|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2021 Язмыш
Картлар йорты кавыштырдыКырык яшем тулгач үземнең начар күрә башлавымны аңладым. Бу вакытта ялгызым гомер итә идем. Кызым яшьли кияүгә чыгып, Казан читендәге бистәдә яши, ә ирем ун ел элек үз-үзенә кул салып, якты дөньядан киткән иде. Аның ни өчен шулай эшләгәнен берничек тә аңлый алмадым. Начар хатын булмадым, читкә йөрмәдем, колхозда эшләдем. Шуңа да, ирем үлгәч, үземне гаепле санап, гел елап та йөрмәдем. Үзе шулай теләгән икән, сәбәпләре булгандыр. Авыл ирләренең күпчелеге кебек хәмер белән артык дус иде. Шундый вакытында шайтан коткысына бирелгәндер бәлки.
Әби дә минем яшьтә сукырая башлаган иде. Әни белән тату тормыйлар иде алар. Әби киленен баштан ук яратмаган. Аксөякләр нәселеннән чыккан дип, әтигә тиң күрмәгән ул аны. Алай ук та булмаган инде. Әни мулла кызы, авылга фельдшер булып эшкә килгән булган.
Әби тотына-тотына, стена капшап тәхәрәт алырга чыга башлагач, әни аны Казанга, күз врачына алып китте. Әмма әбине дәваларга алып калмаганнар. Нигә икәнен сорамаганмын. Минем мәктәптә укыган чагым иде. Әби сукыр килеш ун ел яшәде. Бик уңайсызланды. Эшкә ярамаганын белгәч, тәрәзә янында гел бер доганы укып утырды. Миннән бер кәтүк җеп сорап алды. Шул доганы укый да, җептән төен төйнәп куя. Шулай бик озын төенле нечкә баусыман әйбер барлыкка килде. Аннан әби аны минем кулга тоттырды да: “Озын гомерле булырсың, кызым”, — диде. Ул җеп-бауны һәрвакыт үзем белән йөрттем. Әмма кияүгә чыккач, югалттым. Бер исерек вакытында ирем серне чиште. Аны каенанам алып, күрше хатыны белән төеннәрен чишмәкче булган икән. Имеш, мин шул рәвешле иремне сихерләп, кияүгә чыкканмын. Әмма аларның эшләре барып чыкмады. Шулай да очраклылык кынамы икән, шушы хәлдән соң күрше хатынының тиктомалдан сыеры үлде, ә каенана бик нык авырып, больницага кереп ятарга мәҗбүр булды. Минем инде ул йортта яшисем килмәде. Иремне башка чыгарга күндердем. Бәхетемә лотереяга мотоцикл откан идем. Шуны акчалата алдым да, иске генә йорт сатып алдык.
Сукырая башлавымны сизүгә, әби кебек буласымны аңладым. Шуңа күрә бөтен әйберне капшап, исемдә калдырырга тырыштым. Әби гел тәрәзә янында утырды, димәк көн яктысын чамалаган. Мин дә күп нәрсәне, бигрәк тә савыт-сабаны, ак төстәгеләргә алыштырдым. Соңрак бу миңа бик ярдәм итте. Күршеләр кибеттән азык-төлек алып кайтканда, миңа да кертәләр иде. Өстәлдә һәрвакыт акча торды, алыш-бирешне шулай ясадык. Кызым үз янына яшәргә һаман дәште, ләкин минем кияү белән яшисем килмәде. Чәчәрмен-түгәрмен, яратмаслар дип уйладым. Ләкин шулай да, инде картаеп барганда, кызымнан минем үзем кебекләр яши торган җиргә урнаштыруын сорадым. Бер районда шундый Картлар йорты бар икән. Шунда сыендым.
Беренче мәлдә урамга чыгып йөрмәдем. Әмма яз җитүгә, әкрен-әкрен генә ишек катындагы эскәмиягә чыгып утыра башладым. Шунда, тавышыннан чамаладым, өлкән ир-ат сүз ката башлады. Дөм сукыр булмаса да, ул да бик начар күрә икән. Әмма үзлегеннән күп догалар өйрәнгән. Шулай итеп, аңа ияреп мин дә дингә кереп киттем. Расих кычкырып сүрәләрдән җөмләләр әйтә, мин кычкырып кабатлыйм. Йәсин догасын шулай өйрәндем.
Миңа быел 90 яшь тулды. Кызым шактый гына бусагаларны таптап, Расих белән икебезгә фатир юнәтә алды. Инде унбиш ел шунда яшибез. Кызым гел булышып тора. Ашарга пешерәм. Токмач кына кисә алмыйм. Туган көнемдә бик күп кеше котлады. Әле алда гомер булып, тигезлектә яшәргә язсын. Теге җеп-бауны каенана гүр иясе булгач, сандыгыннан тапкан идем, шуннан бирле гел янымда йөртәм.
Мөккәрәмә апагыз.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|