поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.10.2021 Мәдәният

"Йолдызлар сәламе": өлкәннәр каушады, яшьләр сынатмады (ФОТО)

Моннан 20 ел элек татар эстрадасында “Йолдызлар сәламе” дигән проект бар иде. Аның авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин. Һәм менә ике дистә елдан соң, проект Р.Ваһапов фонды ярдәме белән кабат сәхнәгә кайтты.

Башка эшләрем калса кала, әмма мин бу концертны күрергә тиеш дип филармониягә юл тоттым. Өстәвенә Алмаз абый Хәмзин реклама ролигында “кызык булмаса, чакырып та тормас идем” дип алдан ук кызыктырып куйды. Дөресен әйтим, эстрада дөньясында мондый тамашаның булганы юк иде әле, чөнки бер сәхнә өч буын татар артистларын берләштерде.

Концертны Алмаз абый үзе алып барды. Тамашаны үзе язган “Чишмәләр” җыры белән башлап җибәрде. Җырлары гына түгел, тыңлап туймаслык аһәңле шигырьләр дә яңгырады бу кичәдә.

Концертта өч бүлек һәм ике тәнәфес булды. Ике тәнәфесле концерт булгач, озак барыр дип борчылган идем. Юкка борчылганмын икән, өч сәгатьлек концерт әле җитми дә калды сыман тоелды.

“Дәрьялар” дип аталган беренче бүлектә халкыбызның мәшһүр артистлары чыгыш ясады. Алар арасында Зөһрә Шәрифуллина, Рәбига Сибгатуллина, Миңгол Галиев, Газинур Фарукшин, Искәндәр Биктаһиров, Зәйнәб Фәрхетдинова, Азат Тимершәех бар иде. Аларны тамашачы озаклап, үз итеп, яратып алкышлады, чөнки сәхнәдә сирәк күренәләр. “Арабыздан бик күп артистлар китте, без хәзер санаулы гына калдык”, - ди Зөһрә апа да.

Татарның бер төркем талантлы баянчысын бер сәхнәгә җыю да күңелле күренеш. Олпат җырчыларга - Кирам Сатиев, Фәрит Хатыйпов, Азат Хәлимов, Ринат Вәлиев, яшьләргә - Илнур Ганиев, Әлфис Галиуллин, Ильяс Шәрипов уйнады. Газинур Фарукшин белән Азат Тимершәехның сәхнәгә зал аша җырлап менүе дә шәп булды. Уйлап карасаң, монда тирән мәгънәгә ята: бу җырчылар - заманында халык арасыннан чыгып күтәрелгән егетләр. Ә бит хәзерге яшьләрнең бик сирәге генә шулай халык арасында җырлый. Бу өлеш тамашачы күңеленә хуш килде, Газинур абый белән Азат абыйны дәррәү алкышлап сәхнәгә озаттылар.

Беренче бүлекнең тагын бер үзенчәлеге – концертның махсус кунагы Флера Сөләйманова. Флера апаның аяклары авыртуын беләбез, тик моңа да карамастан ул тамашачысы белән очрашуга килгән. Аны күрүгә, күзгә шатлык яшьләре бәреп чыкты. Аны сәхнә түрендәге урындыкка утырттылар. Яраткан җырчысын тамашачы басып алкышлады. Флера апа ике җыр башкарды. Аның легендар булган “Әниемә” җырын Марсель Вәгыйзов җырлады. Флера апаның да җырлавын ишетәсе килгән иде, тик Марсель никтер бу җырны үзе генә башкарып чыкты...

Алмаз абый: “Беренче бүлектә чыгыш ясаган “Дәрьялар”дан соң, икенче һәм өченче бүлектә җырлаячак артистлар каушап калмасмы икән, дигән шигем бар”, - дигән иде. Әмма киресенчә булды. Өлкән буын каушады, кайберләре җырлаганда сүзләрен онытты. Тик бу олыгаю белән бәйле. 70-80 яшьтә сәхнә тотып кара әле син! Бүгенге яшьләргә шундый көннәргә җитәргә язсын дип телисе килә.

“Диңгез-елгалар” дип аталган икенче бүлек җанлырак булды. Бәлки бу җырларга, җырларның баянга гына түгел, ә аранжировкага нигезләнүенә бәйледер. Бу өлештә Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Алсу Абульханова, Марсель Вәгыйзов, Илһам Вәлиев җырлады. Алар 90нчы еллардагы җырларны башкарды. Кемдер балачагына, кемдер яшьлегенә кайтып килгәндәй булды. Нигә бу бүлектәге җырчылар шулай аз булды соң дисәм, программада язылган өч җырчы килмәгән икән. ИлСаф, Сиринә Зәйнетдинова, Алия Хәмзина авырып киткән. Кызганыч, әлбәттә...

“Чишмәләр” исемле өченче бүлектә Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Илнар Миранов, Рөстәм Насыйбуллин, Сөмбел Заһидуллина җырлады. Бу – бүгенге заман эстрадасының иң үрнәк яшь җырчылары. Бер-берсенә бөтенләй охшамаган тавышлар, әмма барысы да талантлы һәм профессиональ. Боларның киләчәге бар һәм бик якты күренә. “Чишмәләр” бүлеген Зәйнәб Фәрхетдинованың тәмамлавы көтелмәгән булды.

Өч бүлек тә үзенә күрә матур узды. Шулай да беренче бүлек йөрәккә якынрак булды кебек. Зөһрә апа әйтмешли, өлкән буын сирәгәйде, шуңа күрә өлкән артистларны сәхнәдә күрү – зур бәхет. Алда аларның тагын бик күп чыгышлары булсын иде.

Алмаз абый бу концертка 70ләп артистны кертергә теләвен әйткән иде. Ул исемлек белән тагын 2-3 концерт куярга була. Шулай булгач, проект дәвамлы булачак дип ышанасы килә. Иң мөһиме – Ваһапов фонды ярдәм итсен. Әнә бит бергә алынгач, нинди масштаблы проект башкарып чыкканнар!

Шуны да әйтергә кирәк, Ваһапов фонды быел “Йолдызлар сәламе” концерты белән 18нче сезонга аяк басты. Уңышлы ел булсын!

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»