поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
04.10.2021 Дин

Гошер сәдакасы кемнәргә бирелергә тиеш?

Көзге уңыш җыеп алынды, бакча эшләре төгәлләнеп килә. Быел җәй коры булса да, Аллага шөкер, яшелчә, җиләк-җимеш үзебезгә җитәрлек. Мөселман, гадәттә, уңыштан гошер сәдакасы түли. Аны бирү фарызмы? Уңышның күпме өлешен сәдака итеп түләргә кирәк? Гошернең савабы турында Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән сөйләштек.

— Хәлим хәзрәт, гошер сәдакасын тапшыру фарызмы? Аның асылы нидә?
 
— Табигый рәвештә сугарылган, җир асты сулары, яңгыр белән үскән уңышның уннан бере, ә хезмәт куеп, су сибеп үстергән уңышның егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә Гомәр ибн Хәттаб (р.г.) сүзләре дә бар. Көз көне җыеп алынган уңыштан бирелгән сәдаканы гошер дип атыйлар. Ул мөселманнар өчен фарыз, ягъни тиеш гамәл санала.
 
— Гошер сәдакасы кемнәргә бирелергә тиеш?
 
— Гошер сәдакасы — зәкәтнең бер төре. Ул билгеле бер төркем кешеләргә бирелә. Бу кешеләр исемлеге Коръәндә “Тәүбә” сүрәсенең 60 нчы аятендә искә алына. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Сәдаканы мескеннәргә, бурычлыларга, Аллаһ юлында булган кешеләргә, динне өйрәнүчеләргә һәм өйрәтүчеләргә, мосафирларга бирү фарыз ителде”. Гошер сәдакасын бер генә кешегә, күләме күбрәк булса, берничә гаиләгә бирергә мөмкин.

— Мәчетләрдә гошер сәдакасын җыябыз дигән игъланнарны күрергә туры килә. Уңышның бер өлешен мәчеткә бирергә буламы?
 
— Гошер мәчет өчен тапшырылмый. Мәчет — ул гошерне җыеп тарату урыны гына. Аннары аны Аллаһ юлында булган кешеләргә, мәдрәсәләргә, анда укучы шәкертләргә, укытучыларга, мескеннәргә, мәчеткә йөрүче мохтаҗларга, дини уку йортларына тараталар.

— Яшелчәне сатып, акчасын гошер сәдакасы итеп тапшырырга ярамыймы?
 
— Болай эшләү дөрес үк булмас. Уңыш сатканнан кергән акчаны мәчеткә сәдака итеп тапшыруның гошердән саналуы шикле. Хәдистә дә уннан бер өлеше, егермедән бер өлеше бирелә, диелә бит. Акчалата түләү турында бер сүз әйтелми.
 
— Сезнең мәчеттә гошер җыеламы? Күбрәк нәрсәләр китерәләр?
 
— Һәр елны Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан гошер җыю көннәре аерым билгеләнә. Бу хакта халыкка игълан итәбез. Җомга намазлары вакытында гошер сәдакасының савабы турында сөйлибез. Аллага шөкер, гошер китерүчеләр елдан-ел арта. Күбрәк бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, суган, кабак, кыяр, алма китерәләр. Бал бирүчеләр дә бар.
 
— Быел җәй коры килде. Күп кеше бәрәңге начар дип зарлана. Андый вакытта гошер сәдакасы бирү мәҗбүриме?
 
— Нинди ел булуга карамастан, гошер сәдакасы бирелергә тиеш. Кайберәүләр, нишләп үзем тапкан малны, үз кулларым белән су сипкән, тырышып үстергән яшелчәне кешегә бирергә тиеш, дип уйлый. Ләкин шуны аңламый: мул уңыш алырга телисең икән, ихлас күңелдән гошер сәдакасын бирү кирәк. Саранланмасаң, малның бәрәкәте арта.
 
Фото — dumrt.ru

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 04.10.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы