поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.10.2021 Җәмгыять

Әкияткә ышанмагыз, тизрәк вакцина ясатыгыз!

Мин аны уздым. Коронавирус турында әйтүем. Аллаһка рәхмәт, әлеге чирне җиңел кичердем, гәрчә инфекция миңа бөтенләй кагылмас дип уйлаган идем. Ничек булды соң бу һәм аның нинди билгеләре бар? Иң элек бөтен тән авырта башлый, арка белән аяк сызлый...

Шунысы кызык, ялларда авылда бераз физик эш белән шөгыльләнгән идем, шунда җил өргәндер дигән фикер белән берничә көн яшәдем бит әле. Аннары температура күтәрелде һәм, әлбәттә, ис һәм тәмне аермый башладым. Шул ук вакытта йөткертә, әмма минем өчен бу бик сирәк күренеш булды. Шунда инде үзеңнең теге зәхмәтне эләктергәнеңне аңлыйсың. Эчке халәтең шулай ди, әмма акылның бер дә коронавирус  белән чирләгәнне кабул итәсе килми. Ничек инде, аның хакында телевизордан гына сөйлиләр бит, миңа тия алмый ул дигән уйлар еш керә. Әле җитмәсә саклану чаралары күрәсең, җәмәгать урыннарында маска да киеп йөрисең.
 
Табиб Арбидол белән төрле витаминнар эчәргә киңәш итә. Миңа бәхет елмайды: берничә көннән соң ис һәм тәмне аера башладым, температура да бетте һәм барысы да үз урынына кайтты.
 
Ә бит без инфекцион сырхауханәләрдән бигрәк тә куркыныч кадрлар күрәбез. Күз алдыгызга китерсәгез иде шул авырудан соң урамга чыгып, саф һава сулау нинди зур шатлык икәнен! Ләкин бүген җәмгыятьтә коронавирус белән бәйле хәлләр бик мөшкел шул. Илебез буйлап авыруларның бермә-бер артуы турында сөйлиләр һәм зур чараларны уздырмаска дигән фәрман чыгаралар. Ә бу ни өчен шулай соң? Моның иң зур сәбәбе - халыкның бик сүлпән генә вакцинация узуы. Моны күпләр хакимияткә протест буларак эшлиләр, янәсе каршы килим әле бераз. Тик бу дөрес чара түгел, үзең утырган ботакны чабудан ни файда?
 
Хәтерлим, мәктәптә укыганда ел саен безгә грипптан прививка ясаталар иде һәм без әллә ни чирләми торган идек. Коронавируска каршы да шундый ук чара кулланырга була бит, өстәвенә бүген вакцинация узу бернинди дә проблема тудырмый. Чит илдә әнә аның өчен чират торалар, сугышалар, әле барысына да җитми. Ә без һаман каршы киләбез, прививка ясатмас өчен әллә нинди әкиятләр, легендалар уйлап чыгарып, шуңа ышанып йөрибез. Бүген вакцинациядән дә уңышлырак юл юк, башкача коронавирусны җиңеп булмый.
 
Дөрес, без былтыргы сыман берәр айга локдаунга китә алабыз, әмма монысыннан тиз генә рәткә килмәячәкбез шул. Көн саен коронавирус белән авыручыларның саны арта, кешеләр үлә, соңгы арада гына кемнәрне соңгы юлга озатмадык, әмма без әле дә нидер көтәбез, серле таблетканы эчәбез дә, имеш, ковид бөтенләй булмаган кебек юкка да чыгачак. Инфекцион сырхауханәдә ашыгыч ярдәм машиналары чират тора ди, чөнки авыручылар бик күп. Вирус белән чирләүчеләр һәм аларның тормышы өчен көрәшүчеләр дөньясы - аерым дөнья кебек кабул итәбез, әмма ул безнең арабызда бит, менә - инфекция үзе, ә менә - аның зыяны.
 
Үзизоляция вакытында шуны аңладым, әлеге вирус тән авыртуы түгел икән, ә безнең акылга кадәр узган инфекция. Югыйсә, прививка ясатып, зәхмәттән котылу юлы була торып, моннан колак кагуны ничек аңлатасы?
 

Рәсим ХАҖИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 06.10.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»