поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.10.2021 Милләт

Татар булу өчен киртәләр бар әле

23 - 24 сентябрьдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бөтендөнья татар конгрессы икенче мәртәбә “Милләт җыены” үткәрде.

Чарага Россиянең 70 төбәгеннән 500ләп делегат килгән иде. “Милләт җыены” утырышында Самара өлкәсеннән дә саллы гына делегация катнашты – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Новокуйбышевск татарларының “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Азизов, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башкалар.

Делегатларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил ШӘЙХРАЗИЕВ сәламләп, “Гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында төрле форматта уза торган чаралар хакында сөйләде. Ул, беренче чиратта, Дәүләт Думасына узган милләттәшләребезне атап үтте: Татарстаннан - Илдар Гыйльметдинов, Башкортостаннан - Римма Утяшева, Әстерхан өлкәсеннән - Ринат Әюпов һәм башкалар татар халкы мәнфәгатьләрен тормышка ашыруда үз рольләрен лаеклы үти алырлар, дигән ышаныч белдерде. Шулай ук Васил әфәнде Стратегия планы буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте һәм алдыбызда торган зур эштә - җанисәптә дә актив катнашырга, үз-үзебезне - татар, ә туган телебез - татар теле дип яздырырга кирәклегенә басым ясады.

Шуны билгеләп үтәсем килә, Милли җыенда трибунага күтәрелүчеләрнең чыгышлары кыска, әмма бик тә эчтәлекле һәм көчле булды. Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы рәисе урынбасары, татар галиме Гриф ХӘЙРУЛЛИН катнаш гаиләдә туган баланың татар итеп тәрбияләнә алмавы турында ачынып сөйләде, татар егетләренең татар кызларына өйләнүләрен, татар телендә сөйләшкән, гореф-гадәтләребезне белгән балалар үстерүләрен таләп итте. Аның чыгышы залда утыручыларның җилегенә җитте, ә ахырда оратор озак алкышлар белән бүләкләнде. Галим сүзләренчә, “Татар халкының үсеш стратегиясе”ндә татар халкын сакларга һәм үстерергә дигән максат куелса да, бик күп киртәләр бар. «Безне халкыбызның саны борчый. XX гасырда күпме милләтләр безнең халкыбызны куып та җитте, узып та китте. Ә без һаман 5 - 6 миллион тирәсендә тапталабыз. Нигә шул сәбәпне үзебездән эзләмибез?» — диде ул.
 
Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре “Себер-татар мәдәнияте үзәге” директоры Гөлсинә ТАШКЕЕВА да татар мәгарифе һәм мәдәниятенең шилеп баруын искәртте.
 
- Иң мөһиме - телебезне саклау, - диде ул. - Үткән гасырның 60нчы елларына кадәр безнең өлкәдә татар мәктәпләре саны 119 булса, хәзер - 50. 90нчы елларда ачылган “Себер-татар мәдәнияте үзәге” штатында 130 кеше эшләгән булса, хәзер - 17. Дөрес, “Яңарыш” газетасы бар, үзәктә төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора. Ләкин татар тормышы тиешле дәрәҗәдә алып барылсын өчен, мәктәпләрне - татар теле укытучылары, мәдәният йортларын режиссерлар белән тулыландыру, этнографик музей булдыру, археология һәм этнография казынулары алып бару, Себер татарларының чын тарихын язып чыгару кирәк”, - дип, күп еллар буе җыелып килгән проблемалар катламын ачып күрсәтте.
 
“SERGIS” адвокатлар коллегиясе партнеры, Мәскәү филиалы җитәкчесе Гөлнара СЕРГЕЕВА исә милләт хокукларын саклау темасына мөрәҗәгать итте. Ул хәзерге заманда мәктәпләрдә татар телен укыту проблемасының тик ата-аналарга бәйле булуын ассызыклады, кыз балаларга яулык бәйләп йөрүне тыюның дөрес булмавын, шәһәр һәм авыл администрацияләре мәчетләр төзү өчен җир бүлеп бирергә тиешлеген аңлатты, каршылыклар булганда, аларның конторасына мөрәҗәгать итәргә чакырды. Башка чыгышлар да та-тарның проблемаларын ачыклауга, бу хәлдән чыгу юлларын эзләүгә юнәлдерелгән иде.
 
 
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, бөтен чыгышларга анализ ясагандай: «Бөтенроссия халык санын исәпкә алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк, - дип белдерде. - Киләсе елга Идел буенда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын рәсми рәвештә бөтен ил белән билгеләп үтәчәкбез. Революция елларында эзәрлекләүгә дучар булган динебез кайчан да булса шушы дәрәҗәгә ирешә алыр дип кем уйлаган? Нинди генә корбаннар булмады… Эшлисе эшләр күп, ләкин шартлар туа тора. Алардан файдалана белергә генә кирәк», - диде ул.
 
Дәүләт киңәшчесе татар һәм башкорт мөнәсәбәтләренә дә тукталды. Мостай Кәримгә ияреп, татар белән башкортны бер кошның ике канаты белән тиңләп: «Күрше, тугандаш халыклар без, уртак тел табып эшләргә кирәк», - диде.
 
Ахыргы сүзне Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич алып, бер төркем делегатларга Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды. Араларында Самараның “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов та бар иде. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде. Котлыйбыз, Радик Рәвгать улы!
 
Укытучылар көне һәм зур исемгә лаек булуы уңаеннан Радик Рәвгатовичның берничә ай элек “Сөембикә” журналына биргән әңгәмәсен бастырабыз. Аны газетабызның 4нче битендә укый аласыз.
 
Рөстәм КАДЫЙРОВ фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 06.10.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»