|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2021 Җәмгыять
Рафаил Дәүлиев вафатКайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Иҗтимагый советы рәисе Рафаил Дәүлиев вафат булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Рафаил Гани улы бик озак авырудан соң бакыйлыкка күчкән. «Ярдәм» фондының алыштыргысыз көрәштәше буларак та билгеле булган Рафаил Дәүлиев 1953 елның 28 февралендә Казанда туган.
1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Бөтен гомерен Татарстанның көч структураларына багышлаган.
Нәкъ менә Рафаил Дәүлиев инициативасы буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе структураларында хөкем ителгәннәрне рухи тәрбияләү өчен мәчетләр һәм чиркәүләр ачылды. Соңгы көннәргә кадәр «Ярдәм» фонды вакыйгалары белән кызыксынып, фонд проектларына һәртөрле ярдәм күрсәтеп килгән ул.
"Ярдәм" фонды һәм мәчете җитәкчелеге Рафаил Ганиевичның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|