поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
03.10.2021 Җәмгыять

Тәрбиячеләр чаң суга: бу акчага ничек яшәргә?

Татарстанның мәгариф министры, балалар бакчасында эшләүчеләрнең (кече тәрбияче, пешекче һәм каравылчыларныкын исәпкә алмаганда) уртача хезмәт хакы 31900 сум дигәч, кулга каләм алдым...

Соңгы вакытларда интернет челтәрләрендә, шулай ук статус һәм сторисларда балалар бакчаларына тәрбияче, кече тәрбияче, аш-су остасы кирәк дигән белдерүләрне күрергә мөмкин. Бер көнне өй янындагы балалар бакчасы яныннан узып барганда, коймага шундый ук белдерү ябыштырылганын да күрдем. Димәк, балалар бакчаларына хезмәткәрләр җитмәү мәсьәләсе катлауланганнан-катлаулана бара.
 
Бу өлкә минем өчен бик якын. Үзем дә гомеремнең 6 елын балалар белән эшләүгә багышлаганнан соң, артыма әйләнеп карарга теләмичә, аннан качкан кеше. Мин гариза язып киткән мәлдә, безнең балалар бакчасында 4 тәрбияче, 2 кече тәрбияче, 2 аш-су остасы җитми һәм балаларга ризык әзерләргә бер пешекче дә калмаган иде.
 
Ник балалар бакчасында эшләргә теләмиләр? Бу сорау белән Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районының Мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Кадралар белән эшләү буенча баш белгеч сүзләренә караганда, бүген ике районга 132 тәрбияче, 178 кече тәрбияче, 46 аш-су остасы, 21 шәфкать туташы, 15 музыка белгече, 6 психолог, 19 урам себерүче җитми.
 
Бу өлкәдә кадрларның кытлыгы соңгы берничә елда бигрәк тә ачык сизелә башлады. Беренче чиратта, яшьләр тәрбияче булырга укып чыгып та балалар бакчасына килеп эшләргә ашкынып тормый. Килгәннәре дә бер ел эшләгәннән соң китә һәм үзләрен башка өлкәләрдә сынап карый. Балалар бакчасында ныклап эшләгән тәрбиячеләр өлкән яшьтәге пенсионерлар иде. Монда пандемия дә үз өлешен кертте. Өлкән яшьтәге тәрбиячеләр авырудан куркып, якыннарына чир алып кайтудан шикләнеп, эштән китә башлады. Димәк, яшьләр килми, картлар китә, ә 40тан алып 50 яшькә кадәрге тәрбиячеләр бик аз, ди кадрлар белгече.
 
Бүген, яңа килгән тәрбияче 18 мең, беренче категория алганы якынча 23 мең, югары категорияләсе 25 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала. 2 төркемгә 3 тәрбияче исәпләнелә. Бер тәрбияче ике төркемгә йөреп эшли. Һәр тәрбияче нинди дә булса түгәрәк алып барырга тиеш, алып бармаган очракта, баллар куелмый. Баллар юк икән, димәк, синең хезмәт хакын кимиячәк. Шуннан группага кирәкле барлык материалларны, китапларны тәрбияче үз акчасына сатып ала. Дәүләт балалар бакчаларын тулысынча канцтовар белән тәэмин итәбез, дип белдерә. Ләкин бүлеп чыкканнан соң бер төркемгә ике төсле кәгазь, төсле картон, пластилин һәм карандашлар туры килергә мөмкин. Шушы әйберләрне тәрбияче бер елга җиткерергә тиеш. Бу очракта тәрбияче ярдәм сорап ата-аналарга мөрәҗәгать итә. Бүген ата-аналар балалар бакчасын тулысынча финанслап торучылар. Алар төркемгә канцтовар, уенчыклар, көнкүреш химиясе ала. Урамдагы уен мәйданчыкларын тулысынча рәткә китерә. Барысы да ата-аналар өстендә. Турыдан-туры алар белән тәрбияче эшләгәнлектән, әгәр дә берәресе шикаять яза икән, аны кирәкле органнарга чакырталар. Эшен яратып эшләгән тәрбияче дә, нәкъ шушы сәбәпләр аркасында китәргә мәҗбүр.
 
Аш-су осталарына килгәндә, монда һәрвакыт кадрлар кытлыгы күзәтелә. Өлкән яшьтәгеләр ахры чиккә кадәр эшлиләр, булдыра алмау дәрәҗәсенә җиткәч, алар да китә. Ә килгән яшьләр хезмәт хакының 12 мең сум икәнең ишеткәч үк баш тарта. Нинди яшь кызның, бу хезмәт хакына иртәнге сәгать 5тән кичке 5кә кадәр эшлисе килсен? Моннан тыш, бер туктаусыз килеп торучы тикшерүчеләр үз өлешләрен кертә. Аларны департамент, кулланучылар хокукларын саклау буенча хезмәт һәм күп кенә башка органнар тикшереп тора. Бер көн эчендә балалар бакчасы аш бүлмәсендә берничә тикшерү булырга мөмкин. Пешекчеләр шул 12 мең хезмәт хакыннан, салынган штрафны да түли әле. Бездә тикшерүче структуралар күп, ә килеп эшләүчеләр аз булып чыга.
 
Кече тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары аш-су осталарыныкыннан да азрак. Алар якынча, 10 мең сум тирәсе акча ала. Элек бу эш урынына килергә теләүчеләр күп иде. Чөнки кече тәрбияче булып урнашкан хезмәткәрнең баласын, чиратсыз балалар бакчасына урнаштырдылар. Баласы балалар бакчасына йөргән чорда, ул монда эшли. Димәк, дүрт ел дәвамында әни кеше бер кая китми. Киткән очракта да, аның урынына баласы белән башка кеше килә иде. Ә хәзер андый ташламалар бетте. Шуңа да балалары бакчага килгән әниләр, бу эш белән кызыксынмый башлады. Кемнең 10 мең сум акчага көне буе эшлисе килсен. Ә төркемнәрдә балалар хәзер бик күп. 30-35 балага ашарга да алып килергә, савыт-сабасын да юарга, бүлмәләрне чисталыкта да тотарга кирәк. Ә кече тәрбияче җитмәгәнлектән, күп вакытта алар ике төркемдә эшли. Димәк, 35 бала урынына, 70 баланы ашата, артыннан җыештыра. Ике төркемдә эшләгән очракта да аларга ике ставка түләнми, дип ачыклык кертә мәгариф бүлеге хезмәткәре.
 
Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз, әлеге проблема белән районның Мәгариф бүлеге бик яхшы хәбәрдар. Ләкин бу район дәрәҗәсендә генә хәл ителә ала торган мәсьәлә түгел. Әлеге өлкәгә килеп кеше эшләвен теләгән очракта, акча түләү системасын төптәп үзгәртергә кирәк. Кыш айларында коммуналь хезмәтләргә 7-8 мең түләгән чорда, 10 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән кеше ничек ачтан үлмәскә тиеш?
 
Гөлнар Галимова
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.10.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»