|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2021 Җәмгыять
Йолдыз Шәрапова гаиләсендә шатлыклы вакыйга“Шәһри Казан” газетасы журналисты, шагыйрә Йолдыз Шәрапова гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Йолдыз ханымның улы Ядкәр өйләнде. Килен - Айсылу исемле. Буа районы Югары Лаччы авылы кызы. Сүз уңаеннан, Йолдыз Шәрапова үзе дә Буа районыннан.
Яшьләрнең никахы Казанның “Иман нуры” мәчетендә булган. Туйлары октябрь ахырына билгеләнгән.
Ядкәр белән Айсылуны чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!
P.s. Йолдыз апа ире Сирин абый белән дүрт егет һәм бер кыз үстерде. Бүгенге көндә ике уллары күзле-башлы булды.
--- |
Иң күп укылган
|