|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2021 Сәясәт
Владимир Путин Энгель Фәттаховны бүләкләдеРоссия Президенты Владимир Путин Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирде. Россия Президентының шул хактагы указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты, дип яза Татар-информ. Документта Фәттахов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен бүләкләнүе хәбәр ителә.
Шулай ук Россия Президенты указы белән ТР Гражданнар инициативаларына ярдәм итү буенча «Безнең эш» төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе Тимур Сафинга «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале бирелә. Ул «иҗтимагый әһәмиятле чаралар әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен» бүләкләнә.
--- |
Иң күп укылган
|