, “бары тик фәлән аптекада гына бар” дип җибәрәләр. Үзем дә шактый кыйммәтле даруны шул, табиб өйрәтеп җибәргән даруханәдән барып алган идем, яныбыздагы “Вазифа”да әлеге даруның шактыйга очсыз икәнен күреп, шаккаттым яңадан. Күрәсең, даруханәнең уңышлы сәүдәсеннән әлеге табиб үз процентын ала торгандыр дигән уй килде башка. Ә бер танышым аптекадан ашказаны даруы – “Омез”ны 180 сумга алган, икенче аптекада шуның “Омепразол” дигән үзебездә эшләнгәненең бәясе бары 30 сум торганын күреп шаккаткан. Фармацевттан әлеге даруларның аермасы нәрсәдә дип сорагач: “Бары җитештерүчедә генә”, – дигән җавап ишеткән. Ни өчен табиб кыйммәтле “Омез”ны алырга рецепт язгандыр, ашказаны җәрәхәтле авыруның болай да даруларга акчаны күп түккәнен аңларга тиештер ич инде табибларыбыз. Ялган дарулар “базар”ын йөгәнли алмау өстенә, бер үк составлы даруларның бәяләрендәге аерманы да тигезли алмасыннар инде...

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раславынча, иң күп ялган дарулар – антибиотиклар. Ялган препаратлар элегрәк Һиндстаннан һәм Кытайдан кертелсә, инде кеше сәламәтлеге бәрабәренә акча ясаудан үзебезнекеләр дә чирканмыйлар. Абруйлы дару җитештерүчеләрнең галограммаларын, төрү материалларын, үзенчәлекле язу рәвешен – һәммәсен үзләштерергә, кабатларга сәләтле бу җиңел кәсеп ияләре. Җинаять җаваплылыгы да куркытмый, намус дигәннәре дә борчымый...

 

Гомер буе шул тармакта эшләгән фармацевтлар да ялган даруны чыныннан аера алмый, моның өчен лаборатория шартларында тикшерү уздырырга кирәк. Соңгы елларда контрафакт дарулардан саклану җайга салынып килә кебек: зур-зур даруханәләр челтәрләре булдырылды, алар үз абруйларын сакларга, бары тик сыйфатка йөз тоткан җитештерүчеләр белән генә хезмәттәшлек итәргә тырышалар. Тик саклану барыбер зыян итмәс, шуңа да вак-төяк аптека-киосклардан таныш түгел дарулар алганчы, бераз үзебезнең бәһасез сәламәтлегебез хакында уйлансак иде.

 

Түбән Кама.


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 57 | 11.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»