|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2021 Криминал
Яшел Үзәндә ике кеше янып үлгән мунча ишеген тыштан терәтеп куйганнарТөнлә Яшел Үзән шәһәрендә мунчада ике кеше янып үлгән. Фаҗига урынын тикшергәндә, мунча ишегенең тышкы яктан лом белән бикләнгән булуы ачыкланган. Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, «Ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, эшне тикшерү дәвам итә.
Алданрак «Татар-информ» Яшел Үзән янында мунчада бер ир-ат белән хатын-кызның һәлак булуын хәбәр иткән иде. Янгын узган төндә Новониколаевский бистәсендә Искра урамында булган. Янган мунча хәрабәләрен караганда 36 яшьлек ир-атның һәм 33 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган.
--- |
Иң күп укылган
|