поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.10.2021 Мәдәният

Ханна. Хәмдүш. Хәмдүнә: җырчының яшьлек дусты хатирәләре белән уртаклашты

1979 елда мин күчмә театрга эшкә урнаштым. Авылдан-авылга йөреп спектакльләр куябыз. Туган ягым – Саба районының Сатмыш авылына да килеп чыктык. Клуб янына зур афиша эленгән. Габдулла Рәхимкулов белән Хәмдүнә Тимергалиева киләчәк икән.

Габдулла абый инде һәрберебезгә дә яхшы таныш, Хәмдүнәсе кем икән? Шунда Исламия апа белән Хәлил абый Мәхмүтовлар аңа бик яхшы бәя бирделәр, исебез-акылыбыз китеп тыңлап тордык. Аны күрәсе килү, тыңлау теләге уянды.
 
Мин Батыршин урамындагы 63 нче йортның тулай торагында яши идем. Көннәрдән бер көнне җырчы Хәмдүнә дә безнең тулай торакта яши икән, дигән хәбәр таралды һәм ул тиз арада үз кеше булып китте. Менә мине тыңлагыз дигән сыман коридорда да, аш бүлмәсендә дә җыр сузып җибәрә, безгә «апаем» дип дәшә, миңа «озын чәч» дигән кушамат та такты. Артист артистны тиз аңлады булса кирәк, безнең фикерләр, серләр килеште. Мин исә аңа, каян башыма килгәндер, Ханна дип дәшә идем. Бу исемне ул ошатты. Тулай торактагыларның күңеленә дә якын булды бу исем. Без аны Олеся Френкельга да охшата идек. Хәмдүнәнең дә чәче  үзенә бер төрле – ак та түгел, сары да түгел. Озын буйлы, ябыграк гәүдәле. Ап-ак кофта, ап-ак юбка киеп йөрүчән. Иртән иртүк уяна да: «Апаем, чәй кайнады, әйдә чәй эчәргә», – дип чакырып йөри башлый. Коридорда иртән иртүк җырлап йөрүенә дә күнегеп бара идек инде.  Мине кайбер тантаналарда, аеруча Сабантуйларында чыгыш ясарга үзе белән ала иде, синдә Наҗия Минкина тавышы дип, үсендереп тә җибәрә. Наҗиянең ул вакытларда Әлфия апа Авзалова бригадасында эшләгән вакытлары.  Тора-бара аңа «Хәмдүш», – дип дәшү гадәткә кереп китте, бернинди ризасызлык белдермәде, киресенчә: «Әү-әү, апаем», – дип канәгать елмая иде.
 
Аның бертуган сеңлесе Әлфинәгә тун тектереп йөрүләре дә күңелгә нык уелган. «Сеңелемне сөендерәсем килә, ул бит әнине тәрбияли», – дип әйтә иде Хәмдүнә.  Гомумән, ул туганнарына нык булышты. Бүләкләрне алганда да, монысы җиңгәчәйгә, монысы Азаматка (абыйсының улы), дип тәгаенли иде.
 
Миңа тора-бара иркенрәк бүлмәле тулай торакка күчү насыйп булды. Хәмдүнә истәлек бүләкләре әзерләгән: пластмасс ләгән, берсе зур, икенчесе кечерәк  ике чүмеч һәм дә бик матур рәсемнәр төшерелгән калын тәлинкә.
 
Аларны Ханна – Хәмдүш – Хәмдүнә истәлеге итеп бүген дә саклыйм һәм кулланам. Яшәү урыннары үзгәргәч тә аралар өзелмәде, кунакка йөрештек.
 
Хәмдүнә берара Башкортстанда Флорит белән яшәп алды бит инде.  Шул вакытта мине, Сабантуйда чыгыш ясарга дип, кунакка чакырдылар. Бардым. Башкортстан  табигате белән хозурланырга дип машинада чыгып киттек. Рульдә – Флорит. Мул сулы күл  буендагы текә тауга күтәреләбез. Көтмәгәндә-уйламаганда, артка тәгәри башладык. Артта исә – күл. Машина тәгәрәпме-тәгәри. Шул мәлдә Хәмдүнә Флоритның аякларын читкә этәрде дә куллары белән тормозга басты. Флоритка исә «Тизлеккә куй», – дип әмер бирде. Ходайның рәхмәте, машинабыз түбәнгә тәгәрәүдән туктады, Хәмдүнәнең тәвәккәллеге  безне фаҗигадән саклап калды.
 
Яшәештә аңа Илһам Шәриф ныклы таяныч булды, Хәмдүнә апасының һәр гозерен ул җиренә җиткереп үтәде, иҗатта да, тормышта да ярдәменнән ташламады. Бергәләп сәхнәгә күтәрелделәр, алар башкарган дуэтлар халык күңелендә лаеклы урынын алды.
 
Хәмдүнә туры сүзле иде. Фикерен кәнфит кәгазенә төрмичә генә җиткерде, шул гадәте белән ул кайвакыт кыен да ашады, әмма нинди генә халәттә дә чын мәгънәсендә Кеше булып калды.
 
Әлфия Хәсәнова, Татарстанның атказанган артисты

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.10.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»