|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2021 Хәвеф-хәтәр
Самолетта очканда 1,8 яшьлек баланың йөрәге туктыйУфада яшәүче табиб һавада ике тапкыр Анталья-Мәскәү рейсы белән очучы 1,8 яшьлек нәни кыз баланы үлемнән алып калган. Бу могҗизага тиң очрак белән социаль үзенең челтәрләрендә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуров уртаклашкан. Аның сүзләренчә, күккә очып ике сәгать үткәч, очкыч бортында “чп” барлыкка килә. 1,8 яшьлек Алина өянәк кичерә, сабый һушын югалта, аның теле артка китә. Кинәт Алина тын алмый башлый, аның йөрәге туктый, гәүдәсе тартыша, бала зәп-зәңгәр була. Бәхеткә, лайнерның 353 пассажиры арасында башкаланың 2 санлы стоматология поликлиникасы филиалының мөдире Гүзәлия Вәлиева була. Ул үткәргән реанимация чаралары, Алинаның йөрәгенә туры булмаган массаж, ясалма сулыш ясау кызны теге дөньядан тартып ала. Тик озакка түгел...
“Берникадәр вакыттан соң кызчык янә шундый ук симптомлы өянәк кичерә. БДМУ тәмамлаган, үзе дә 5,5 яшьлек игезәк кызлар әнисе Гүзәлия Вәлиева кабаттан шул ук реанимация чаралары үткәргәч, нәни Алина һушына килә. Самолёт Ростов шәһәре аэропортында мәҗбүри төшеп утыра. Анда Алинаны реанимобиль көтеп торган. Баланы Ростов дәваханәләренең берсенә озаталар. Аллаһка шөкер, уфалы табиб тырышлыгы белән бала гомеренә хәвеф янамый”, – ди Рөстәм Әхмәдинуров.
Фото:aviav.ru
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|