поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.09.2021 Җәмгыять

Сезнең әле яшьлек узмаган: Өлкәннәр көне уңаеннан нинди чаралар узачак?

Республикада яшәүче иң өлкән кешегә – 108 яшь. Ул – хатын-кыз, Әлмәттә яши. Гомумән, Татарстанда яше йөздән артканнарның күпчелеге хатын-кызлар. Эш яшьтә һәм җенестә генә түгел анысы, игътибар гомер көзенә кереп барганнарның һәркайсына кирәк. Хөкүмәт йортында брифингта Өлкәннәр көне уңаеннан узачак чаралар турында сөйләделәр.

Йөзьяшәрләр арта
 
Алар янәшәдә һәм кайгыртуга лаек. Өлкәннәргә багышланган ункөнлек олы яшьтәге кешеләргә игътибарны арттыру максатыннан үткәрелә дә инде. Санлы мәгълүматларга ышансаң, соңгы алты елда Татарстанда эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрнең саны 66 меңгә (7,4 процентка) арткан. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, республикада яшәүче һәр дүртенче кеше өлкән яшьтәге булып санала. Барлык өлкәннәрнең 28 проценты – авылларда гомер итүчеләр.
 
Шунысы да куандыра: 100 һәм аннан да күбрәк яшен тутыручылар шактый. Әйтик, 2017 ел белән чагыштырганда, андыйларның саны 11,2 процентка арткан.
 
– 100 яшьтән узган 189 кеше бар. Шуларның 23е – ир-ат, 166сы – хатын-кыз. 104 яшьлек иң өлкән ир-ат Казанда яши. Ә хатын-кызлар арасында иң өлкән кеше – Әлмәттән. Аңа 27 сентябрьдә 108 яшь тулды, – диде Эльмира Зарипова. Бер гасыр гомер кичерүчеләрнең артуы медицина хезмәтен күрсәтү дәрәҗәсе һәм халыкның тормыш сыйфаты яхшыруы белән дә бәйле дип саный министр.
 
Матди ярдәм чараларына килгәндә, өлкәннәр федераль һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнгән түләүләр ала. Татарстанда федераль ярдәм чараларын алучылар – 290 мең кеше, республика күләмендәге социаль ярдәм чараларыннан 520,4 мең кеше файдаланырга хокуклы.
 
Министр искәрткәнчә, Татарстан бюджетыннан социаль ярдәм чараларына каралган һәр икенче сум өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү максатында тотыла. Быел ул 13,5 млрд сумны тәшкил итә.
 
Күп кенә өлкәннәр, яшьләренә карамастан, тик утырырга яратмый. Бу әле алар өчен өстәмә керем чыганагы да бит. Әлбәттә, теләге булганнар өчен дә төрле мөмкинлекләр бирелә. Әйтик, өлкән кешеләрне эшкә урнаштыру һәм төрле һөнәрләргә укытып чыгару каралган.
 
Эльмира Зарипова әйтүенчә, ел башыннан республиканың мәшгульлек үзәкләренә пенсия алды һәм пенсия яшендәге 4339 кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 53 проценты (2289 кеше) эшкә урнаша алган.
 
Ялгыз, туганнары ярдәмен тоймыйча яшәүчеләр дә бар. Кызганыч, әмма министр Эльмира Зарипова әйтүенчә, 2021 елда  балалары тәрбиясеннән мәхрүм өлкәннәр саны арткан. Балалар әти-әниләрен ялгыз калдырып, башка шәһәрләргә күченәләр. Министрлык махсус «кайнар элемтә» номерын булдырган.  8-800-600-42-34 номерына шалтыратып, битараф булмаган кешеләр ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр турында хәбәр итә ала.
 
Укыту исә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысасында башкарыла. Бу очракта 50 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр күздә тотыла. 2019–2020 еллар аралыгында һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча курсларны 8248 кеше узган. Өлкәннәр арасында пешекче, кондитер, хисапчы, педагогика юнәлешләре аеруча популяр. Курсларны узган өлкән яшьтәге кешеләрнең 98,9 проценты эш белән тәэмин ителгән.
 
Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәсе башлыгы Эдуард Вафин пенсия яшендәгеләргә каралган түләүләр турында искә төшерде. Аның әйтүенчә, барлык пенсионерларга тиешле 10 мең сум акчаны 1,2 млн кеше алган. Бу максатлар өчен 11,2 млрд сум акча тотылган.
 
Сәламәт булсыннар!
 
Өлкән буынның сәламәтлеген кайгырту аеруча мөһим. Бигрәк тә хәзерге коронавируслы вазгыятьтә. Коронавирус димәктән, өлкән яшьтәгеләр арасында вакцина ясатучылар саны да сагайтырлык.
 
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, өлкәннәрнең 70 проценты әле дә бу чирдән прививка кадатмаган. «Бу безне борчуга сала. Вакцина ясатырга тиешле барлык өлкән яшьтәге кешеләрнең 29,4 проценты гына моны эшләгән. Бу юнәлештә эшләргә кирәк», – диде ул.
 
Өлкән яшьтәгеләргә караган башка медицина ярдәме чараларына килгәндә, Альмир Абашев Татарстанның барлык амбулатор-сырхауханә бүлекләрендә дә гериатрия ятаклары барлыгын, өлкәннәргә ташламалы шартларда дарулар бирелүен искә төшерде.
 
Ничек күңел ачалар?
 
Ункөнлек кысасында өлкәннәрне төрле мәдәни, күңел ачу чаралары көтә. Казанның мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов әйткәнчә, декада кысасында өлкәннәр бушлай мунчага, шәһәр музейларына йөри алачак. Шулай ук аларга онлайн-чараларда, спорт ярышларында катнашу да мөмкин булачак. Бушлай юридик һәм медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк.
 
«Россия пенсионерлары союзы» оешмасының Татарстандагы бүлеге рәисе Любовь Мишина әйтүенчә, пенсионерларга тренажер залы һәм бассейннарга да бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Моннан тыш ул барлык өлкәннәрне дә «Тормыш өчен 10 мең адым» дигән чарада актив катнашырга чакырды. Үзе дә тик утыра торганнардан түгел, башкалар да тик утырмасын, картлык – ул әле чир түгел, дигән фикердә Любовь ханым.
 
1 октябрьдән янә «Өченче буын университеты» проекты эшли башлый. Любовь Мишина әйтүенчә, пенсионерларга 20 төрле уку программасы буенча белем алу өчен менә дигән мөмкинлек бу. «Болар барысы да бушлай. Компьютер графикасы, психология, фәлсәфә, икътисад, хокук һәм башка юнәлешләр буенча белем алырга була. 2 меңләп белгеч укыта. Барлыгы 289 уку төркеме оештырылачак», – диде ул.
 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.09.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»