|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2021 Язмыш
Ана түгел, күкеБервакыт ир-ат танышларым арасында бәхәс купты. Берсе әйтә: «8 март - бөтен хатын-кызларның да бәйрәме», — ди. Икенчесе аның белән килешми: «Юк, ул бары тик әниләрнеке генә, чөнки бала тапкан кеше генә чын хатын-кыз». Мин шәхсән үзем 8 март бәйрәмен өнәп бетермим. Нишләп әле безгә ниндидер алман хатыны Клара Цеткинның туган көнен хатын-кызлар бәйрәме итеп такканнар? Бәйрәмнәргә исем кирәк булса, безнең үзебезнең дә милли кызларыбыз, әйтик, Сөембикәләребез бар. Ярар, сүз бу хакта түгел, сүз танышларымның бәхәсе турында иде бит. Бала тапкан һәрбер хатын-кызны, авыз тутырып, «ана» дип әйтү дөреслеккә бигүк туры килми шул әле. Тормышта моңа мисаллар җитәрлек. Аракыны баладан артыграк күргән сәрхуш хатыннар, тудыру белән нарасыен сырхауханәләрдә ташлап киткән таш бәгырьләр — әзмени андыйлар тирә-ягыбызда! Кызганыч, күп, бик күп. Ә бу хәлне миңа бер ханым сөйләде. Исемен, үзгәртеп, Фагыйлә дип куям. Тапкач та, әнисе аны төн йокыларын бүлеп бакмый, баласын әнисенә калдырып, күз күрмәгән якларга юл тота. Шуннан соң эзсез югала. Дөрес, онытылганда бер аңардан котлау открыткалары килгәли. Алар йә Казахстаннан, йә Үзбәкстаннан, йә Себердән була. Күчмә кош диярсең, бүген — бер, иртәгә икенче тарафка оча. Кызының хәле белән кызыксынмый ул. Хәтта хәлләрен сорашып хат та язмый. Ярдәм итү турында әйтәсе дә юк. Әни карчык бу балага нәрсә ашата, ничек киендерә икән дип борчылмый, димәк. Кыз үсә-үсә дөньяда «әни» дигән зат барлыгын белә. «Кайда минем әнием? Ник ул кайтмый?» — дип әбисен тинтерәтә башлый. Кечерәк вакытта әбисе аны: «Кайтыр, кайтыр», — дип юата, ә үскәч, чын дөресен сөйләп бирә. Алай да Фагыйлә һәркөнне әнисен көтә. Мәктәпне тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алгач та, әни кеше кайтып керер, «Кызым, син шулай зур үстеңме инде?» — дип сокланыр кебек тоела. Юк шул, әнисе күренми. Аннан Фәгыйлә Чаллыга институтка укырга китә. Әти-әниле кызлар кебек матур киенеп, тәмле ашап уку, әлбәттә, аңа тәтеми. Әби һәм онык, пенсия акчасын икегә бүлеп, авырлык белән генә тормыш итәләр. Биш ел буе авылдан бәрәңге ташып укый Фагыйлә. (Юлларда авыр- авыр сумка күтәреп йөргәнгәдер, мөгаен, куллары бүген дә сызлый икән.) Ятимлекнең әчесен-төчесен артыгы белән татыса да, кыз үз хәлен ятларга сиздерми, шат күңелле булып, концертлар куеп, биеп-җырлап китек дөньясын түгәрәкләргә тырыша. Институттан ул туры үзләренең авылына, мәктәпкә укытырга кайта. Нәкъ шул көнне хат ташучы аларга телеграмма китереп бирә. Укый да шакката әби белән онык. Телеграмманы Ерак Көнчыгыштан сырхауханә хирургы суккан. «Фәлән Фәләнованың хәле авыр, тизрәк килегез», — дигән. «Әнигә нәрсәдер булган, әби, — ди Фагыйлә, — нишлибез инде? Каян юлга акча табыйк икән?» «Акча тапсаң да, мин сине җәһәннәм читенә җибәрмим, — ди карчык. — Ул сиңа әни түгел. Әнкәң юк синең». Күрәсең, җилбәзәк кызына карата әбисенең бәгыре каткандыр, ә бәлки оныгын япа-ялгызы юлга чыгарып җибәрергә курыккандыр. Фагыйлә, әлбәттә, әбисенең хәер-фатыйхасыннан башка юлга чыкмый. Карчык бит аңа әтисен дә, әнисен дә алмаштыра. Кызны кагып-сугып үстерми ул, кирәксә, аңа йөрәген ярып бирергә әзер тора. Аның өчен бердәнбер шатлык, бердәнбер яшәү мәгънәсе оныгы Фагыйлә була. Кыз да әбисен үлеп ярата. Әкрен генә еллар уза. Фагыйлә мәктәптә укыта, хезмәт хакына кием-салым алып өстен бөтәйтә, ятимлек тә бераз онытыла төшә. Камил исемле, уңган, тәртипле авыл егете белән алар уртак оя коралар. Үз куллары белән йорт салалар, мал-туар асрыйлар. Бер-бер артлы дөньяга балалар туа. Фагыйләнең бөтен хыяллары тормышка аша. Аның түгәрәк гаиләсе бар. Балаларының «әти-әни» дип өзелеп әйтерлек кешеләре бар. Ятимлек дигән хәсрәт кенә тәрәзә кага күрмәсен.
Әнисен алмаштырган әби оныкның балаларын да үстерергә булыша. Фагыйләгә 40 яшь тула. Менә шулай тыныч кына яшәп ятканда... нәрсә була дисезме? Кырык елдан соң, илләр-җирләр гизгән, ләкин беркайда да төпләнә алмаган күке әни сыңар чемоданын күтәреп кызы янына кайтып төшә! Картлык көннәрен баласы янында үткәрергә дип. Тик Фагыйлә аңа ничек дип эндәшергә дә белми. Әни дисәң — әни түгел, әни димәсәң — әнидер кебек..
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА |
Иң күп укылган
|