|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2021 Ир белән хатын
Иремнең әтисе белән йоклыймМинем белән булган хәлләрне тирә-юньдәгеләргә сөйләп булмаганга күрә, газета укучылары белән уртаклашырга булдым. Алдан ук әйтәм – үземне күрә алмыйм. Миңа хәзер 26 яшь. Ирем миннән ике яшькә кечерәк. Кызыбыз бар. Иремне үлеп яратып кияүгә чыктым дип әйтәм алмыйм. Студент вакытта балага уздым да, өйләнештек. Шул сәбәпле укуымны вакытында тәмамлый алмадым.
Башта тулай торакта яшәдек, аннары фатир “снимать” иттек. Акчасызлык, хәерчелек туйдырды. Ирем көне-төне чапты. Укыды, эшләде, тырышты. Әмма ул акча тормышны алып барырга җитми иде.
Иремнең әти-әнисе йорт салып кергәч, безне үзләренә яшәргә чакырды. Йортлары бик зур иде. Икенче кат тулысынча безнең карамакта булды. Кыскасы, иркенлеккә чыктык. Ирем бөтен игътибарын эшкә, дусларына юнәлтте. Түшәктәге вазифаларын атнага бер генә башкарды, ә мин назга тилмердем.
Каенана-каената белән мөнәсәбәтләр яхшы иде. Әтисенең үз кибете бар, вакыт булган саен мин аңа ярдәм иттем. Менә шул кибет белән өй арасында йөргән мәлдә аның ниндидер башка төрле карашын тоеп алдым.
Бервакыт кич белән өйгә кайтыр алдыннан ул мине иренемнән үпте. Көтелмәгән адым булса да, мин карышмадым. Рәхәтләнеп үбештек. Каенатам шундук бу гамәле өчен гафу үтенде. Янәсе болай эшләргә ярамый...
Ике атна сөйләшмичә йөргән булдык та, мәхәббәт белән шөгыльләндек. Нәфесебезне тыя алмадык. Мунчага кереп яратыштык. Өч сәгать буе! Бу вакытта өйдәгеләр йоклый иде инде.
Мин каенатама гашыйк булдым. Хәзер ирем белән бер түшәккә ятасым да килми. Аның белән җенси мөнәсәбәткә кергәндә, яраткан кешемә – каенатама хыянәт итәм сыман. Ә каената белән каенана арасында гомумән якынлык юк, чөнки әни авырый.
Өч көннән соң бу хәл машинада, аннары кибеттә кабатланды. Бер-беребезне үлеп яратабыз. Ул – минем хыялдагы ир! Аның белән миңа шундый рәхәт!
Өйдәгеләр берни дә сизми, сизенми. Әмма без дә якыннарыбызны болай алдап яши алмыйбыз. Тик безне аңлаучы булырмы? Каенанамның йөрәге бу хәлләргә чыдамаячак. Ә ирем, кызым? Зинһар бирегез киңәш!..
Фото: pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|