поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
04.10.2021 Язмыш

Хатынымның хыянәтен белеп яшәве бик кыен... Нишләргә?

Ун ел элек тормышымда чибәр кызны очраттым. Дөньяга булган уртак карашлар, максатлар безне кавыштырды дисәк тә була.

Безгә бергә рәхәт иде. Алисә белән ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Бер елдан балабыз туды. Бик көттем улым тууын. Бәхетем эчемә сыймады, хатынымны тагын да ныграк ярата башладым. Алисәгә бөтен эшендә ярдәм иттем – керләрне дә юдым, ашарга да пешердем, бала белән урамда йөрдем, төннәрен дә күтәреп чыга идем. 

Аннары тагын бер улыбыз туды. Шулай итеп, Алисә биш ел декретта утырды. Бар да яхшы иде, мәхәббәте дә, назы да булды, матур яшәдек.
 
Тик хатын эшкә чыккач, мәхшәр башланды. Без еш сүзгә килә башладык, бер-беребезне аңлау бөтенләй бетте. Яз көне ул миннән читләште, ызгышу түгел, сөйләшми үк башлады. Бераздан бер ир-ат белән чуалуы турында белдем. Ялгыш смсларын күреп алдым. Тик тавыш чыгармадым. Тыныч кына утырып сөйләшкәннән соң, ул читтәге мөнәсәбәтләрне өзәргә вәгъдә бирде. Тормыш җайланган сыман булган иде, берничә атнадан Алисә тагын читләште. Сөяркәсе белән кушылуын аңлап алдым. Бу юлы мин аңа аерылышырга тәкъдим иттем. Тик ул каршы килде, янәсе мине генә ярата.
 
Хатынымның хыянәтен белеп яшәве бик кыен иде. Мин аны гафу иттем, ләкин йөрәгем бу хәлгә бик нык сыкрады. Нәтиҗәдә без психологка бардык. Теләгебез – гаиләне саклап калу иде. Психолог киңәше буенча, балаларны әти-әниләргә илттек, Алисә Мәскәүгә ял итәргә китте, ә мин берүзем өйдә калдым. Шушы вакыт эчендә мин хатын-кыз затын күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Ябыктым, тамактан ризык үтмәде.
 
Алисә кайтты. Әмма йөзендә моңсулык бар иде. Тагын утырып сөйләштек. Баксаң, ул сөяркәсен сагына икән! Коточкыч! Моны белгәч, үземә урын таба алмадым. Ун ел яратышып яшә дә, ниндидер бәндә тормышыңның астын өскә китерсен әле! Барып йөзен җимереп кайту теләге көчле иде. Ләкин хатынның да гаебе юк түгел, дигән уй мине туктатты.
 
Хәзер инде аерылышсак та, мин әзер. Балалар гына кызганыч. Ни дисәң дә, балаларга үз әтисе белән үз әнисе кирәк. Хатын һаман сөяркәсен сагынып яши. Үзе әйтүенчә, аны да түгел, ә эмоцияләрне сагына.
 
Бу хәлләрне анализлыйм да, уйлап куям – бәлки гаеп үземдәдер? Кайда, кайсы урында кителде соң тормыбышыбыз?!
 
Фото: pixabay.com
 
Айрат К.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 04.10.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (911127) / 04.10.2021 23:51:34
№1 (911126) / 04.10.2021 23:41:59

Сократтан бер шәкерте сораган: "Остаз, өйләнергәме миңа, юкмы?", - дип сораган. Сократ:
Женись несмотря ни на что. Если попадется хорошая жена, будешь исключением, а если плохая – станешь философом, - дип җавап биргән.
Димәк, Сократ буенча, өйләнгән кешегә бу фани дөн/яга фәлсәфи күзлектән карарга гына кала инде. Хатҗынының бар кыланмышларына да фәлсәфи күзлектән карарга да түзеп торырга барсына да.
Сократның хатыны чынлап та бер дивана булган. Ул ирен көн-төн игәгән, Сократ өенә кайтып йоклый гына торган булган.
Чынлап та бу хәлләргә фәлсәфи күзлектән карарга кирәктер. Татарның бер атаклысы заманында шулай дип язган иде бит:
Хатыннар изменят иткәч
Мөгез чыкса маңгайга, -
Кыяк үләннән дә күбрәк
Булыр мөгез дөн/яда.
Әлдә чыкмый.
Юкса бездән
Сабыйлар качыр иде.
Өлкәннәр,
Көзгегә карап,
Акылдан шашыр иде.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar