|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2021 Матбугат
Бүген Васил Гарифуллинга 60 яшь тулдыФилология фәннәре докторы, профессор, татар журналистларының остазы Васил Заһит улы Гарифуллинга бүген 60 яшь тулды. Бик күп җитәкчеләрдән гомер буе көчле рухлы, тыйнак, кешелекле һәм ярдәмчел булуы белән аерылып тора ул. Чын күңелдән тәбрик итәбез! "Матбугат.ру" укучылары да безнең котлауларга кушылыр дип уйлыйбыз. Васил Гарифуллин 1961 елның 1 октябрендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган.
1983 елда Казан университетын тәмамлый.
1986–1989 елларда Казан телевидение студиясенең мәгълүмат бүлегендә мөхәррир.
1989 елдан Казан университетында эшли: 1999 елдан татар журналистикасы кафедрасы мөдире, 2001–2012 елларда журналистика һәм социология факультеты деканы.
2012 елдан татар журналистикасы кафедрасы мөдире, шул ук вакытта, 2014 елдан 2016 елга кадәр массакүләм коммуникацияләр кафедрасы мөдире.
2018 елдан Казан университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре журналистикада заманча технологияләргә, вакытлы матбугат теленә карый.
Гарифуллин газета-журнал текстларын классификацияләүнең фәнни нигезләрен, татар тележурналистикасы жанрларын аеру критерийларын эшли, татар вакытлы матбугаты үсешенең төп юнәлешләренә характеристика бирә.
Рус телле укучылар өчен татар теле дәреслекләрен төзүче авторларның берсе.
Татар энциклопедиясенең Баш гыйльми мөхәрририяте әгъзасы да ул.
--- |
Иң күп укылган
|