|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2021 Җәмгыять
Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин вафатТатарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин вафат. Бу хакта көрәш җанатарларына «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров хәбәр итә. Соңгы көннәрдә ул коронавирус белән хастаханәдә яткан.
Равил Хәйруллинга 67 яшь иде.
Равил Гарифулла улы Хәйруллин 1954 елның 1 февралендә Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск районында туа.
1980 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
1980-1994 елларда — Арча районында баш зоотехник, аннары колхоз рәисе булып эшли.
1994-1998 еллар-администрация башлыгының беренче урынбасары, аннары Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1998 елда Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы администрациясен җитәкли башлый. Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры.
Хәзерге көнгә кадәр Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директор вазифаларын үтәде, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|