поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
03.10.2021 Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: “Хатын-кыз иренә буйсынырга тиеш”

Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова туган көне уңаеннан зур шоу-программа әзерли. 35 яшьне болай зурлап уздыручылар сирәк. Әлеге чараның үзенчәлекләре, тормышы, иҗаты турында Гөлназның үзе белән күрешеп сөйләштек. Әңгәмәдәшем ихлас, ачык, фикерле. Гөлназны бизәнгән килеш, сәхнә киеменнән күреп өйрәнгән. Бу юлы ул табигый матур иде. “Көндәлек тормышта бизәнмим. Чәчне дә фен белән киптермим. Рәхәт”, — ди ул.

— Гөлназ, барысына ничек өлгерәсең, вакытны ничек дөрес итеп бүләсең?
 
— Өстемә артык күп эш тә алам бугай кайчак. Өлгерермен дип уйлыйм да, аннары барысы бергә өелә. План белән яшим. Атнам, көнем бер ай алдан планлаштырылган. Кичектергесез эшләр килеп чыкканда, дусларым ярдәм итә. Әйтик, тиз арада сәхнә күлмәкләрен юдыртып алырга кирәк икән, моны шул көнне үк эшләп бирүче танышларым бар. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бөтенесенә дә өлгерәм. Әти-әнидән, туганнарымнан башка авыр булыр иде. Аларга зур рәхмәт. Әни улыбыз Айданны тәрбияләүгә аеруча зур өлеш кертә. Ул мәктәптәге яңалыклардан да хәбәрдар. Документация эшен, килешүләрне ирем алып бара. Бу — җаваплы, җитди эш.
 
— Аналитик, тәҗрибәле журналист Миңназыйм Сәфәровның кызы булу икеләтә бәхеттер?
 
— Әлбәттә, әтинең бәясе минем өчен мөһим. Сценарийлар язганда, хәтта “Инстаграм”да пост куйганда да теманы әти белән киңәшләшәм. Ул мине кечкенәдән мөстәкыйль фикерләргә өйрәтте. Язма әзер булгач, баш исем табарга булыш, дип ярдәм сорап килә идем. Ә ул: “Уйла, 10 баш исем тап, берсен сайлап алырбыз”, — ди. Һәрчак таләпчән булды.
 
— 35 яшь әллә ни зур юбилей түгел, ничек аны “Пирамида” сәхнәсендә үткәрергә булдың?
 
— Юбилейдан бигрәк, бу — күңел халәтем. Биш ел элек уздырырга ниятем бар иде. Тик ул чакта әзер түгел идем. Хәзер җитлектем. Күрсәтер эшләрем, тәҗрибәм, ирешкән уңышларым бар. “Татар радиосы”нда 18 ел эшлим. 28 яшемдә “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирделәр. Бу — зур җаваплылык. Якыннарымны, туганнарымны җыясым килде. Биредә мин эстрада өлкәсенә аяк басканда янәшәмдә булган артистлар катнашачак. Һәр җыр мәгънәгә ия, сценарий белән үрелеп барачак. Чарада әти, әни, әбием белән бәйле номерлар булачак. Тамашачы өчен төрле яклап ачылырмын дип уйлыйм. 3 октябрьдә узачак шоу-программа — иҗатыма йомгак ясау түгел, өтер генә кую.
 
— “Балалы солянка”, “Ике артист”, “Ретро концерт”... Син башлаган проектлар күп. Алар арасында “Мин” тапшыруы халык күңеленә аеруча кереп калды. Күпләр кызыксына, тапшыруга ничек эләгергә, анда баргач, акча түләргә кирәкме, дип сорыйлар.
 
— “Мин” тапшыруының яңартылган яңа сезонын башладык. Әтинең: “Гөлназның уңыш сере — кабатланмауда, яңа әйбер уйлап чыгаруда”, — дип әйткәне бар. Бер урында таптанырга яратмыйм. Бүген идея — иң кыйммәтле нәрсә. Шөкер, Аллаһ фикерләр биреп тора. “Мин” тапшыруын дәрәҗәле, сыйфатлы итәр өчен бик тырышырга, үземнән акча кертергә дә туры килә. Үз продуктымны яхшы итеп күрсәтергә телим. Арзанлы әйберне төшермәвең яхшырак. Шуңа үземә дә акча кызганмыйм. Кыйммәтле сәхнә киемнәре алам, бизәнүне үз эшенең осталары — визажистларга гына ышанып тапшырам. Яшермим, образымны тудыру өчен шактый акча китә. Әмма сыйфат мөһим.
 
Күпләр, тапшыруга эләгер өчен ирдән аерылырга, аяныч язмышлы булырга кирәкме, ди. Юк, әлбәттә. Бары кешенең ихластан үзгәрү теләге булырга тиеш. Безгә 30 ел бер прическа белән йөрүчеләр, җитеш тормышта яшәүчеләр, үлемнән калган ханымнар да килә. Кешенең психологиясе белән эшлибез. Стилист, визажист, парикмахер хезмәтләре бушлай. Ә кием-салымны сатып алырга була. Дөрес, бу мәҗбүри түгел. Үзенә нинди кием килешкәнен аңлаган кеше аны башка кибеттән дә сатып алырга мөмкин. Тапшыруда катнашырга теләп, күпләр мөрәҗәгать итә. Артист әниләре дә бар. Берәүне дә танышлык аша сайлап алмыйм. Кешегә сөенеч бүләк итәсебез килә, геройларыбыз язмышлары аша башкаларга үрнәк күрсәтергә телибез.
 
— Заманча хатын-кыз нинди булырга тиеш дип саныйсың?
 
— Хатын-кыз үз милләтенә, халкына хезмәт итәргә тиеш. Хатын-кыз — туган телне, гореф-гадәтләрне сак-лаучы. Аның өчен беренче чиратта гаилә, баласына тәрбия бирү. Салынган орлыкларга су сибеп торучы ул — хатын-кыз. Аның уңышка ирешкән, камилләшкән булуы да мөһим. Шул чакта гына ул канәгатьлек хисе тоячак, ирекле фикерли алачак. Моның өчен җитәкче булырга димәгән, һәр кеше үз өлкәсендә оста. Кемдер табиб, әйбәт сыер савучы, тәҗрибәле укытучы. Көнләшү һәр кешегә хас. Әмма башкалар тормышына кызыкмыйча, үзеңнекен булдыру күпкә кыйммәтрәк. Хатын-кыз иренә буйсынырга тиеш. Мин — гаиләдә бөтенләй икенче кеше. Иремнең сүзенә һәрчак колак салам. Аның фикере бик мөһим. Ул акыллы. Әтигә охшаган. Дөрес, буйсыныр өчен ирең моңа лаек булырга тиеш. Эчкече, кыйный торган, ялкау ирләргә баш иеп яшәмәвең яхшырак.

— Буш вакытың калганда нишлисең?
 
— Буш вакытымны тулысынча гаиләмә багышлыйм. Кайбер көннәрдә хәтта телефонымны сүндереп, бер СМС-хәбәргә җавап бирмичә, вакытымны гаиләм белән уздыра алам. Бу — минем өчен иң кадерле мизгелләр.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 03.10.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»